Аяк кан тамырларын киңәюен халык медицинасы дәвалый
Сәләмәтлек

Аяк кан тамырларын киңәюен халык медицинасы дәвалый


Лаборатория Красоты и Здоровья

Саулык — иң зур байлык икәнен исәпкә алып, сайтыбыз укучылары өчен «сәләмәтлек» дип исемләнгән өр-яңа кушымта тәкъдим итәбез. Монда сез төрле авырулар, аларны булдырмау ысуллары, дәвалау алымнары хакында белерсез. Баш авыртканда, яки томау төшкәндә нинди чаралар ярдәм итүен искә төшерерсез. Гомумән, бу кушымта файдалы киңәшләрдән торыр һәм саулыгыгызны сакларга ярдәмләшер дип өметләнәбез. Тагы шуны да искә төшерү кирәктер. Бу язмалардагы киңәшләр фәкать танышу өчен генә. Әгәр аларны гамәлгә кертергә теләсәгез, дәвалаучы табип белән фикерләшергә онытмагыз. Сәләмәт булыгыз!

Каен бөресе

Ярты литрлы банкының өчтән бер өлешенә (3/1) яңа гына бүрткән каен бөреләре җыеп тутырыгыз. Өстенә спирт яисә ак аракы салып, ун көн тотыгыз. Шуны көн дә аякка сөртеп, 10-15 минут ятып торыгыз. Бу гамәлне торып китәр алдыннан кабатлагыз. Дәваланганда авыр физик эшләрне вакытлыча булса да кичектереп торырга киңәш ителә.
Каен бөресеннән ясалган төнәтмә тромбофлебитны һәм тирән җәрәхәтләрне дәвалауда да ярдәм итә. Аны көндәлек тормышта йод итеп тә кулланырга мөмкин.

Антон алмасы

Салкын суда яхшылап юылган өч антон алмасын эмаль кәстрүлгә салып, өстенә бер литр кайнар су коегыз. Капкачланган кәстрүлне одеял белән томалап төргәннән соң, мендәр каплап өч сәгать тотыгыз.
Аннары алмаларны шул пешеклэнгән суында ук изгәләп, барлыкка килгән сыек катнашманы сөзгеч аша чыгарыгыз. Төнәтмәне аяк тамырлары авыртуы басылганчы, көнгә ике тапкыр (иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан) 50 шәр граммлап эчәргә киңәш ителә. Өч алмадан ясалган бу төнәтмә 5-6 көн куллануга җитә.

Ат каштаны агачы

Ат каштаны агачының чәчәкләрен ярты литр спирт яисә ак аракыга салып, ике атна төнәтегез. Аннары шуны көнгә 3 тапкыр 40 гр тамчылап су белән кушып эчегез. Дәвалану срогы 3-4 атна.
Ат каштаны агачының 50 грамм җимешен кабыгы белән бергә ваклап төегез. Шуңа 50 грамм кызыл миләш өстәп, ярты литр спиртта 2 атна төнәтегез. Әзер булгач, көнгә 3 тапкыр ашаганнан соң 20 шәр тамчы эчегез.

Шул ук вакытта көн саен аяк тамырларына түбәндәге мазьны да сөртергә кирәк. Ул болай әзерләнә:
10 грамм ромашка чәчәгенә шалфей яфрагы белән чәчәге, 50 г ат каштаны агачының төелгән чикләвеге, 5 г бәрәңге крахмалы кушып болгатыгыз. Шулар өстенә 200 г кайнар тавык шулпасы салыгыз да, савытны салмак утта кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып, 2,5 сәгать тотыгыз. Төн чыккач, әлеге катнашманы кайный башлаганчы утта тотып, суын саркытыгыз.

Помидор

Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметкәли башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкап куярга онытмагыз. Дәвалану процедурасын тамыр зәңгәрлеге беткәнче эшләргә кирәк.

Әрем

Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3-4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп ярты сәгать утырыгыз.

* * *

Еш кына аяк тамырлары киңәйгән урыннарда трофик җәрәхәтләр барлыкка килә. Мондый очракларда киптереп уылган кычыткан яфракларын марля салфетка белән шул җәрәхәткә куярга киңәш ителә.

* * *

Югарыда күрсәтелгән киңәшләрне кан тамырлары киңәя башлаганда ук куллана башласагыз, аякларны операциясез дә дәваларга мөмкин булачак.

«Сөембикә» журналыннан



Добавить комментарий

WordPress: 23.31MB | MySQL:99 | 1,481sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика