Бәрәңге чәчәге дәвасы
Сәләмәтлек

Бәрәңге чәчәге дәвасы


Бәрәңге яхшы нәрсә инде, ул Рәсәй халкын сугыш елларында, ачлык вакытларында үлемнән алып калган. Шуңа күрә, аның турында җырлар да бар. «Йодырык кадәрле, йомыры гәүдәле, эх, тәмле бәрәңге» — дигәнен без дә җырлап үстек. Тел ачылыр-ачылмас чакта урындыкка бастырып та җырлаталар иде. Ә бәрәңгенең дәвалау сәләте турында бик күп белмибез бугай. Шушы хатаны төзәтү җәһәтеннән, «Татарстан яшьләре» гәзитенең бер язмасын тәкъдим итәбез.

Икенче икмәгебез саналган, табын түрендә үзенә лаеклы урын яулап алган бәрәңге бүлбеләренең яңа сыгылган согын эчереп, хатын-кыз карынындагы шешләрне уңышлы дәвалаулары күпләргә билгеле. Аның чәчәкләренең дә шифалы икәнлеген, шуның төнәтмәләре белән күз һәм йөрәк чирләренең кайберләрен, эчке органнардагы яман шешне йөгәнләп булуы турында белә идегезме? Сүз уңаеннан язып үтим әле: бәрәңге уңышын арттыру өчен кешеләр ни генә кыланмый: җирне тиреслиләр, доломит яки акшар оны сибәләр, көздән сидерат чәчеп калдыралар, буразна төбенә көл, суган кабыгы салып утырталар, бәрәңге тишелеп чыккач, кәлшәләр арасына печән тараталар, бакчаны казымыйча, бәрәңге бүлбеләрен җир өстенә тезеп чыгып, өстенә калын итеп салам түшәп утыртучылар бар, хәтта бәрәңгенең чәчәкләрен өзеп чыгалар. Беркөнне Интернетта казынып утырганда, 1894 елда “Земледельческая газета”да басылып чыккан кызыклы язмага тап булдым. “Янәшәдәге 100әр квадрат сажинлы ике кишәрлеккә шул ук көндә бер үк сортлы бәрәңге утырталар. Җәй уртасында кишәрлекләрнең берсендә бәрәңге чәчәкләрен һәм өске ике яфракчыкларын өзеп чыгалар. Көзен тәҗрибә үткәрелгән кишәрлектән 20 капчык — эре, ә чәчәге өзелмәгәненнән — 12 капчык эреле-ваклы бәрәңге җыеп алалар. Күргәнегезчә, көчен чәчәк атуга, соңрак бәрәңге алмалары үстерүгә сарыф итмәгән үсемлекләр уңышны бермә-бер күбрәк биргән. Иң мөһиме: бәрәңге бакчасыннан җыеп алган чәчәкләрне ташламыйлар, ә киптереп куеп, төрле чирләрне дәвалау максатыннан, ел дәвамында чәй итеп эчәләр”.

Игътибар иткәнегез бармы икән, элек карт-коры гына күзлек кия иде. Бүген ба — ла-чаганың да күзләре начар күрә, кайберсе исә күрә карау чирле килеш туып, балалар бакчасына йөргәндә үк күзлек кияргә мәҗбүр була. Мәктәп укучылары һәм студентлар исә соңгы елларда кулларыннан төшмәгән кесә телефоны, айфон, айпад, планшет, компьютер корбаннары. Офиста эшләүчеләр һәм акыл хезмәте ияләре генә түгел, хәтта кулларына китап тотарга вакыт тапмаучы замана хуҗабикәләре дә, күз авыруларыннан интеккәнгә күрә, линза яки күзлек кияргә мәҗбүр. Дәвалану коточкыч кыйммәт, җитмәсә, белгечләр аз булганга күрә, офтальмология кабинетларына су буе чират. Күз күрүен нормаль хәлгә китерү өчен, коррекцияләүче табиблар җитешми. Күзгә операцияләр ясату өчен ярты яки бер ел алдан язылып куеп, үз нәүбәтеңне көтү — мең газап. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, чирле кешеләрнең бер өлеше “үләнче”ләргә мөрәҗәгать итә һәм күпмедер дәрәҗәдә шифасын күрә.

Бүгенге көндә дә халык табиблары бәрәңге чәчәген бер дигән дару чималы дип саный һәм аннан уңышлы файдалана. Әйтик, ерактан начар күрүчеләрне күрә карау чиреннән түбәндәгечә дәвалыйлар. Бүлбесе агулап утыртылмаган, сабакларына корткычларга каршы препарат сибелмәгән, туфрагына химик ашламалар кертеп үстерелмәгән (!) бәрәңге чәчәкләре белән генә дәваланырга ярый. Аларны күләгәдә киптерергә кирәк. 1 данә бәрәңге чәчәген, кайнатып суытылган 1 чәй кашыгы чиста суга салып, кашык эчендә куыкчыклар күренә башлаганчы шәм өстендә тотып кайнарлаталар, әмма кайнатып чыгармыйлар. Яңа сауган сөт җылылыгына җиткәнче суытып, пипеткадан һәр күзгә икешәр тамчы сыеклык тамызалар. Шифалы төнәтмә күзне бик нык ачыттыра һәм яшь агыза, тик моннан куркырга кирәкми, бераз түзәргә туры килә. Бу дәвалау ысулы күзләрне чистарта, аның күрүен яхшырта, элекке хәленә кайтара. Хәтта -3тән алып -5 диоптрийга кадәрле кимчелекне юкка чыгарып, күзне нормаль хәлгә китереп була икән. Бу процедураны һәр көнне иртәнге якта, 2 атнадан башлап, 1-2 айга кадәр ясыйлар. 2 атна дәвалангач, күзне табибта тикшертеп, аның ничек күрүен төгәл ачыклыйлар. Дәваланган чакта күзгә өстәмә йөкләнеш ясамау өчен, күзлек яки линза кимәү, компьютерга якын килмәү мәҗбүри.

Белгәнебезчә, бүгенге көндә, яшен-картын аямыйча, халыкны чебен урынына кыручы ике чир бар. Шуларның берсе — йөрәк-кан тамырлары чирләре булса, икенчесе — яман шеш. Гапгади бәрәңге чәчәгенең әлеге чирләргә каршы торырга сәләтле булуы турында укып, хәйран калдым. Берничә рецепт белән таныштырып үтим әле. Тик куллана башлаганчы, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү кирәк. Шифалы чәчәк төнәтмәсе берәүгә сихәт бирсә, икенче кешенең чирен көчәйтүе ихтимал.
Йөрәкнең ишемик авыруыннан дәвалану өчен, 1 стакан бәрәңге чәчәген чиста суда юып саркыткач, өстенә шау кайнар ярты литр су коябыз. Ярты сәгать төнәткәч, сөзеп алып, 2 аш кашыгы бал салып болгатабыз. Ашар алдыннан, көнгә өч мәртәбә берәр аш кашыгы күләмендә эчәбез. Эчке органнардагы яман шештән котылу өчен, бәрәңге чәчәге төнәтмәсен көнгә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан күләмендә җылымса килеш эчәбез. Дәвалану 14 көн дәвам итә. Сызлаган буыннарны бәрәңге чәчәге төнәтмәсе белән уу да хәлне яхшы ук җиңеләйтә, кабырга араларында невралгия вакытында, көчле авыртуны баса.

Уыну өчен төнәтмә түбәндәгечә ясала. Бәрәңгеләр күпләп чәчәк атарга керешкәннән соң 1 атна узгач, агу сибелмәгән кишәрлектәге (!) чәчәкләрне җыеп, пыяла банкага дыңгычлап тутырып, өстенә сыйган чаклы медицина спирты яки аракы коябыз. Банкага капкач ябып, караңгы урында 20-25 көн төнәтәбез. Берничә көнгә бер мәртәбә савытның өстен ачып, селкеткәләп, җыелган һавасын даими чыгарып торабыз. Әзер даруны суыткычта тотабыз.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан



Добавить комментарий

WordPress: 24.57MB | MySQL:115 | 1,654sec
Рейтинг@Mail.ru