Ата казга сәлам бир!
Сәләмәтлек

Үтәли җил


Без балачакта муенга салкын тиеп, башны боруы кыенлышса, «Ата казга сәлам бир! Шуннан соң бетә», — диләр иде. Башкалар ишетә күрмәсен, дип, казлар көтүе белән шыпырт кына исәнләшеп киткән чаклар булды. Ярдәме тиде микән, юкмы — менә анысын хәтерләмим.

Җәй җиттеме, башлана инде. Муенга җил бәргән, билгә салкын тигән, тамак шешкән… Машина тәрәзәсен ачып, җилдә җилфердәп йөрү, ачык тәрәзә янында йоклау, аркага кондиционер өреп торуы, үтәли җилдә утыру — менә аның сәбәпләре.

Машина тәрәзәсен ачып йөрү күбрәк муенга бәрә. Миозит — муен мускулларының ялкынсынуы ул. Муен сызлый, башны боруы кыенлаша, кайвакыт сызлану җилкәләргә дә күчә. Муенны язабыз, дип, күп кеше массажга ябырыла. Әмма ялкынсынган мускулга массаж булышмый. Киресенчә, сызлавы көчәячәк кенә.
Бу очракта ялкынсынуга, шешенкелеккә (отечность) каршы майлар куллану яхшырак булачак. Кан әйләнешен яхшырту өчен, җылытучы майлар да кулланырга була. Әмма җылыту белән артык мавыкмаска киңәш итә табиблар. Беренче көнне муенны артык боргаламаска (югыйсә нәкъ киресен эшлибез, авыртуы тизрәк үтсен дип, гимнастика ясаган булабыз бит), бик ышкымаска кирәк. Өченче көннән җиңелчә гимнастика ясарга була. Җиңелчә генә җылыту да ярдәм итә.

 

Иң хәтәре — үтәли җил

Җәй көне табибларга колак сызлау, отит белән дә ешрак мөрәҗәгать итәләр. Вакытында дәваланмаган отит колак пәрдәсенең ялкынсынуына китерә ала. Бу — беренчедән, бик сызлый, икенчедән, чукраклыкка да китерүе ихтимал.
Үтәли җил аркасында килеп чыга торган чирләр бу гына түгел. «Тройничный нерв» ялкынсынуының да сәбәбе биткә туры өргән җил була ала. Бит мускулы параличының да (шуның нәтиҗәсендә битнең бер якка чалшаюы) сәбәбе күп очракта шул үтәли җил.
Ничек кенә сәер булмасын, ангина, бронхит, тонзиллит, радикулит, пиелонефрит кебек чирләр дә ешрак җәй көне — җәй челләсендә күзәтелә.
Сүз уңаеннан, радикулит билдә генә түгел, муенда да була.

 

Үтәли җилдән ничек качарга?

Өйдә берьюлы берничә тәрәзәне ачмагыз. Бигрәк тә стенаның кара-каршы ягында булганнарын.

Транспортта җил йөрми торган урынга басарга тырышыгыз.

Кондиционерның һава агымын мөмикн булганча өскә юнәлтегез, ә вентилятор белән утырган урыныгыз арасында ким дигәндә 2 метр ара булсын.

Бүлмәдә һава бик эсселәнеп китсә, дымлылыкны арттырып та температураны төшерергә була. Һава дымландыргыч (увлажнитель воздуха) булмаса, тәрәзә пәрдәләренә су сиптерсәң дә, бүлмәдәге һава сафланып китәчәк.

Җәй көне үзегез белән йон кофта, шарф яки шәл йөртегез. Эсседән соң кондиционер эшләп торган бүлмәгә керсәч кирәк була алар.

Лилия Гәрәева, «Сөембикә» журналы

------------
WordPress: 27.7MB | MySQL:96 | 2,387sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика