Мандарин — 5 сырхауга бер үзе!
Сәләмәтлек

Мандарин — 5 сырхауга бер үзе!


Мандаринда бик күп С витамины бар. Әлеге җимеш пектиннарга, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына да бай. Составында лимон кислотасы булу сәбәпле, мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы матдәләрне үзенә җыймый. Мандаринда лимон кислотасы күп, шуңа күрә анда беркайчан да нитратлар булмый.

Иң файдалы үзенчәлекләренең берсе – мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша. Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, өлешчә тән температурасын төшерергә булыша. Кабыгы ашкайнатуны яхшырта, ютәлне йомшарта.

Галимнәр мандаринны еш ашау йөрәк авыруларын кисәтә, кан тамырларындагы холестеринны киметә дигән нәтиҗәгә килгән. Витаминнарга бай бу җимеш аппетитны арттыра, күз күремен, матдәләр эшчәнлеген яхшырта.

Мандарин файдалырак булсын өчен, аны чистартканнан соң калган ак тышчасы белән бергә ашарга кушалар. Анда йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы матдәләр бар.

Мандарин – бик шәп антидепрессант. Аның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның тонусын күтәрә. Мандаринны бигрәк тә авырлы хатын-кызларга ашарга киңәш ителә. Чөнки йөклелекнең икенче триместрында организмда С витаминына кытлык сизелә башлый. Шулай да мандарин аллергия чыгарырга мөмкин. Әмма норманы саклаган очракта куркынычы юк. Мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә (1 мандарин кабыгы + 1 стакан кайнаган су) токсикозны киметә, күңел болгануны, косуны бетерә.

Җимешнең өлгергән булу-булмавын кабыгына карап чамаларга мөмкин. Сусыл, баллы мандарин тыгыз, шома булырга тиеш. Кабыгын учка салып кысканнан соң сок бүленеп чыга икән, димәк, өлгергән. Җитлеккән җимеш башкаларына караганда авыррак та була. Кабыгы яньчелгән, бәрелгән, йомшаган икән, андыен сатып алмагыз.

Эчәкләрендә йогышлы авырулар булганнарга, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә мандарин ашарга ярамый. Мандарин ашказанындагы әчелекне арттыра һәм эчәкләрнең лайлалы тышчасына тискәре йогынты ясый, бөерләргә дә зарар салырга мөмкин. Гепатит, нефрит һәм холецистит булганда, мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш ителә.

Мандарин составында шикәр күп, аны кирәгеннән артык ашау шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Иң көчле аллергеннарның берсе ул. Шуңа күрә баланың көненә күпме мандарин ашаганын контрольдә тотарга кирәк.

* * *

Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда
Кипкән мандарин кабыгын каһвә тарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй калагы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан ярдәм итә. Аны каһвәгә кушып эчәргә дә була.

Бронхиттан

2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су коегыз. Шуны сүлпән утта 5 минут тотыгыз да, уттан алып, бер сәгать төнәтегез. Моны ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Коры ютәлдән

2 аш кашыгы кипкән кабыкка 1 стакан аракы салып, караңгы урында бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узганнан соң, сөзеп, суга 20 тамчы тамызып, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр эчегез. Мандарин кабыгы составындагы эфир майлары нык файдалы.

Салкын тигәндә

Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар борынлы савытка салып, 10 минут шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада үтерә.

Аяк табаны гөмбәчегеннән

Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.

Хәлсезлек һәм йокысызлыктан

Мандарин кабыгын вак-вак бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул баш авыртуларыннан да коткара. Цитруслылар исе һәм эфир майлары арыганлыкны ала, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.68MB | MySQL:95 | 1,245sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика