Эремчек суы… ябыгу һәм яшәрү өчен?
Сәләмәтлек

Эремчек суы… ябыгу һәм яшәрү өчен?


Эремчек суы белән әллә нинди кыяфәтләргә керергә була икән. Ябыгырга, тиренең целлюлит дип аталга кытыршы җирләрен тигезләргә, биткә маска, пиллинг, тагын әллә нинди линглар эшләргә мөмкин. Һәм барсының да файдасы тия. Һи, бер карасаң, эремчек суыннан да яхшырак нәрсә юк инде хатын-кыз өчен. Хәер, хатын-кыз гына түгел, ирләр дә күрә ала икән эремчек суының рәхәтен. «Өмет» гәзите шул хакта яза.

Эремчек суы белән диета

Эремчек суын диеталарда кулланалар. Моның өчен 1,5- 2 литр эремчек суы кирәк. Аны көн дәвамында дүрт өлешкә бүлеп, шикәрсез чәй һәм су белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә. Бу диетаны җиде көнгә бер тапкыр бер ай дәвамында кулланырга була. Ул организмны чистарта, ашказаны эшчәнлеген, матдәләр алмашынуын яхшырта.
Эремчек суын бер атна дәвамында кичке аш урынына кулланып та артык гәүдә авырлыгыннан арынырга була.

Эремчек суы целлюлитны бетерә

Эремчек суын эчү хатын-кызларда еш очрый торган проблема — целлюлиттан арынырга ярдәм итә. Моның өчен көненә бер стакан эремчек суы эчәргә кирәк. Аны эчү чәч һәм тырнакны да ныгытырга ярдәм итә. Моның өчен эремчек суын даими рационда булдырырга киңәш ителә.
Эремчек суыннан маскалар
Билгеле булганча, эремчек суында бит тиресе өчен файдалы матдәләр бар:
аминокислоталар; В, С, А витаминнары; минераллар; холин; биотин.

Шуңа күрә косметологлар өй шартларында бит тиресе өчен маскалар тәкъдим итә.

1 маска

15 мл эремчек суы,
5 грамм каймак,
10 грамм дөге крахмалы,
5 мл ретинол мае (даруханәдә сатыла)
Әлеге ингредиентларны кушып болгатабыз һәм биткә ярты сәгатькә сөртәбез. Даими кулланганда, әлеге маска бит тиресен яшәртә, вак җыерчыкларны бетерә. Масканы ромашка, кычыткан суы белән юарга киңәш ителә.

2 маска

Арыш ипиенә җылымса эремчек суы салалар. Әлеге составны чистартылган биткә сөртәләр. Биттә 15-20 минут тотарга кирәк. Масканы даими куллану вак җыерчыкларны бетерә, битне дымландыра.

3 маска

2 аш кашыгы эремчек һәм 2 аш кашыгы эремчек суын бутыйбыз. Әлеге массаны 20 минутка биткә сөртәбез.
Эремчек суыннан бозчыклар
Эремчек суын суыткычның морозильник өлешендә боз савытларына салып катырырга да була. Бозланган эремчек суы белән көн саен иртән битне ышкырга була. Ул битне алсуландыра, файдалы матдәләр белән баета.
«Өмет» гәзите

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.68MB | MySQL:96 | 1,281sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика