Йөрәк бит ул!
Сәләмәтлек

Йөрәк бит ул!


Лаборатория Красоты и Здоровья

Хәзерге заманда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ел саен 17 миллионнан артык кеше вафат була. Йөрәк авыруларына һәм инсультка китергән сәбәпләрдән артериаль гипертензия, канда глюкозаның һәм холестеринның күп булуын, артык тән авырлыгын атарга була. Бүгенге заман кешесенең сәламәт тормыш алып бармавы, атап әйткәндә, аз йөрү, алкогольле эчемлекләр куллану, дөрес тукланмау, тәмәке тарту төп әгзаларның берсенә җимергеч тәэсир итә.

Медицина хезмәткәрләре вакытында күрелгән искәртү чаралары йөрәк һәм кан тамырлары авырулары хәвефен киметә алуына ышана. Беренчел чиратта эш һәм ял тәртибен күзәтү мөһим. Тулы кыйммәтле йокы организмның бөтен әгъзаларының һәм системаларының иртә тузуына каршы тора. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен даими рәвештә саф һавада йөрергә, низаглы хәлләрне, стрессларны һәм физик көчергәнешле урап үтәргә кирәк.

Белгечләр дөрес туклануга да зур урын билгели. Артык тән авырлыгы йөрәккә өстәмә көчәнеш бирә һәм ишемиягә китерә. Тоз, шикәр, төрле консервантлар кушылган ярымфабрикатлар куллануны киметү йөрәк һәм кан тамырлары өчен тик файда гына булыр. Сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп иткән, тәмәкедән һәм алкогольдән баш тартырга чакырган чаралар эшкә сәләтле кешеләр арасында инфаркт һәм инсульт очракларын киметүгә сәләтле.

Йөрәк – катлаулы әгъза, аны дәвалау җиңел түгел, шуңа да аның турында даими кайгыртучанлык күрергә кирәк. Яшьли күнекмәләр эшләргә, урта яшләрдә – артык көчәнүдән сакланырга, ә олыгайгач, табиб җитәкчелегендә аның төп күрсәткечләрен контрольдә тотарга.

Бөтендөнья йөрәк федерациясе бу төп әгъзаны саклауның дүрт гади кагыйдәсен билгеләде.

1 Йортта тәмәке тартмагыз, гаилә әгъзаларын тәмәке төтененнән азат итегез.
2 Дөрес тукланыгыз, көн саен яшелчә-җимеш ашагыз, югары калорийлы азык-төлектән баш тартыгыз.
3 Ничә яштә булуыгызга карамастан, физик әүземлекне югалтмагыз, телевизор һәм компьютер каршында азрак утырыгыз.
4 Даими рәвештә саулыгыгызны тикшереп торыгыз.



Добавить комментарий

WordPress: 23.29MB | MySQL:100 | 1,464sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика