Ютәл 3 сәгатьтә юк була!
Сәләмәтлек

Ютәл 3 сәгатьтә юк була!


Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын;

Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып әйбәтләп болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Шушы борынгы микстура белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахеитны да дәвалаган.

Балагыз ютәлли башласа, аптекага йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез.

«САБАНТУЙ» балалар журналы

Нәрсә ул «атланмай»?

Мунавир Хайретдинов дигән кардәшебез менә болай аңлата:

Сотне сипараттан чыгарып каймак (сливки) ясыйсын. Шул каймакны банкага эзерэк буш урын калдырып саласын. Банканы капкач белэн каплап, бик озак селкетэсен. Житэрлек селкетсэн каймактан сары май аерылып чыга. Менэ шул май атланмай була инде. Бу бер нинди химия кушылмаган чын май була инде. Сипарат булмаса магазиннан алган сливкада ярый. Майлырагын алсан эйбэтерэк була инде.
Без бэлэкэй чакларда (1960 -70 нче еллар) Эни безгэ бер литырлы банкага салып бирэ иде. Без балалар шул банканы бер туктаусыз селкетеп май ясый идек. Ул май тугу дип атала. Эгэрдэ язмам берэр кешене кызыксындырган икэн мин бик шатмын.



Добавить комментарий

WordPress: 26.62MB | MySQL:124 | 1,701sec
Рейтинг@Mail.ru