Кычытканның файдалы үзлекләре
Сәләмәтлек

Кычытканның файдалы үзлекләре


***
Медицинада кычытканның яфракларын файдаланалар. Алар витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына (0,6%) һәм каротинга (50% ка кадәр), шулай ук К, В2, В3, витаминнарына бай. Моннан тыш яфракларында дуплау матдәләре (2% тан артык), органик кислоталар 0,2% чамасы), крахмал (10% ка кадәр), шикәрләр (25% ка кадәр), хлорофилл (8% ка кадәр), шулай ук камедь, ситостерин, тозлар бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар.
***
Кычытканны гипо — һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак та кулланалар. Кычыткан белән азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрүгә булышлык итә һәм эритроцитларны арттыра. Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә. Традицион медицинада кайнатма хатыннарның сөт килүен арттыра дип исәплиләр. Халык медицинасында кан киткәндә шулай ук яшь яфраклар согын тәкъдим итәләр (көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы). Кычытканны тагын сидек, газ кудыргыч, бизгәккә каршы, кан чистарткыч һәм яраларны төзәтүче чара буларак кулланалар. Ул шулай ук бавыр һәм үт куыгы, бөердәге таш, уремия (сидек канлану), сары су, ревматизм, бронхит, туберкулез, нерв өянәге, золотуха, чуан, тимрәү, ашказаны спазмасы, га — дәти эч кату, диспепсия авыруларыннан, менструация тоткарланганда һәм регуляр булмаганда файдалы. Элек халык медицинасында’еш эч киткәндә уылган, вакланган коры кычытканны ипи белән ашаганнар. Украин халык медицинасында дизентериядән кычыткан һәм бөрлегән яфраклары төнәтмәсен эчәләр (1,5 стакан кайнаган суга һәр икесен 1 әр чәй кашыгы). Җылы урында 2 сәгать тоталар да көнгә 3—4 тапкыр 1/3—- 1/2 әр стакан эчәләр. Эч кату белән интегүчеләргә бик каты геморрой авыртулары вакытында эчәр өчен тигез өлеш кычыткан һәм эт шомырты яфракларыннан (бер-ике ел элек җыелганнарыннан) 0,5 л кайнаган суга 15 г җыелма исәбеннән кайнатма әзерлиләр, 10 минут кайнаталар, суыталар, сөзәләр. Андый кайнатманы ашаганга кадәр көнгә 3—4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Рус табиблары әле XVII гасырда ук үсемлекнең үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү сыйфатларын файдаланганнар, вакланган юеш яфракларны яңа яраларга куярга тәкъдим иткәннәр. Кычыткан согы белән иске яраларны, җәрәхәт һәм эренле тирән яраларны дәвалаганнар. Эренле яраларга юылган яфракларны каплыйлар яки коры яфраклары порошогын сибәләр. Яраларны, чуаннарны, тире авыруларын дәвалаганда вакланган яфраклары төнәтмәсен примочка һәм ванна өчен кулланалар. Чуан-сызлавыклар яки башка тире авырулары вакытында төнәтмәсен кан чистарткыч чара буларак эчәләр. Көнкүрештә кычытканны ярсытучы һәм читкә таратучы чара сыйфатында радикулит, буыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак хәтта авырткан урыннарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагалар».

Материал Tatar Today сайтыннан алынды.



Добавить комментарий

WordPress: 24.41MB | MySQL:114 | 2,610sec
Рейтинг@Mail.ru