Җитен мае
Сәләмәтлек

Җитен мае


Лаборатория Красоты и Здоровья

Җитен мае турында сез нәрсәләр беләсез? Дөрес, тәме бик үзенчәлекле һәм бөтен кешегә дә ошап җитми. Бу бик печтек кенә кимчелек инде. Ә җитен маеның файдасы? Менә бу хакта без берни дә белмибез. Белмәгәч, аның бер файдасы да юктыр дип уйлыйбыз. Бар икән! «Өмет» гәзите журналистлары үзләре тикшереп караган. Без аларның нәтиҗәсен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыгыз, файдасын күрегез. Авыруның ни икәнен дә белми яшәгез.

Җитен маеның кыйммәте аның составында файдасы бәһаләп бетергесез май кислоталарының күплеге белән билгеләнә. Иң мөһиме, аларны кеше организмы үзе эшләп чыгара алмый, фәкать ризыктан гына ала. Шушы кислоталар җитеш булганда биохимик процесслар дөрес үтә, шунлыктан кеше озак вакыт матур, сәламәт һәм яшь булып яши ала.

Файдасы нидә?

Әгәр озак вакыт ризык сыйфатында җитен мае куллансаң, организм үзеннән-үзе яшәрүгә көйләнә:
* кан тамырларын тыгылдыра торган начар холестерин микъдары кими;
* канның ябышкаклыгы кими төшә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая;
* яман шеш авырулары, бигрәк тә күкрәк бизе, туры эчәк яман шеше барлыкка килү куркынычы кими;
* ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә;
* гормоннар тәртипкә килә;
* ирләрнең ирлек белән бәйле проблемалары уза;
* күрем алдыннан була торган халәт һәм ырудан калу (климакс) җиңелрәк кичерелә;
* организмның чирләргә каршы торучанлыгы, иммунитеты ныгый;
* аяк-куллар, буыннар яхшырак эшләп китә, әкренләп артрит билгеләре дә югала;
* организмның аллергиягә бирешүчәнлеге кими төшә;
* өлкән яшьтәге кешеләрнең баш мие эшчәнлеген яхшырта;
* нерв системасын тынычландыра;
* организм матдәләр алмашу калдыкларыннан җиңелрәк арына; агулы матдәләрдән, зарарлы утырымнардан чистарына;
* май катламы әкренләп сыза башлый; ябыгу механизмы эшләп китә;
* күзәнәкләрнең яңаруы тизләнә.

Ничек кулланырга?

Салкын ысул белән сыгылган май гына файдалы. Тәүлеклек норма ике аш кашыгы тәшкил итә. Майны фәкать ач карынга гына эчәргә кирәк. Иртәнге ашны ашарга ярты сәгать кала, беренче кашыкны һәм кичке ашны ашаганнан соң, ике сәгать үткәч, икенче кашыкны кабып куярга. Майны үзен генә эчә алмасагыз, җылы су белән йотып җибәрегез.

Майны башта иртәнге якта бер чәй калагы гына кабып куюдан башлагыз. Бернинди дә җайсызлык сизмәсәгез, икенче иртәдә майны бер аш кашыгы кабып куегыз. Өченче көнне инде кичке якта да май кабыгыз. Аннары майны аз-азлап салатларга, боткаларга өсти башларга ярый.

Җитен маеннан балык мае тәме килгән кебек тоелса, тагын да әйбәт. Кем дә кем майны болай гына каба алмый, андыйлар өчен аптекаларда желатин капсуладагы майлар бар.
Җитен маен бөкеләнгән тонык пыяла шешәләрдә суыткычта сакларга кирәк. Җитен мае тиз бозыла. Шуңа күрә файдалану вакытын карап алыгыз.
Алсу Төхвәтуллина әзерләде.



Добавить комментарий

WordPress: 23.37MB | MySQL:103 | 2,532sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика