Мәҗлесләрдә ничек исермәскә?
Сәләмәтлек

Мәҗлесләрдә ничек исермәскә?


Лаборатория Красоты и Здоровья

Иң гади юлы бер генә: эчмәскә кирәк. Ләкин бәйрәмнәрдә эчми дә булмый. Югыйсә, бу чирле икән дип сөенүләре бар. Ә бәйрәм ул дошман сөендерер өчен түгел, бәйрәм — үзең сөенер өчен. Икенче гади юлы — күп эчмәскә. Ләкин «күп» — чагыштырмача төшенчә. Күңел йомшак, хәмер каты. Аның күпмесе «күп», күпмесе «аз» икәнен тәгаен генә белеп булмый. Шуңа түбәндәге киңәшләрне ятлап алыгыз. Бер-ике рюмка керүгә онытылачак инде алар. Әмма иртән искә төшкәч, күңелегезгә җиңелрәк булып калыр.

Мәҗлескә барганчы ук, үзеңне әзерләргә кирәк. Әллә ни авыр түгел ул, бары тик күп һәм еш су эчәргә киңәш ителә. Ашап алу да комачауламый. Нихәтле туклыклы ашыйсыз – шулхәтле яхшырак. Әлеге ашау капкалап алу гына булмасын. «Ашка барсаң – ашап бар» дигәннәрен истә тотарга кирәк, белмичә генә әйтмәгәннәрдер.

Исерткеч эчемлек эчкәнче, кечкенә генә кисәк май, чи йомырка яки майлы сыр кабып кую да файдалы. Әгәр бу ризыкларны яратмыйсыз икән, солы боткасы ярдәмгә киләчәк.
Болар нәрсәгә кирәк соң? Әлеге продуктлар ашказаны стенасына ябышып, спиртның канга таралуын акрынайта.

Бер сәгать кала, берничә сәдәф күмер кабып куйсагыз була, моны табында утырганда 2-3 сәгать саен кабатларга кирәк.

Табын артына утыргач, иң әүвәл майлы ризык ашагыз. Һәрбер рюмкадан соң кабымлык кабу турында онытмагыз.

Тутырылган һәрбер рюмканы бушатып торырга димәгән, кайберсен эчмәскә тырышыгыз.

Табын артында утырганда үзегезне начар хис итсәгез, лимон согы эчәргә яки берничә кисәк лимон ашарга кирәк.

Күбрәк лимон, әфлисун, җиләк ашагыз – аларда исерүне тоткарлаучы В1 һәм В6 витаминнары бар.

Тәмәке тартудан тыелырга яки бик сирәк тартырга кирәк.

Күршеләр белән ярышмагыз! Күп аракы эчү буенча берәүгә дә чемпион исеме биргәннәре юк әле. Беренчелекне алсагыз да, иртәгесе көн турында уйлагыз – бик җиңел булмас ул.

Өстәлдә сыйфатлы эчемлекләр генә булырга тиеш, элиталы һәм кыйммәтле турында сүз бармый, ә сыналганнары турында. Таныш булмаган һәм шикле күренгән эчемлектән баш тартыгыз.

Бик исереп киткән кешене бераз айныту өчен кул астында берни дә булмаса, иң яхшы ысул – уч белән тиз һәм еш итеп аның колакларын ышку.

Соңгы киңәш – хуҗалар сезне бик кыстый, ә сезнең бөтенләй эчәсегез килми икән, бу очрак өчен алдан ук берәр сәбәбен уйлап табыгыз һәм ул ышандырырлык булсын.

Руфина Хәсәнова әзерләде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

------------
WordPress: 28.93MB | MySQL:99 | 2,462sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика