Кышын нинди җиләк-җимеш һәм яшелчә файдалы?
Сәләмәтлек

Кышын нинди җиләк-җимеш һәм яшелчә файдалы?


Лаборатория Красоты и Здоровья

Кыш көне безнең организмыбызга витаминнар җитми. Шул сәбәпле иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк—җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз. Кыш көне аларның кайсыларын куллану файдалырак икән?

Нарат җиләге (брусника) – төньяк җиләкләре арасында иң киң таралганы. Латин теленнән тәрҗемедә ул «виноград тәлгәше» дигән мәгънәгә туры килә.
Нарат җиләген чи килеш тә, киптереп тә, пешереп тә ашыйлар. Ул бик яхшы «табиб». Җиләк үт суын куу, кан тамырларын ныгыту, йөрәк эшчәнлеген нормага салу үзлекләренә ия. Каротин күләме буенча нарат җиләге мүк җиләген, лимон, груша, алма, кара җиләк һәм виноградны узып китә. Анда В2 витамины да күп. Әлеге витамин ашказаны эшчәнлеген нормага сала, организмның тонусын күтәрә.

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала.
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан сөлге белән капланып, шуның парын сулыйлар. Процедураны көнгә 2-3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясыйлар.
Тамак төбе авыртса кура җиләге серкәсе белән чайкаталар. 2стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салалар. 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерилләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.
Тонзиллит кискенләшсә, авыз эчен кура җиләге согы белән чайкатырга киңәш итәләр. Проөедураны көнгә өч мәртәбә кабатлыйлар. Кура җиләге согы авыртуны баса шешне бетерә.

? Кишер суының файдасы
Кишер суы бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.
Организмга ничек тәэсир итә соң ул? Кишер суы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 мл. кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер суы эчәргә киңәш ителә.
Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һ. б. эчәргә кушалар.
Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда әйбәт ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә.
Кишер суы кыйммәтле даруларны алмаштыра ала.

? ЛИМОН
Исе-күңелне күтәрә, кабыгы-йөрәккә дәва
Лимонның туган җирен галимнәр якынчаҺималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөрәгеннән соң, ХVll гасырда Россиягә дә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Голландиядән алып кайтып утырталар. Тора-бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.
Лимонның файдасы хакында риваять тә бар. Бер Кавказ патшасы хезмәтчесен ялгышлык җибәргәне өчен зинданга яптырга. Патша аңа бертөрлегенә ризык бирергә кушкан. Хезмәтче лимонны сайлап алган. «Аның исе күңелемне күтәрер, кабыгы, орлыклары — йөрәгемә дәва, йомшагы-ризык, согы — эчемлек булыр», — дигән ул.
Лимонның химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.
АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамактөбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.
ЙӨТКЕРГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач,1аш кашыгы күләмендә кабып куясың.
ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.
ВИРУСЛАРГАКАРШЫ чөгендерһәм лимон согы кушылмасы — иң яхшы чара.
ГИПЕРТОНИЯДӘН интегәчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.
БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.
КҮҢЕЛБОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы суэчәсең һәм сохари ашыйсың.

? КЫЗЫЛ МИЛӘШ
Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай ук миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. Моның өчен 400г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә. Ул бөердән ташларны чыгарырга да булыша. Табиблар исә диабет белән чирләгән авыруларга. Бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша.

? ЧӨГЕНДЕР (свекла обыкновенная)
Алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек. Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, халык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тармак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш аерчалы, гади чәчәк тирәлекле. Җимешләре — бер орлыклы чикләвекчекләр, өлгергәндә икешәр-алтышар булып үзара кушылалар һәм җимеш төркеме — йомгакчыклар хасил итәләр. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.
Кыргый хәлдә билгеле түгел. Безнең эрага кадәр күп гасырлар элек культуралаштырылган. Хәзерге вакытта төньяк ярымшар илләрендә зур мәйданнарда үстерәләр. Тамыразыкларын файдалану буенча, чөгендернең күпләгән сортлары өч төркемгә бүленә: шикәр чөгендере, аш чөгендере һәм терлек азыгы чөгендере. Безнең ил шикәр чөгендере игү буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора.
Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Тамырларын шикәрләр (аш чөгендерендә 8—12%, шикәрнекендә — 20% ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимон һ. б.), минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ. б.), буяу матдәләре, С, В,, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.
Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1—2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.
Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакытында ач карынга 100—150 г пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә. Эч артык нык катканда, чөгендер кайнатмасыннан клизма эшлиләр. Чөгендердә азыкның аксымнарын таркатуга һәм үзләштерүгә ярдәм итүче, хо — лин булдыруда катнашучы бетаин дигән органик матдә бар. Ә холин бавы^ күзәнәкләре эшчәнлеген арттыра һәм аның эшен яхшырта.
Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер согын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер согы эчәләр (көнгә 3—4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер согы белән борын эчен юалар. Ялкынсыну күренешләрен йомшарту өчен, чөгендер тамыры боткасын вакыт-вакыт (кибүенә карап) җәрәхәтләргә һәм шешләргә куялар.
Кулинариядә чөгендерне винегрет, борщ, гарнир, соус әзерләгәндә кулланалар, шулай ук киптерелгән, консервланган һәм маринадланган хәлдә файдаланалар. Кызыл чөгендернең пигмент матдәләре азык-төлекне зарарсыз буяу өчен хезмәт итә.



Добавить комментарий

WordPress: 23.41MB | MySQL:102 | 2,792sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика