Кызык та, кызганыч та
Сәләмәтлек

Кызык та, кызганыч та


* Америка галимнәре һәм табиплары билгеләвенчә, көндезге йокы йөрәк-кан тамырлары эшмәкәрлегенә уңай йогынты ясый. Бу вакытта атнасына өч тапкыр 20-30 минут черем итеп алган кешеләрдә инфаркт, инсульт хәвефе 40% ка кими. Бер вакытта көндезге кыска йокының кан басымына һәм барча организмга уңай йогынты ясавы ачыкланган.

* Помидор ашарга яратканнарда инсульт хәвефе ике тапкыр кими. Бу яшелчә составында көчле антиоксидант – ликопин – бар. Ул кан куеруыннан һәм тромб барлыкка килүдән саклый. Ликопин яшелчәләр генә түгел, томат пастасында, сутында, консерваланган помидорда да була. Әйе, помидорларны җылытканда, кайнатканда аның концентрациясе хәтта арта икән.

* Инсульт – дөньяда иң күп таралган авыруларның берсе. Ел саен аннан интегүче алты миллион авыру теркәлә. Миокард инфаркты белән чагыштырганда, инсульт белән өч тапкыр күбрәк авырыйлар. Хатын-кызның – 40, ир-атның 25 проценты бу чирдән соң якты дөнья белән хушлаша. Пациентларның күпчелеге тулысынча савыкмый.

* 300 мең чирлене тикшереп, галимнәр шундый нәтиҗә чыгара: депрессияга, ягъни күңел төшенкелегенә еш бирелгәннәрдә инсульт хәвефе оптимистларга караганда 45% ка ешрак күзәтелә. Гадәттә, бу кешеләр тәмәке тартуга, күп ашауга һәвәс, физик активлыктан баш тартучан. Алар күп нәрсәне авыр кичерә, шул сәбәпле баш мие тамырлары какшый.

* Тикшерүләр күрсәтүенчә, кеше төн уртасына кадәр эш белән булып, аннары сигез сәгать йокласа да, йөрәк-кан авыруларына дучар була. Төнлә тиешле вакыттан аз ял иткәннәр дә – хәвеф төркемендә.

* Мисыр мумияләрен компьютер томографиясе аша тикшергәч, аларда йөрәк авырулары еш таралганлыгы ачыкланган.

* Башка көн белән чагыштырганда, йөрәк өянәкләре күбрәк дүшәмбе иртән теркәлә. Табиплар бу вакытны «хәерсез» дип йөртә, чөнки бу вакытта организмда кортизол кебек стресс гормоннары дәрәҗәсе югарырак һәм кан куерак була. Ә инсульт очраклары күбрәк кыш күзәтелә икән.

* Миокард инфарктыннан мәрхүм булган хатын-кызның өчтән ике өлеше бер кайчан да күкрәк тирәсендә авырту тоймаган. Организмда җитештерелгән эстрогеннар дәрәҗәсе кимү сәбәпле, гүзәл зат менопауза вакытында йөрәк авыруларына тиз бирешә.

* Америкада ел саен 2300 донор йөрәге утыртыла. Пациентларның 25 проценты бу мөмкинлекне көтеп ала алмыйча якты дөнья белән хушлаша.

* Көлгән чакта кан тамырлары киңәя һәм көчәнеш кими – бу йөрәкне сакларга ярдәм итә. Ешрак көлегез.

* Элек инсульт картлар авыруы дип санала иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда ул «яшәрә»: 45 яшькә тиклемге кешеләрдә дә теркәлә. Мәсәлән, Америкада ел саен бәлиг булмаганнар арасында дүрт меңгә якын инсульт очрагы теркәлә.



Добавить комментарий

WordPress: 23.96MB | MySQL:96 | 1,494sec
Рейтинг@Mail.ru