лимфа бизләре
Сәләмәтлек

Лимфа бизләрен чистарту


Тән тазалыгы — иң зур хазина булуын искә алып, сезнең өчен «Сәләмәтлек» дип аталган өр-яңа сәхифә чыгарабыз. Сез монда һәртөрле авырулар, аларны кисәтү юллары, дәвалану мөмкинлекләре турында укырсыз. Теш сызлаганда, яки ютәлләгәндә ниндирәк рецептлар файдалы булуын хәтергә төшерерсез. Гомумән, бу рубрика кызыклы хәбәрләрдән торыр һәм сәләмәтлегегезне саклап калырга булышыр дип ышанабыз. Тагы бер нәрсәне искәртү урынлы булыр. Әлеге язмалардагы рецептлар бары тик гомум мәгълумәт өчен генә. Аларны файдаланырга булсагыз, дәвалаучы белгеч белән киңәшләшергә онытмагыз. Һәрвакыт сау-сәләмәт булыгыз!
Лимфалар организмдагы барлык органнарның, барлык тукымаларның эшчәнлегенә бәйле икән. Организмнан токсиннар, шлаклар нәкъ шул лимфа бизләре хисабына чыгарыла да инде.

Кайберәүләр гөлҗимеш төнәтмәсенең кешедәге лимфа бизләрен чистартуын белмиләрдер әле.

Гөлҗимеш төнәтмәсе лимфаларны чистарту өчен бердәнбер чара булып саналмый. Мәсәлән, календула төнәтмәсе дә бик яхшы чистарткыч була ала. 10 г календулага 1 стакан кайнар су салып, 20 минут су мунчасында тотыгыз. Шуны суытып сөзегез дә яртышар стаканлап көнгә 3-4 тапкыр эчегез.

Лимфаларны шулай ук кара карлыган яфрагыннан, җимешеннән ясалган төнәтмәләр дә нәтиҗәле чистарта. әлеге төнәтмә шулай ук бөер һәм кан тамырлары тышчасын чистартырга ярдәм итә. Ул календула төнәтмәсе шикелле үк ясала. Аны да, яртышар стаканлап, көнгә 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.

Организмны лимфа системасы аша әлеге чистарту курсы ике атнага исәпләнгән. Моның өчен, беренче көннән башлап, 8-10 көн дәвамында, иртәнге ашка 30 минут кала, бер стакан кайнаган су белән активлаштырылган күмер эчәргә кирәк. Күмер токсин калдыкларын эшкәртергә ярдәм итә. Ә дәвалау курсы алдыннан ике атна дәвамындагы (майсыз, камырсыз, ысланган ризыксыз һәм итсез) диетага күчәргә кирәк.

«Сөембикә» журналыннан



Добавить комментарий

WordPress: 26.61MB | MySQL:124 | 4,014sec
Рейтинг@Mail.ru