Кан басымына 5 ризык
Сәләмәтлек

Кан басымына 5 ризык


Саулык — иң зур байлык икәнен исәпкә алып, сайтыбыз укучылары өчен «Сәләмәтлек» дип аталган өр-яңа кушымта тәкъдим итәбез. Монда сез һәртөрле авырулар, аларны булдырмау ысуллары, дәвалау алымнары турында укырсыз. Баш авыртканда, яки томау төшкәндә ниндирәк чаралар ярдәм итүен искә төшерерсез. Гомумән, бу бүлек кызыклы мәкаләләрдән торыр һәм саулыгыгызны сакларга ярдәмләшер дип ышанабыз. Тагы бер нәрсәне искә төшерү урынлы булыр. Әлеге язмалардагы рецептлар бары тик гомум мәгълумәт өчен генә. Әгәр аларны файдаланырга теләсәгез, дәвалаучы белгеч белән киңәшләшергә онытмагыз. Һәрвакыт сау-сәләмәт булыгыз!
Кан басымы күрсәткечләре сез теләгәннән югарырак икән (120/80 нән югары булса, димәк, игътибар итәргә кирәк), мәҗбүри рәвештә сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим. Рационыгызга без тәкъдим иткән 5 төрле ризык кертү дә файдалы булыр.
Бәрәңге
Бөтенебез дә яраткан гап-гади кабыклы бәрәңге. Ул кан басымын нормальләштерергә ярдәм иткән калий белән магнийга бай. Моннан кала, уртача зурлыктагы бәрәңгедә калорий бары тик — 150-160 ккал. Чистартылмаган бәрәңгене суда йә томалап пешерегез. Йогырт салып ашасагыз, икеләтә файдалы булачак.
Сөтме, йогыртмы?
Көн саен 1 порция сөт продукты кулланган кешенең онытканда бер йогырт ашаган кешегә караганда 11% ка азрак кан басымыннан интегә. Көнне сөттә пешкән ботка, майсыз кефир һәм смузи ясаудан башлагыз.
Какао
Австралия тикшеренүләре күрсәткәнчә, натураль какао порошогы булган ризыклар кан басымын түбәнәйтә. Чөнки составындагы флавоноидлар тамырларның торышын яхшырта. Гарвардта кара шоколадның үзенчәлеген өйрәнгәннәр. Аның гипертониядән файдасы барлыгы ачыкланган. Какаоның калориясе күп. Шуңа күрә көнгә 1 аш кашыгыннан артык кулланырга ярамый.
Фасоль
Кузаклы үсемлек клетчатка, магний һәм калийга бай. Һәр көнне фасоль, борчак яки чечевица ашарга гадәтләнәсез икән, авыруга каршы менә дигән профилактика.
Банан
Калий чыганагы. Банан тозның да зыянлы йогынтыларын бетерә ала. Зурларга көн саен 4,7 г калий кирәк. Ә бер бананда киңәш ителгән норманың 12% ы бар. Аны иртән боткагызга салыгыз, йә булмаса түгәрәкләп кискәләп, катырыгыз. Тәмле десерт булачак.

«Сөембикә» журналыннан



Добавить комментарий

WordPress: 24.41MB | MySQL:114 | 1,581sec
Рейтинг@Mail.ru