Аракы иң зур дошман
Сәләмәтлек

Аракы иң зур дошман


Йә, пыяла эчендәге гади эчемлек никадәр кешеләрне агулый, начар юлга бастыра, гаиләләрне тарката, балаларны ятим калдыра, гомерларне өзә. Кайчандыр дару өчен кулланылган эчемлек чынлап торып агуга әйләнгән. Кешеләр аракы белән чикләнми, һәртөрле җунгар, лосьоннар эчеп тә үз-үзләрен агулый. Былтыр Иркутск өлкәсендә булган фаҗигале хәлләр күп нәрсә турында сөйли. Ә ил буенча эчеп үлүчеләр никадәр? Иң аянычлысы: ир-атттан күреп нәфис затларыбыз да ярышып эчә башлады. Әгәр ирләр, теләгәндә, эчкечелектән дәвалана алса, хатын-кыз күпчелек очракта бу афәттән котыла алмый.

Фаҗигагә китергән юллар

Хатын-кызның хәмер колына әйләнүе — гаилә өчен зур фаҗига. Фаҗигагә китергән юллар да төрле. Иң беренчесе — күпчелек ирләр, үзләре эчергә ярату сәбәпле, хатыннарын да иптәш итеп, аракы эчеп сыйланалар. Мондый күңел ачу, ешаеп китсә, хатын-кызның аракы колына әверелүенә китерә. Нәтиҗәдә гөрләп торган тормыш сүнә башлый: гаиләдә ызгыш-талаш китә, балалар каралмый, якыннарының вәгазь-нәсихәте һич тә тәэсир итми аракы колына әйләнгән хатынга.
Күп асыл затларыбызга ихтыяр көче җитми. Башларына авырлык килсә, аны аракыда юа башлыйлар. «Дуслары» да табыла. «Аракы кайгыны киметми, ә арттыра гына», — диясе урынга, рюмка тоталар. Яңа күлмәк алганын да, сыер бозаулаган, сарык бәрәнләгәнен, бәрәңге утыртканны да табын артында исерткеч эчеп «юучы» хатын-кызлар эчкечеләр рәтенә кереп китүләрен сизми дә калалар. Хәзер ирләре Себер тарафларында эшләүче хатын-кыз күбәйде. Ирләре акча эшли, алар китүгә үк хатыннар мәҗлес кора башлый. Нәтиҗәдә эшләгән акчаларының рәхәте күрелми, гаиләдә тынычлык югала.

Хәрамның юлы — яман

Кайберәүләр исерткеч эчемлекләрне үзе эчми, башкаларга сату белән шөгыльләнә. Көмешкә сатып акча эшләүчеләр күбәйде. Аны да бит башлыча хатын-кыз агызып сата. Шул чакта: «Минем гаиләм, балаларым бар, аларга да берәү шушындый агу сатса», яки: «Минем көмешкә исерек кеше гаиләсе өлешенә керә, тавыш чыгара, балаларының тәмле йокысын ала,» — дип уйласа, бәлки, ул агу сатып акча эшләвеннән ваз кичәр иде. Хәмер — харам ризык. Аны сатып, кибеттән шул акчага алынган ризыклар да нәҗес булып исәпләнә. Димәк, син балаларыңа бәләкәйдән нәҗес ашатып үстерәсең.
Хәмер акчасына баеп, рәхәтен күргән кешеләрне очратканым юк әле. Ул акчаларда күпләрнең күз яше, рәнҗеше. Хатын-кыз, шул исерткечле чатыр астына кергәнче, һәр адым өчен җавап бирергә туры килүен уйласын иде — күз яше үзеңә төшмәсә, балаларыңа, оныкларыңа төшүе бар бит.

Ялгыз котылырмын димә

Исерткеч эчемлекләр — бик мәкерле нәрсә. Аларны юкка гына еланга тиңләмиләр. Елан да бит сиздермичә генә чага, исерткеч тә упкынга акрын генә этәрә. Менә шул упкын эчендә җиткәндә ярдәм кулы сузучылары булса, ярый да бит.
Күпләргә төрле вәгазь, киңәшләр тәэсир итми. «Мин үзем дә арынам бу афәттән», — дип уйлаучылар бар. Ләкин ялгышалар. Ул афәттән ялгыз котылу мөмкин түгеллеген аңларга кирәк. Дөрес, бер кемне дә көчләп дәвалап булмый. кеше үзе моны теләргә тиеш. Янәшәдәгеләрнең сәламәт тормыш алып баруы да мөһим. Шулай да була: киленнәр ирләрен эчкечелектән дәвалатып алалар да, үзләре эчкечелек оештыралар, рюмкадан баш тартмыйлар. Биредә нинди файда көтеп була?

Бала һәм шешә арасы…

25 елдан артык хатын-кыз советы рәисе эшен алып барганда, никадәр исерек гаиләләрдә булырга, шундагы фажигане күрергә туры килде. Бәгъзе хатын-кызлар үзләре дәваланырга барырга теләк белдерә. Ирләренең: «Эчкече түгел ул. Дәваланырга барсаң, өйгә кайтып кермисең,»- дигәнен ишетергә туры килде.
Соңгы берничә елда аракы эчү аркасында якын-тирәдәге ничәмә хатын-кызның гомере өзелде. Олы яштә дә түгел иделәр. Никадәр бала ятим калды.
Аналары исән булып та, ана назыннан мәхрүм балалар азмы ни? Шундайларга ана дип әйтеп буламы? Хайван да үзе турында үзе кайгырта. Җансыз, вөждансыз, әхлаксыз хатыннар гына бала белән шешә арасында соңгысын сайлыйдыр.

Керереңнән элек чыгарыңны уйла

Эчкечелек сазлыгына эшсез, надан кешеләр генә төшә диеп уйлау дөрес түгел. Менә дигән эше, гаиләсе, матур донъясы, таланты (!) булган гүзәлләребез дә эләгә ул тоткынга. Мин алай булмам, мин эчкечегә әйләнмим, диеп рюмка күтәрүчеләр ялгыша. Хәмер колына әйләндерү өчен яшь, социаль статус, һөнәр чикләве юк. Халыкның «керереңнән алда чыгарыңны уйла» дигән тапкыр сүзе монда да бик урынлы.
Үзебезне гүзәл затлар икәнне онытмыйык. Без тормышта яктылык, яхшылык чәчергә тиешбез. Дөньяның ямен җибәрмик, балаларыбызны ятим итмик, ата-инәләребезне кайгыга салмыйк. Эчмәгән килеш тә күңел күтәреп, туйлар, бәйрәмнәр үткәреп була.
Сәламәт яшик, аңлашып яшик, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Зилә Сәетбатталова.



Добавить комментарий

WordPress: 26.61MB | MySQL:125 | 1,702sec
Рейтинг@Mail.ru