Буыннар сызлаганда нишләргә?
Сәләмәтлек

Буыннар сызлаганда нишләргә?


Лаборатория Красоты и Здоровья

Без төчкерсәк тә аның сәбәбен күп вакыт нинди ризык ашавыбыздан күрәбез. «Бер-бер нәрсә ашаганмындыр инде» — дибез. Бу бөтенләй үк урынсыз түгел. Ашамлыкларның организмга тәэсире бик зур. Хәтта буыннар сызлаганда да рационга җитди игътибар бирергә кирәк. Бер карасаң, буын кайда да, ашказаны кайда бит инде… Юк, алай түгел икән. Буыннар сызлаган чакта ашарга яраган һәм ярамаган ризыклар исемлеген тәкъдим итәбез.

Нәрсәләр ашарга ярый?

Буыннары авыртканнарга диңгез кәбестәсе, креветка, койка (холодец), алма (кабыгы белән) ашарга киңәш ителә.
В витамины терәк-хәрәкәт системасын ныгыта, әлеге витамин сөт продуктларында, йомырка, балык, бавыр, яшелчәләрдә бар. А витамины фосфор белән кальцийны үзләштерергә булыша. Ул «кызыл» продуктларда күп: болгар борычы, помидор, абрикос, кызыл ит, брокколи, сыр, балык, кишердә. С һәм Е витаминнары организмдагы тернәкләнү процессларын тизләтә, ялкынсынуны бетерә. Организмыгызны әлеге витаминга баету өчен, рационыгызга алма, гөлҗимеш, цитруслылар, чөгендер, брокколи, манго һәм үсемлек мае кертегез.
Остеохондрозны дәвалауда кальций мөһим роль уйный, ул, белгәнегезчә, сөт продуктларында күп. Кальцийны үзләштерү өчен D витамины кирәк. Аны йомырка сарысыннан, сыер маеннан һәм эремчектән эзләгез. Селен зыян күргән тукымаларны яңадан торгызу өчен мөһим. Моның өчен креветка, арыш ипие һәм тәрәч балыгы (треска) ашагыз. Магний нерв системасы өчен җавап бирә, ул терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле. Әлеге микроэлемент карабодайда, фасоль, чикләвек, ачы шоколадта бар. Буыннар сәламәтлеге өчен Омега-3 тә кирәк. Аның өчен әстерхан чикләвеге, арахис, майлы балык, үсемлек маен кулланыгыз.

Нәрсәләр ашарга ярамый?

Беренче чиратта рационнан итнең майлы сортларын, кыздырылган ризыкларны, баллы газлы суларны, туңдырманы алып ыргытыгыз. Составында фосфат булган ризыкларны ашамагыз, фосфат организмда җыелып бара һәм остеопороз китереп чыгара. Мондый продуктларга куертылган сөт (сгущенка), спиртлы эчемлекләр, йомшак сыр (плавленый), краб таякчыклары, чүпрәле ак күмәч, казылык керә. Кузгалак, шпинат, редистан да баш тартыгыз, чөнки аларда буыннар өчен зарарлы булган кузгалак кислотасы бар. Составында пурин булган продуктларны да сак кулланыгыз: каһвә, кара һәм яшел чәй, шоколад, бавыр. Кыздырылган әйбер урынына парда пешкәнен ашагыз, газлы суны сок яки компотка алыштырыгыз, баллы ризыклардан күрәгә, кара җимешкә күчегез. Тозны да чамалап кына ашарга кирәк, чөнки ул организмдагы сыеклыкны тоткарлый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

------------
WordPress: 28.82MB | MySQL:95 | 1,303sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика