Май-июнь башында нинди үләннәр җыярга кирәк?
Сәләмәтлек

Май-июнь башында нинди үләннәр җыярга кирәк?


Дару үләне дигәч тә аны теләсә кайчан һәм теләсә ничек җыярга ярамый икән. Үзенең тәртибе бар. Әгәр шуны санга сукмыйча, «бардым, күрдем, алдым» — дип кенә йөрсәң, ул дару үләне түгел, ә гап гади печән генә була икән. Аларның дәвалау үзенчәлекләре озак саклансын, шифасы көчле-куәтле булсын өчен бик күбесен май урталарында, июнь башында җыярга кирәк.

Май уртасы — июнь башында карлыган яфрагы, кычыткан, тузганак, бака яфрагы, урман җиләге һәм үги ана яфрагын, әрем, шомырт, чия, алмагач чәчәкләрен җыярга кирәк. Бу вакытта әлеге яфраклар микроэлементлар һәм кояш нурлары белән баетылган була.
Беренче кагыйдә: үләннәрне бары тик авылда яисә урман һәм болыннарда гына җыярга ярый. Шәһәр паркларында җыелган дару үләннәре зыян салырга мөмкин.
Үләннәрне караңгы, коры бүлмәдә киптерергә кирәк.

Тузганак

Тузганакның чәчәген ачылмаган вакытта җыйсагыз яхшырак. Әгәр ачылганнарын җыйсагыз, аларны киптерергә куйганда селкетмәскә тырышыгыз. Файдалы үләннәре коелып бетмәсен.

Шомырт, чия, алмагач чәчәкләре

Әлеге чәчәкләрне киптерү ансат түгел. Алар барысы да майда җыела. Аларны махсус киптергечләрдә киптерергә киңәш ителә. Ачык һавада алар ике тәүлектән артык киптерелергә тиеш түгел. Бу үләннәр микроэлементларга бай. Аларны ашказаны авыртканда, кан тамырларын чистарту өчен дә файдаланалар.

Әрем

Бу үләнне җәй дәвамында җыярга мөмкин. Бу үләннең исе көчле. Май аенда әле аның исе андый ук көчле булмый. Көчле исе аның эфир майларына бай булуын дәлилли. Аны җыюны җәй урталарына калдырып торырга да була. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны һ. б. авыруларны дәвалаганда да кулланыла.

Кычыткан

Кычыткан халык медицинасында, косметологиядә дә актив кулланыла. Бу үләнне безнең әби-бабайларыбыз электән үк кулланган. Кычыткан ашы пешерү өчен дә аны кышка әзерләп куярга була. Шулай ук аны чәй өчен дә, дару үләннәре өчен дә файдаланалар. Кычыткан К, Е, В витаминнарына бай.

Бака яфрагы

Бака яфрагын май аеннан августка кадәр төсләреннән яшелдән кызыл я сарыга үзгәрткәнче әзерләргә була. Төсен үзгәртсә, бу үләннең файдалы үзлекләре сакланмый.

Каен алкалары

Каенның бөреләрен март-апрель аенда ук җыялар. Ә менә аның алкаларын нәкъ май аенда җыю дөрес. Аны бөер, диабет, кан авыруларын дәвалау өчен, шулай ук ангина вакытында кулланалар.

Карлыган яфрагы

Карлыган яфрагын май аенда яфраклары яшь һәм чиста булганда җыю дөрес. Бу яфракны чәйгә дә салалар. Шулай ук аерым да төнәтәләр. Карлыган яфрагыннан чәй организмны авырулардан саклый. Әмма кан куе булган очракта аны сирәгрәк кулланырга киңәш ителә. Карлыган яфрагы канны тагын да куерту сәләтенә ия.

«Өмет» гәзите



Добавить комментарий

WordPress: 24.55MB | MySQL:115 | 1,757sec
Рейтинг@Mail.ru