Ладан ул табигый сагыз
Сәләмәтлек

Ладан ул табигый сагыз


Дәвалану өчен «ләбән» дип аталган ладан кулланыла. Ул Африкада Йемен, Сомалида үсә торган агачларның чәере. Икенче төрле ладан «куст» дип атала, аны диңгез, Индия ладаны дип тә йөртәләр. Бу төр ладан шулай ук, күп авыруларның нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора.

Хәбәр ителә, Умм Кайс бинт Михсан (рг) әйткән:

«Мин Пәйгамбәрнең «Сезгә Индия ладанын кулланырга кирәк, ул җиде төрле чирдән сихәтләндерә. Тамак авыртканда аны яндырып суларга, плеврит булганда аны суырырга кирәк»,- дип әйткәнен ишеттем».

Икенче бер хәдистә: «Сезнең өчен иң яхшы дәвалау чарасы — кан алдыру һәм диңгез ладаны» — диелгән.

Ладан тулысы белән суда да, спиртта да эреми. Ләкин су белән төнәтмә ясаганда, аның кайбер файдалы матдәләре суга чыга. Ул үсемлек майларында эрергә сәләтле.

Ладан составында хилинин һәм бензоат кислотасы бар. Бу матдәләр антисептиклардан санала. Алар бактерия, микроб, гөмбәчек, вирусларның үрчүен туктата. Шул сәбәпле, эпидемияләр вакытында янып торган ладан белән бүлмәне дизенфекцияләргә була һәм кешеләргә урамга чыкканда инфекцияне кисәтү өчен ладанны суырырга тәкъдим ителә.

Ладан эфир майларына бик бай, алар организмга психологик һәм физиологик яктан уңай тәэсир итәләр.

Ладанның исе күңелне тынычландыра, зиһенне, камил акылны саклауда ярдәм итә. Аны бала тудырганнан соң барлыкка килгән психозлар вакытында, йокысызлык белән җәфаланганда кабул итәргә тәкъдим итәләр.

Әгәр дә кичтән кечкенә генә бер кисәк ладанны 1 стакан суга салып, иртән ул суны эчсәң, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән хәтер яхшырыр.

Ладан табигый, йомшак рәвештә бик күп эчке әгъзаларның эшчәнлеген көйли, аларның кан белән тәэмин ителүен яхшырта. Ладан какырык чыгаручы, бәвелне куучы, ялкынсынуга каршы чара буларак та киң кулланыла.

Ладан бик күп биологик актив матдәләргә бай булу сәбәпле түбәндәге авыруларны дәвалау чарасы булып тора:

сулыш алу юлларының хроник авырулары;
йөрәк, кан тамыры авырулары;
неврастения, йокысызлык;
ашказаны, эчәк авырулары;
бөер, сидек юллары, җенес әгъзалары авырулары;
ангина, тамак төбе ялкынсынуы (ларингит);
күз авырулары;
— теш сызлау, кариес, авызның лайлалы катламы авырулары (гингивит, стоматит); бу вакытта ул бактерицид чара буларак та файдаланыла.

Ладан мае төрле эренле шешләрне, чуаннарны дәвалау чарасы булып тора.

Куллану ысуллары
Гадәттә ладан кисәген көненә 1-2 тапкыр сагыз кебек чәйнәргә, тешләр булмаганда суырырга тәкъдим ителә.

1 стакан суга 1 кисәк (2-3 грамм) ладан салына. Бер тәүлек үткәч, шул суны эчәргә тәкъдим ителә. Бу ысул нерв, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында файдалы.

Йөклелек токсикозы, «диңгез авыруы», транспортта барганда (күңел болгана, баш әйләнә) 1 грамм вак итеп төелгән ладан порошогын кабул итәргә, артыннан баллы су эчәргә.

Теш авыртканда — теш чокырына кечкенә генә йомшартылган ладанны куярга.

Грипп, тын юллары авырулары вакытында вак итеп төелгән ладанның исен иснәргә яисә яндырылган ладанның төтенен суларга.

Ладанның эфир мае да кулланыла. Мае порошогына караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Эфир мае массаж, ингляция ясау өчен, компресс кую, хуш исле «шәм»нәр ясау өчен, мунчада, саунада кулланыла. Ингаляция өчен 0,5 стакан кайнаган суга 4-5 тамчы эфир мае тамызыла. Эфир майлары белән дәваланганда чамасын белеп, фитотерапевт белән киңәшләшеп кулланырга кирәк.

(Харисова Галимә)

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.7MB | MySQL:98 | 2,381sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика