Йөткерә дә, төчкермә дә
Сәләмәтлек

Йөткермә дә, төчкермә дә


Отоларингология чирләре дөньяда иң таралганнардан исәпләнә, ул гына түгел, колак, борын, тамак, бугаз чирләренә дучар булучылар елдан-ел арта. Күпләр, кызганычка каршы, «үзе үтер әле» дип авыру билгеләрен санлашмаска тырыша, танауга тамырларны тарайта торган тамчылар тамыза да йөри бирә, ә тамак авыртуын тәмле төймәләр белән дәвалый. Әммә отоларингология чирләре белән шаярырга ярамый, үз белдегеңә таянып дәвалану чирне аеруча катмарлаштырып җибәрүе бар.

ОРВИ һәм грипп кай арада балалар бакчалары, мәктәпләр, офислар, завод-фабрикалар, фирмалар һәм фермалар, йортлар ишекләреннән рөхсәтсез бәреп кереп, күпме кешене чирләп урынга егылырга мәҗбүр итә. Авырулар белән шыгрым тулы сырхауханә коридорлары һәм палаталары турында әйтеп тә торасы юк, кирәк-ярак юллап кибеткә кердеңме, оныкларыңны ияртеп, саф һава суларга паркка чыктыңмы, җәмәгать транспортына утырып берәр җиргә барырга җыендыңмы, борыны юешләнеп кызарган, күзеннән яшь агып интегүче, “чих та пих” төчкереп, “кых — кых” йөткереп инфекция таратучы бәндәләргә юлыкмый калмыйсың. Иммунитетың түбән икән, чирле кеше белән берничә минут аралашу, хәтта бик кыска вакыт эчендә уртак мохиттә булып алу вирус йоктыру өчен җитә кала. Грипп аеруча мәкерле, сансызланып, вакытында вакцина кадатмасаң, эш калдырырга уңайсызланып, чирне аяк өсте генә уздырсаң, ул теләсә-кайсыбызны катлаулы өзлегүләргә, хәтта үлемгә дә дучар итәргә мөмкин. Сулыш юлы авыруларыннан тулысынча дәваланып бетмәгән очракта, озакка сузылучы хроник чирләргә, ахыры хәерле тәмамланмаучы үпкә ялкынсынуларына юл ачыла.

Мин табибә түгел, әмма бу өлкәдә шактый хәбәрдармын. Узган гасырның 60-70 елларында совет вузында укыган һәркем, үзе сайлаган һөнәренә өстәмә рәвештә, ике еллык хәрби хәзерлек курслары үтте. Кызларга “Гражданнар оборонасы шәфкать туташы” белгечлеге бирелә иде. Медицина өлкәсендә башлангыч белем алуымның шәхсән үземә файдасы бик күп тиде. Балаларым, ирем, үзем чирләгәндә, даруларны дөрес куллану, ингаляция ясау, компресс кую, банка салу, массаж ясау, җәрәхәтләрне юып-эшкәртеп бәйләү, сынган урынны кысып бәйләү, кан туктату кебек гадәти процедураларны бик җиңел башкардым, табиб билгеләгән уколларны үзем салдым. Әлеге тармак белән кызыксынуым аркасында, фәнни-популяр язмалардан, белешмәлекләрдән, махсус дәреслекләрдән шактый бай мәгълүмат тупладым. Халык дәвачыларының гасырлар кичеп безгә килеп ирешкән эш алымнары, карап торышка үтә дә гади, ләкин нәтиҗәлелеге ягыннан кыйммәтле дарулардан аз гына да калышмаучы, алар кулланган табигать байлыклары миндә һәрчак кызыксыну уятты.

Әйтик, салкын тиеп тамак шешкәндә, йөткереп интеккәндә, гап-гади ачы торма ярдәмгә килә. Зур торманы чокырлап уем ясап, шуңа бер-ике кашык юкә балы салып, яшелчәнең суты чыкканчы 5-6 сәгать җылыда тотабыз. Әчкелтем татлы сокны көнгә өч мәртәбә ашар алдыннан һәм бер мәртәбә йоклар алдыннан 1 әр чәй кашыгы эчәбез, ә 4-14яшьлек балаларга шуның яртысы да җитә. Ашказаны җәрәхәтле кешеләргә, нәниләргә әлеге составны куллану тыела. Торманы турап, өстенә шикәр комы сибеп, мичтә пешереп, шуның согын сыгып эчәргә була. Дозасы – югарыда күрсәтелгәнчә. Торма яки кишернең яңа сыгылган ярты стакан согын шул ук күләмдәге җылы сөт яки баллы су белән катнаштырып эчү файдалы. Аны тәүлеккә алты мәртәбә берәр аш кашыгы эчү мәслихәт. Бер стакан җылы сөткә 1 аш кашыгы бал эретеп эчү дә ютәлне баса. Сөткә турап салып пешерелгән бер баш суган төнәтмәсе йөткергән чакта файда бирә. Ә томалап пешерелгән грушаның бума ютәлдән иза чигүчегә ярдәм итүен беләсезме? Хәтта аның кайнатмасы белән чәй эчү хәлне шактый җиңеләйтә. Җәй көне груша киптергән булсагыз, тагын да әйбәтрәк. Шуны кайнаган суда төнәтеп эчү күкрәкне йомшартып җибәрә, сулыш иркенәя. Бер уч кипкән җимешне ярты литр суда 20 минут кайнатканнан соң, 4-5 сәгать төнәтәбез. Сөзеп алынган шифалы төнәтмәне 4 өлешкә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала һәм йокларга ятар алдыннан җылы килеш эчабез. Сулыш юлларының ялкынсынуы аркасында, күкрәк читлеге “катып” китеп, тын алу авырлашса, сулыш юлларына тыгызланып ябышкан куе какрыкны куптарырга нарат җиләге согы белән бал катнашмасының ярдәме тия. Бакча һәм каен, кура җиләге яфракларының төнәтмәләре, шуларның җимешләреннән әзерләнгән кайнатмалар, сироплар, компотлар искиткеч шәп сихәт чыганаклары.

Кайвакыт коры ютәл интектерә. Әлеге очракта берәр аш кашыгы эвкалипт яфрагын, тырнак гөл чәчәкләрен, төче тамырны үзара катнаштырып (алар даруханәдә сатыла), кофетарткычта ваклыйбыз. Ингаляция ясау өчен, 1 аш кашыгы коры катнашманы өсте ябулы савытка салып, шуңа 1 стакан кайнап торган су коябыз. Сөлге белән томалап, 10 минут чамасы төнәткәч, шифалы парны иснибез. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: 1 яше тулмаган сабыйларга, тән температурасы югары күтәрелгән һәркемгә ингаляция ясау тыела. Вакытында тиешенчә дәваланмыйча, йөткерү артык озакка сузылса, күкрәккә җылыткыч компресслар куймыйча булмый. Берәр аш кашыгы он, коры гәрчич, сыек май, бал һәм ак аракыны яки медицина спиртын болгатып, әлеге каймаксыман катнашманы кечкенә кәстрүлгә салабыз. Аны су салынган зур кәстрүл эченә утыртып, газ плитәсе өстендә катнашманы болгата-болгата кайнарлатабыз. Шуны берничә катлы марляга яки киндер чүпрәккә сылап, тәнне пешермәслек хәлдә, күкрәккә ябабыз (йөрәк турысы ачык кала!) Җылы шәл белән уранганчы, арага полиэтилен яки клиенка кисәге куеп калдырабыз. Компресс суынганчы тотабыз. Әлеге максатта тигез күләмдә (берәр аш кашыгы) алынган уксусны, зәйтүн маен, камфараны үзара катнаштырып, чүпрәккә сылап ябу отышлы икән. Элек, ютәл бик азына башласа, аркага банка салу гадәте киң таралган иде. Файдасына караганда, зарары күбрәк дип, замана табиблары әлеге ысулны тыйды. Ике данә бананны изеп, бер стакан суда ун минут кайнатканнан соң, шуңа 1 аш кашыгы бал кушып эчү ютәлне баса, диләр. Шәхсән үземнең бу ысулны кулланып караганым булмады. Тигез күләмдә алынып, кайнар суда төнәтелгән яки кайнатып алынган, кыргычтан кырылган йөзем яки хөрмә, алма, суган, кишер һәм бал катнашмасын (1 аш кашыгы) йоклар алдыннан киң куллансак, чамасын белеп кенә (дозасы 5 мәртәбә ким) балаларыбызга кайнаган җылы сөткә салып эчертүне гадәткә кертсәк, организмыбызда чир тудыручы микроблар, зарарлы бактерияләр азынмас, витаминнар, антиоксидантлар тәэсиренә каршы тора алмас. Әлеге татлы җимеш-яшелчәләрне, балны, гөлҗимешне даими рәвештә чи килеш куллану да иммунитетны күтәрә. Йөткергәндә, балан катыш баллы чәйнең шифасы зур. Үлән чәйләре шифасы күпләргә мәгълүм. Берәр аш кашыгы карлыган яфрагы һәм юкә чәчәгенә кайнап торган бер стакан су коеп, ярты сәгать төнәткәннән соң, җылы килеш көнгә 3-4 мәртәбә чәй урынына эчәбез. Өчәр йөз грамм сыер маен, балны, ике йөз грамм шикәр комын, шуның яртысы кадәр какао онын “су мунчасы”нда болгата-болгата кайнарландырабыз, әмма кайнатып чыгармыйбыз. 1 аш кашыгы шифалы катнашманы бер стакан кайнар сөткә салып болгатып, көнгә 3 мәртәбә һәм йоклар алдыннан эчәбез. Какырык кудыру өчен 2шәр аш кашыгы бал һәм спирт катнашмасына 1 йомырка сарысы кушып болгатабыз. Көнгә өч мәртәбә ашар алдыннан 1әр чәй калагы күләмендә йотып куябыз. Сарымсак һәм бөтнек, суган, бал, сөт катнашмасыннан гыйбарәт табигый дару да ютәлне җиңәргә булыша. Ун баш суганны турап, 1 баш сарымсакны изеп, ярты литр сөткә салып, яшелчәләр йомшарганчы талгын утта кайнатабыз. Шуңа бөтнек яфраклары һәм бал салып, 1 сәгать дәвамында төнәтәбез. Көнгә 4 мәртәбә берәр аш кашыгы эчәбез. 250 грамм балга 1 бал кашыгы онга әйләнгәнче вакланган имбирь тамыры салып, куерганчы кайнатабыз. Суынгач, аны 15 кисәккә бүләбез. Көнгә 3 кисәк “конфетны” суырып йөрибез. Әчкелтем татлы мендәрчекләребез беткәндә, йөткерү чиреннән дә котылырбыз.

Күргәнегезчә, халык медицинасында ютәлне дәвалау ысуллары бихисап. Әмма бер мөһим нәрсәне онытмыйк. Югарыда тасвирлап үтелгән дәва чыганакларының кемнәргәдер килешмәве, аллергия китереп чыгаруы да бар. Шуңа күрә үз организмыбызга игътибарлы булу, дәваланырга керешкәнче, үз табибыбыз белән киңәшләшеп алу мәслихәт.
Хәмидә ГАБДУЛЛИНА. Казан

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.71MB | MySQL:95 | 1,250sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика