балан
Сәләмәтлек

Балан — мең дә бер дәва


Лаборатория Красоты и Здоровья

Тән тазалыгы — иң зур хазина булуын искә алып, сезнең өчен «сәләмәтлек» дип исемләнгән өр-яңа сәхифә чыгарабыз. Сез монда төрле авырулар, аларны кисәтү юллары, дәвалану мөмкинлекләре хакында белерсез. Теш сызлаганда, яки ютәлләгәндә нинди рецептлар файдалы булуын хәтергә төшерерсез. Гомумән, бу чыгарылыш файдалы постлардан торыр һәм сәләмәтлегегезне саклап калырга булышыр дип өметләнәбез. Тагы шуны да искәртү кирәктер. Бу язмалардагы киңәшләр фәкать танышу өчен генә. Аларны гамәлгә кертергә булсагыз, дәвалаучы табип белән фикерләшергә онытмагыз. Сәләмәт булыгыз! Ә хәзер — балан турында…

* * *

Балан — иң файдалы җимешләрнең берсе. Аның составындагы С витамины лимонга караганда 1,5 тапкырга артыграк. Аңарда шулай ук тимер, селен, йод, каротин, фосфор бар.
****
Баланны йөрәк, кан тамырлары киңәйгәндә, гипертония, ашказан, бавыр, ут ћәм сидек куыгы чирләреннән яфаланганда кулланалар.

Тамак шешү, төчкерү, шешек, экзема кебек авырулардан дәваланганда баланның файдасы зур. Балан кайнатмасы тән температурасын төшерә, яралы урыннарны тиз төзәтергә ярдәм итә.

Йөрәк авыруыннан йончыганда ярты стакан баланга су коеп, 4-5 сәгатькә ябып куеп, суынгач төнәтмәне 3-4 тапкыр эчәргә кирәк. Балан агачының каерысы төнәтмәсен гинекологик авырулардан файдалану бик борынгыдан килә.

Балан суы, сипкел, сыткыларны бетерә. Тик 1:1 нисбәтендә җылы каймак кушарга ћәм биткә 10-15 минутка ягарга кирәк. Аннан соң җылымса су белән юып, җиңелчә массаж ясарга. Баланнан эшләнгән битлек җыерчыклардан, пигмент тапларыннан котлырга ярдәм итсен өчен, балан җимешләрен изеп, бер калак бал салырга.

Гипертониядән, атеросклероздан балан җимешеннән төнәтмә эчәргә киңәш ителә. Иң элек баланны изгәләгез һәм бер-ике аш кашыгы измәгә бер стакан кайнар су салып, дүрт сәгать төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр берәр стакан эчегез.

Йөрәк авыртудан балан кушып ясалган төнәтмә файдалы санала. Бертигез күләмдә балан, камыр агачы җимеше һәм мелисса, сукыр кычыткан яфракларын алып болгатыгыз. Аннары ике аш кашыгы шул үлән катнашмасын литр ярым кайнар суга салып, су мунчасында 20 минут тотыгыз һәм сөзегез. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Ларингиттан, төрле салкын тиюдән, бавыр авыртканнан балан җиләге кайнатмасы файдалы. Бер аш кашыгы баланга бер стакан кайнар су, бер аш кашыгы бал салып 10-15 минут кайнатыгыз.

Гастриттан (кислоталылык түбән булганда), дисбактериоздан, эчәкләр кысылганнан балан согы эчәргә киңәш ителә. Моның өчен 1 кг баланның согын сыгыгыз да, шуңа стакан ярым су салып, 10 минут кайнатыгыз һәм сөзегез, 200 г шикәр комы салып болгатыгыз. Катнашманы ач карынга чирек стакан эчегез. Эчәр алдыннан яртылаш су кушарга мөмкин.

Нервлар киеренкелегеннән, йокысызлыктан киптереп вакланган балан җимеше белән ромашка катнашмасыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. Төнәтмә өчен: өч аш кашыгы шул катнашмага ике стакан кайнар су салып, су мунчасында 20 минут җылытыгыз. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Иммунитетны һәм кан тамырларын чыныктыру өчен геморройдан, борыннан кан килүдән бертигез күләмдә алынган балан, гөлҗимеш, кара миләштән ясалган витаминлы чәй файдалы. өч аш кашыгы вак-ланган җиләк катнашмасына ярты литр кайнар су салып, термоста төн буе тотыгыз. ә иртәгесен, сөзеп, бер-ике аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. Шуны көнгә өч тапкыр, стаканның 2/3 өлеше күләмендә эчегез.

Эч катудан шикәр комы салып болгатылган ике-өч кашык чи балан ашарга кирәк.

Авыртулы һәм күләмле күремнән балан кайрысы төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Аның өчен: ике аш кашыгы вакланган балан кайрысына стакан ярым кайнар су салып, 30 минут кайнатыгыз. Шуны ике сәгать төнәтеп, сөзегез һәм көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчегез.

Искәрмә: баланны йөкле хатыннарга һәм тромбофлебит белән авыручы кешеләргә ашарга киңәш ителми.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

------------
WordPress: 28.82MB | MySQL:95 | 1,321sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика