көнбагыш
Сәләмәтлек

Сак булыгыз — көнбагыш!


Көнбагыш турында уйлауга, иң башта гел чемечке күз алдына килә. Кесәңдә бар икәнен белсә, кул гел шунда юнәлә. ярамаган җирдә булса урлап ашый, яраган урында — ачыктан ачык. Бетмичә туктамый. И, кулдан да оятсыз нәрсә юк инде бер карасаң. Ләкин көнбагышның бөеклеге чемечке булу белән генә чикләнми икән әле. Аннан май да ясыйлар икән. Гомумән, ул адәм сәләмәтлегенә бик файдалы үсемлек икән.

Көнбагыш

Басуларда кояш булып янып утырган көнбагышларга кем генә игътибар итми. Андый урында фотосессия ясарга да ярата безнең халык. Ырым-шырымга ышанганы “Ярамый!” дип, фотосурәткә төшми, әмма кара, эре көнбагышын авыз итәргә каршы түгел.
Элек аны матурлык өчен үстергәннәр. Бай кешеләр сары чәчәкле көнбагыш белән өйләрен бизәгән. Тора-бара аның матур гына түгел, бәлки, тәмле дә икәнен белеп алганнар. Бүген байлык теләүчеләр ясалма көнбагыш чәчкәсен өйдә вазаларга утырта икән.

Кемдер аны гомер буе авызыннан өзми, чиртә. Сынап карасаң, көнбагыш ашаган кешеләр яшьрәк тә күренә икән.
Табиблар көнбагышны ашказаны авыруларына, тешләр кителүгә сәбәпче була ала дип, ничек кенә кисәтеп тормасын, көнбагыш безнең илдә гаять популяр булып кала бирә. Чит илдән килгән кунаклар урамда безнең халыкның көнбагыш чиртеп йөрүен берничек тә аңлый алмый ди. Чөнки көнбатыш илләрендә ул зоокибетләрдә генә сатыла. Аларның кагыйдәсенә яраклашсаң, без күгәрченме, чыпчыкмы булып чыгабыз инде.
Ләкин кошлар зыянлы, тәмсез, начар җимеш ашамый, димәк, көнбагыш файдалы! Кискен континенталь һава шартларында мае да артык булмас, ашыйбыз инде аны. Маен азык әзерләгәндә кулланабыз. Шулай булгач, бу орлыкның нинди матдәләргә бай булуын, анда кешене «сихерли» торган үзлекләр юкмы икәнлеген ачыклыйсы иттек.

Көнбагыш «сихере»

Әлбәттә, иң элек көнбагыш кешене тәме белән кызыктыра. Көнбагышта D витамины шулкадәр күп икән, хәтта тәрәч (треска) балыгы бавыры да бу җәһәттән аңардан нык калыша. Каротиноидлар һәм дуплаучы матдәләр көнбагыш яраткан кешене һәртөрле паразитлардан һәм инфекцияләрдән саклый. Көнбагыш төшендә антиоксидант саналучы, димәк, яман шеш авыруларына каршы торучы А һәм Е витаминнары да бар. Бу витаминнар күз күрүне яхшырта, яман шеш чирләре килеп чыгу ихтималын кисәтә, атеросклероз, тырнак кителү кебек күңелсез нәрсәдән дә беркадәр коткара, ә составында цинк булганга күрә көнбагыш төше чәч структурасын яхшырта. Төшендәге май кислоталары кешенең май күзәнәкләрен яндырганга күрә, кирәкмәгән урыннарга май ягылмый кала. Көнбагыш төше шулай ук кремний, калий, фосфор, магний кебек минералларга, клетчаткага да бай. Шул сәбәпле, ашказаны һәм эчәк юллары эшчәнлеге яхшыра. Кояшлы үсемлекнең орлыгында баш миендә серотонин ясалуны стимуллаштыра торган триптофан дигән матдә бар. Серотонин исә нервлар киеренкелеген киметү үзлегенә ия.

Көнбагыш дәвалый

Иң тәмлесе, ләззәт биргәне – көнбагышның төше. Хәтта ит, ипи кебек туклыклы ризыклар да бу җәһәттән көнбагыштан калыша икән. Аның файдалы сыйфатлары озак вакыт саклана ала, чөнки көнбагыш кабыгы төшне бозылудан һәм зарарлы тәэсирләрдән саклый.
Диетологлар исә көнбагышны дәва чарасы итеп карый. 100 грамм көнбагыш орлыгы ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин дип саный. Авыр физик хезмәт яки спорт белән шөгыльләнүче кешеләр дә көнбагыштан баш тартмаса яхшы. Аның төше зарарланган тән тиресен дәвалау өчен дә ярап куя. Шуңа күрә каты авырудан соң яки сөяк-санак сынганда көнбагыштан файда табарга мөмкин. Кыздырылмаган көнбагыш төшен ашаган яшүсмерләр бетчә, сыткы кебек нәрсәләрдән җәфа күрмәс. Симерүдән чара таба алмаган кешеләргә дә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә.
Косметологлар уалган көнбагыш орлыгын тән чистарту чарасы итеп файдаланырга кушалар. Аның төше хатын-кыз сәламәтлеге һәм иммунитет өчен бик кирәк. Андагы магний белән тимер әле озак вакыт яшь күренергә ярдәм итәр.

Ә ярамаса?

Көнбагыш төше гаять туклыклы, дибез. Шуңа күрә аны 100 граммнан артык ашарга киңәш ителми. Әгәр болай да подагра, ашказаны җәрәхәте белән интегәсез икән, көнбагыш сезнең өчен түгел. Теш табиблары да пациентларын көнбагыштан тыярга тырыша. Әгәр инде бик тә, бик тә сыйланасыгыз килсә, кул белән чистартып ашарга тырышыгыз. Ә җырчылар өчен көнбагыш – тыелган азык.

Сак булыгыз: кадмий

Көнбагышның озын көпшәсе җирдән файдалы матдәләрне генә түгел, ә зарарлы катнашмаларны да суырып ала. Шуларның берсе – кадмий. Көнбагыштагы кадмий микъдарын кем санап караган? Организмга үлчәнмичә кергән кадмий бөерләрне, нерв системасын зарарламый дип, кем ышанып әйтә ала?

«Дөрес» көнбагыш

Әлбәттә, үзең чәчеп үстергән көнбагышта күңелсез сюрпризлар булмас. Кибеттән сатып алганда саклану вакыты дигән нәрсәгә игътибар итегез. Кибет көнбагышын 75 градуста кыздыралар. Мондый температурада файдалы майлар таркала, зарарлы ирекле радикаллар барлыкка килә.

------------
WordPress: 27.7MB | MySQL:96 | 2,336sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика