Бөтен чир дә нервыдан
Сәләмәтлек

Бөтен чир дә нервыдан


Лаборатория Красоты и Здоровья

«Бөтен чир – нервыдан» дигән сүз, чыннан да, дөреслеккә туры килә. Заманасы да шундый – стресс арты стресс, борчылу, хәвефләнү… Иң киеренке чакларда да үзеңне кулда тота белү – чын мәгънәсендә талант ул. Элеккеге табибларның киңәшләренә колак салу да тиз кызып китүче кешегә артык булмастыр.

Күңелсез уйларга бирелмәскә тырышыгыз. Тыныч, акыллы кешегә зарларыңны «түгү» күңелегезгә бераз булса да тынычлык китерер. Бу кеше хәтта юлда (поездда, самолетта, автобуста һ. б.) очраган таныш түгел кеше булырга да мөмкин.

Борчу-мәшәкатьләрне бераз онытып торыгыз. Нинди дә булса эш табып, шуның белән шөгыльләнегез. Тирә-юньдәгеләргә үзегезнең «кара уйларыгызны» йоктырмаска тырышыгыз.

Ярсымагыз. Кабынып киткәнче, бераз пауза саклагыз. Ә пауза вакытында хәлне бераз төшенергә тырышыгыз һәм, мөгаен, ярсып китүнең сезгә бернинди җиңеллек һәм файда китермәячәген, ә бәлки яңа проблемалар гына өстәргә мөмкин булуын аңларсыз.

Кайвакыт юл куя белергә дә кирәк. Үҗәтләнеп үз сүзеңдә калу көйсез бала кыланышын хәтерләтә. Акыллылык күрсәтеп юл кую, эш өчен файдалы булу өстенә, тирә-юньдәгеләр арасында абруйны да күтәреп җибәрә.

Бөтен өлкәдә дә «иң-иң» булып булмый. Кайбер кешеләр бөтен төр эшне дә «биш»кә генә башкарып чыгу өчен ашын ашамый, төнен йокламый. Андыйларга «җиңелү» ачысы бик каты суга. Иң беренче чиратта, үз эшеңне, яки үзеңнең сәләтең булган эшне яхшы башкарырга кирәк. Ә калганнарына я тотынмагыз, я хәл кадәренчә генә башкарыгыз.

Артык каты таләпләр куймагыз. Тирә-юньдәгеләрдән күпне көткән кешенең алардан канәгатьсезлеге дә көчлерәк була һәм ул еш үртәлә. Инде формалашкан кешеләрдән яңа кеше ясау мөмкин эш түгел, моның перспективасы юк. Шуңа күрә кешеләрне ничек бар – шулай кабул итегез.

Табиблар фикеренчә, безнең организмда бәхәсләр, стресслар һ. б. китереп чыгарган давыллар – канга «стресс гормоны» адреналин бүленеп чыгу аркасында. Бу гормон шулкадәр дә агрессив, аның «эшчәнлеге» проблемалар хәл ителеп беткән кебек тоелгач та үзен сиздерергә мөмкин. Әйтик, ниндидер мөһим сөйләшү уңышлы узды, дулкынлану-борчылу бетте ди, әмма кеше сырхауханәгә эләгә. Бу – адреналин «давылының» нәтиҗәсе. Әмма моннан котылуның яхшы гына чарасы да бар – адреналинны «яндырырга» кирәк. Ә ул мускуллар җигелгәндә, ягъни физик эш вакытында яна.

Неврозлардан фитотерапия файдалы. Иң файдалы үләннәрнең берсе – авыш пион (яки икенче төрле исеме «марьин корень»). Ул үзәк нерв системасында функциональ һәм органик зарарланулар булганда искитмәле ярдәм итә. Хәтта шизофрения һәм кан тамырларында церебраль патология булганда да авыруларның депресссив халәте, курку хисе һәм бәйләнчек уйларның кимүе күзәтелә, ди табиблар.

Авыш пион тамыры төнәтмәсен болай ясыйлар: 1 литр аракыга – 100 грамм кипкән тамыр алына. Караңгы урында 21 көн төнә-телә. Көнгә 2 мәртәбә 1әр чәй кашыгы эчәргә. Пион тамыры төнәтмәсе аптекаларда да сатыла. Анысын ай дәвамында көнгә 3 мәртәбә 30ар тамчы эчәләр.

Нерв системасының стрессларга каршы торучанлыгын солы һәм йөзем дә көчәйтә.

Белгечләр фикеренчә, солы сабагының спиртлы төнәтмәсе үзәк нерв системасына уңай тәэсир итә. Мондый төнәтмә бөтен төр неврозлардан да файдалы. Моның өчен 15-20 тамчы төнәтмәне ярты стакан кайнар суга кушып, төнгә каршы эчәләр.

Чәчәк ату вакытында җыелган яшел солы сабагы бигрәк тә файдалы санала. Солы ярмасын суда пешереп, шушы «чәйне» бал һәм сөт белән эчү тынычландыра. Бер чынаяк солы ярмасын юып, 5 чынаяк суга салалар да, су ике мәртәбә кимегәнче, акрын утта кайнаталар. Сөзеп, солы «чәе» күләмендә сөт һәм 4 чәй кашыгы бал кушалар һәм кайнатып чыгаралар. Бу күләмне көн дәвамында икегә бүлеп эчәргә кирәк.

Нерв системасына шулай ук суда җебеткән солы көрпәсе дә файдалы.

Нервылары какшаган кешегә йөзем бик килешә. Ул йөрәкне һәм нерв системасын ныгыта, чөнки анда калий күп. Ә калий йөрәк һәм нерв күзәнәкләренә бик кирәк – бигрәк тә экстремаль шартларда.

Бал да, йөзем дә, солы да – һәрберсе организм өчен файдалы нәрсәләр, әмма нерв киеренкелеге вакытында боларны бергә куллану күпкә файдалырак.

Сыр, помидор, петрушка да нервылар өчен файдалы. Мелисса да тынычландыру үзлегенә ия: 2 аш кашыгы вак тураган үләнгә 2 стакан яңа кайнап чыккан су коярга. Төнәтмә суынгач, көн дәвамында эчәргә, ә кичен эчү өчен күбрәк өлешен калдырырга.

Тынычландыру сыйфатына шулай ук камыр җиләге (боярышник) һәм чәчәге, кандала үләне (донник), ромашка, чабыр (тимьян, чабрец), мәтрүшкә, пассифлора, колмак, валериана да ия.

Депрессиянең (күңел төшенкелегенең) иң зур сәбәпләренең берсе – организмның цинкка кытлык кичерүе. Олы кешегә аның көнлек нормасы – 7 мг. Цинкның яхшы чыганаклары – моллюсклар, күркә ите, көрән дөге, гөмбә, редис.

Бик файдалы үлән – бораго (кыяр үләне). 1 аш кашыгы тураган үләнгә 1 стакан яңа кайнап чыккан су салып, 2 сәгать төнәтергә (төреп, җылы урынга куярга кирәк). Ашау алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1/3әр стакан эчәргә.

Нерв системасын тукландыручылар, ягъни адаптогеннар (тынычландыргычлар түгел): элеутероккок, лимонник, аралия, сөйкемле куак (заманиха), радиола, сары мәтрүшкә. Болар «трудоголиклар» өчен аеруча мөһим. Ләкин искәрмәләргә игътибар итәргә – кайберләре кан басымын күтәрә!

Депрессия, нерв системасының зәгыйфьләнүе, йончыганлык халәтендә түбәндәге халык медицинасы чаралары нерв системасын ныгытырга булышыр: бәпкә үләне (спорыш яки горец птичий). Ак омела. Нәүрүзгөл (первоцвет весенний яки примула лекарственная). Сукыр кычыткан (пустырник).

Нервылану, үртәлү, кызып китү, истерикага бирелү: сырмавык ясмин (ясменник) – 20 г, бөрлегән яфрагы – 20 г, камыр җиләге чәчәге – 10 г, сукыр кычыткан – 20 г, кипкәр (сушеница) – 15 г. Чәй кебек пешереп эчәргә. 10 көннән соң ук файдасы сизелә башлый, йокы яхшыра, дип ышандыра халык медицинасы.

Татарстан яшьлэре



Добавить комментарий

WordPress: 23.31MB | MySQL:99 | 1,440sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика