Баш мие яхшы эшләсен өчен
Сәләмәтлек

Баш мие яхшы эшләсен өчен


Баш эшләү-эшләмәү беркадәр табигатьтән дә киләдер инде ул. Ләкин табигать биргән мөмкинлекләрне бар тулылыгында файдалану кешенең үзеннән дә тора икән. Кайбер шартларны җиренә җиткереп үтәсәң, баш миенең эшчәнлеге яхшыра, диләр. Теләгегез булса, сынап карагыз — бәлки, чынлап та дөрестер.

Баш мие эшчәнлегенең начараюына китерүче 10 сәбәп

1. Йокы туймау. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, соңгы йөз елда кеше уртача 20 процентка азрак йоклый башлаган. Йокы тумаудан баш мие күзәнәкләре үлә башларга мөмкин.

2. Иртәнге ашны ашамау. Монысы исә эшкә сәләтлелекне киметә. Иртән ашамагач, кандагы шикәр күләме кими. Бу, үз чиратында, баш миенә туклыклы матдәләрнең килүен акрынайта.

3. Баллы ашау. Шикәр күп булу аркасында аксым начар үзләштерелә.

4. Стресс. Стресслар хәтернең начараюына китерә, интеллектуаль потенциалны киметә.

5. Йоклата торган дарулар һәм депрессиягә каршы препаратлар. Алар шулай ук хәтерне боза.

6. Тәмәке тарту. Никотин кан тамырларын кыса. Альцгеймер авыруы барлыкка килү куркынычын арттыра.

7. Кояш нурлары җитмәү. Ультрашәмәхә нурлар кан әйләнешен, ягъни кислород һәм туклыклы матдәләр килүне көйли. Шулай ук ул кешенең кәефенә тәэсир итә торган серотонин гормонын барлыкка китерергә ярдәм итә. Без һәр көн биш минут булса да саф һавада йөрергә тиешбез.

8. Су. Су җитмәү баш мие күләме кимүгә китерә. Шуның белән эшкә сәләтлелеген киметә.

9. Мәгълүмат күп булу. Бу, бер караганда, баш мие өчен күнекмә генә кебек. Әмма ул күп булганда кеше аны «үзләштерергә» өлгерми.

Баш мие яхшы эшләсен өчен ниләр ашарга?

Баш мие өчен төп ризык – глюкоза. Канда шикәр булсын өчен (баш мие глюкозаны каннан ала), шоколад ашау мәҗбүри түгел.

Глюкозаның тагын бер чыганагы – крахмал. Крахмал икмәк ризыкларында, боткаларда, ярмаларда, бәрәңгедә күп. Белүегезчә, озак торган бәрәңге баллана башлый, чөнки аңарда крахмал шактый. Баллы ризыкларны күп ашарга ярамаганлыгын беләбез, ә аны күпме ашарга ярый – анысын барыбыз да белеп бетерми. Организмга зыяны булмасын өчен, шикәрне көненә 50 гр нан артык кулланырга ярамый. Бу якынча алты чәй кашыгы. Монда чәй белән каһвәгә салынган шикәр генә түгел, башка ризык составындагысы да санала.

Яшелчә һәм җиләк-җимешне көненә ярты кг нан да ким ашамагыз. Бу ике уртача зурлыктагы яшелчә һәм ике җиләк-җимеш дигән сүз.

Майлы ит, майлы сөт ризыкларыннан да атеросклероз барлыкка килә, ягъни алар баш мие кан тамырларының кысылуына китерә, аның эшчәнлеген боза. Шуңа да баш миен «дөрес» углеводлар, майлар, витаминнар һәм микроэлементлар белән «тукландырып торырга» кирәк.

Карабодай, солы, бодай ярмасыннан пешкән ботка һәм ипи. Болар В витамины чыганагы булып тора. Кешегә бигрәк тә В6 витамины кирәк, ул җитмәгән очракта гел йокы килә, хәл булмый, хәтер начарлана.
Балык һәм диңгез продуктлары. Майлы балыкта омега-3 майлы кислота бар. Диңгез продуктлары йодка да бай. Йод кан тамырлары тышчасын һәм баш мие тамырларын ныгыта.

Диңгез кәбестәсе дә йодка бай, аңарда тромблар барлыкка килүне булдырмый торган матдәләр дә бар. Аны белгечләр хәтере начарланган, игътибары кимегән кешеләргә ашарга куша. Диңгез кәбестәсен көненә 50-100 гр ашарга кирәк.
Чикләвекләр дә файдалы, әмма аны көненә 30 гр нан да артык ашамаска.

Каһвә баш мие эшчәнлеген активлаштыра. Тик әлеге эчемлекне көненә бер-ике чынаяк кына эчәргә ярый.

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.69MB | MySQL:95 | 1,284sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика