Коксартроз
Сәләмәтлек

Коксартроз авыруы нидән килә?


Сәләмәтлек — байлыкның зурысы булганлыгын күздә тотып, укучыларыбыз өчен «сәләмәтлек» дигән өр-яңа бүлек чыгара башлыйбыз. Бу сәхифәдә сез төрле чир-чорлар, алардан саклану чаралары, дәвалау алымнары белән танышырсыз. Буыннар сызлаганда, яки салкын тигәндә кайсы чаралар отышлы икәнен исегезгә төшерерсез. Гомумән, бу рубрика файдасы тиярдәй хәбәрләрдән торыр һәм тән тазалыгын ныгытырга этәргеч булыр дип ышанып калабыз. Бу урында шуны искә төшерү дөрес буладыр. Китерелгән язмалардагы тәкъдимнәр нигездә мәгълумәт алу өчен генә. Әгәр аларны кулланырга уйласагыз, дәвалаучы врач белән киңәш-төңәш итәргә онытмагыз. Һәрчак исән-сау булыгыз!
* * *
В. С. МУРУГОВ, Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институты доценты.

«Коксартроз авыруы нидән барлыкка килә? Аны дәвалап буламы?», дип сорап язучылар игътибарына түбәндәге язманы урнаштырабыз.

Коксартроз — оча, бот буынының көчле зарарлануы ул. Авыру азып китсә, кешенең инвалид булып калуы да мөмкин.

Бу авыруның сәбәпләре күп төрле. Аңа җитлекмәгәнлек нәтиҗәләре, бот башларының некротик авырулары, травмалар, төрле ялкынсынулар керә. Ләкин кайбер очракларда авыруның сәбәпләрен төгәл генә әйтеп тә булмый. Боларын медицинада иднопатик формалар, дип йөртәләр. Кайбер белгечләр авыруның әлеге төрен организмның талчыгуы яисә кирәгеннән тыш аруы белән дә аңлаталар.

Гадәттәгечә, авыру башта җиңелчәрәк формада уза. Әйтик, иртәнге якта ул кешене артык борчымый. Ә менә көн азагында авыру аксый ук башлый. Рентген сурәте, кагыйдә буларак, буын араларының тараюын, сөяк тукымасының үзгәрүен, сөяк кырыйларының зураюын күрсәтә.

Азган коксартрозны дәвалау бик читен. Шуңа күрә врачка вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Аны дәвалау өчен нигездә кимерчәк тукыманы барлыкка китерүче стимуляторлар кулланыла. Кайбер очракларда врачлар мидо-калм, седуксен, скутамил дигән дарулар тәкъдим итәләр. Алар ныгыган мускулларны арындырырга ярдәм итә. Ә кан тамырларын киңәйтү, кимерчәкнең туклануын яхшырту өчен никотин кислотасы, җылылык процедуралары, массаж кулланыла.

Бутадион, реопирин, анальгин дарулары, метиндол (индометацин, индоцид) кебек дарулар авыртуны (дәвалау түгел) басу максатында бирелә. Иң мөһиме, көнгә берничә тапкыр зарарланган буынга ял бирергә кирәк. Моның өчен авыру буынга җылы кую яхшы. Мәсәлән, парафин, диатермия (ут белән дәвалану), кайнар ванналар. Ләм белән дәвалану да әйбәт нәтиҗә бирә.

Шуны исегездә тотыгыз: консерватив дәвалау авыруның бары тик башлангыч чорында гына файдалы. Хәлнең вакытлыча җиңеләюе һич тә тынычланырга нигез бирми. Шуңа күрә даими рәвештә врач күзәтүе астында булырга кирәк. Чөнки авыру азып китсә, операция дә көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.

Кызганычка каршы, коксартрозны дәвалауның ышанычлы алымнары табылганы юк әле. Әмма эзләнү бара. Мәсәлән, Казанда зарарланган урынны кан белән тәэмин итүне яхшырту, оча, бот буыннарын тынычлык хәленә кайтару өчен күп төрле чаралар кулланыла. Аларның да файдасы тимәсә, операция ясау гына кала.

«Сөембикә» журналыннан

------------
WordPress: 27.68MB | MySQL:93 | 1,256sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика