Бәбкә үләне астмадан дәвалый
Сәләмәтлек

Бәбкә үләне астмадан дәвалый


Лаборатория Красоты и Здоровья

Халык аны төрлечә атый: бәбкә үләне, йорт үләне, күк үлән, каз үләне, кырлач һәм башкалар.

Бәбкә үләнендә организмга шифалы булган матдәләр: иләү матдәләре, эфир мае, С, Е, К витаминнары, каротин, кумариннар, кремний кислотасы кушылмалары, сумала һәм лайлалар тупланган. Алардан тыш калий, кальций, магний, тимер (бу элементлардан башка организм яши алмый), марганец, бакыр, цинк, кобальт, хром, алюминий, барий, никель, бор, йод, бром кебек микроэлементлар да бар.

Иртә яз җитеп, бәбкә үләне баш төртүгә, аның яшел йомшак яфракларын ашыйлар, ашын да пешерәләр. Салат та ясарга мөмкин. Ә төнәтмәсен аналык юлында җәрәхәт булганда кан туктатуда кулланалар. Хатын-кызларның җенес юллары ялкынсынганда, күкәйлек юлларына салкын тигәндә, аналыкта шеш булганда да файдасы бар.
Ашказаны, бавыр, бөер, үт һәм сидек куыгы авыруларыннан; ютәлдән, сулыш буылудан (астма), туберкулездан дәвалау өчен дә киң кулланалар.

Үләнне чәчәк ата башлагач җыю максатка ярашлы. Киптереп куйган бәбкә үләнен өч ел кулланырга була.
Бәбкә үләненең төнәтмәсен болай эшлиләр: бер аш кашыгы вакланган бәбкә үләнен бер стакан җылымса суга салып, ярты сәгать сулы «мунча» ясап кайнатасың. Унбиш минут төнәткәннән соң сөзәсең. Көнгә өч-дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчәсең.

«Мәйдан» журналы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

------------
WordPress: 92.94MB | MySQL:98 | 4,303sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика