Нәрсә ул метаболизм?
Сәләмәтлек

Нәрсә ул метаболизм?


«Метаболизм» сүзен без спорт, дөрес туклану темасына язылган материалларда еш очратабыз. Табиплар да, диетологлар да бер авыздан яхшы, тиз метаболизмның сәламәтлек өчен бик файдалы икәнлеген раслый. Бу терминның нинди процессларны күз уңында тотуын күпләр аңлап җитми.

Кеше организмында бөтен гомер дәвамында химик процесслар дәвам итә, алар бер секундка да туктамый. Мәсәлән, организмга кергән азык эшкәртелә, файдалы матдәләр бүленеп чыга. Бу сәламәтлек өчен кирәкле матдәләр кан белән бөтен организм буйлап тарала. Мускул җепсәләре корыла һәм таркала, күзәнәкләр яра. Организмнан артык элементлар, токсиннар чыгарыла. Бөтен бу процесларны метаболизм, ягъни, төгәлрәк итеп әйткәндә, матдәләр алмашынуы дип атыйлар.

Акырын метаболизм саулыкка ник начар тәэсир итә? Әгәр дә матдәләр алмашынуы сүлпәнәйсә, аның белән бергә мускул тукымаларының үсеше дә, күзәнәкләр яңаруы да акрыная. Димәк, организм файдалы матдәләрне аз микдарда ала. Тискәреләре, зарарлылары күбрәк тупланып, кешенең кәефенә начар йогынты ясый. Матдәләр алмашыну тизлеге нигездә генетика белән тыгыз бәйләнсә дә, аны бераз күтәрү үзебездән тора. Бу кагыйдәләрне үтәгәндә, сәламәтлек торышының яхшыруын, кәефегезнең күтәрелүен тоерсыз:

туклану режимын үзгәртегез, көненә аз порцияләр белән, ешрак (4-5 тапкыр) ашарга тырышыгыз;
спорт белән шөгыльләнү дә сезнең сәламәтлек файдасына, мускуллар үскән саен, матдәләр алмашынуы яхшыра;
күбрәк су эчергә тырышыгыз (чәй яки кофе исәпләнми);
йөрү һәм йөгерү күзәнәкләрне кислород белән баета;
көчле стрессларга юлыкмаска тырышыгыз – авыр кичерешләр, борчылу организмдагы табигый процесларны бозуга сәләтле.

Үзеңнең организмыңдагы матдәләр алмашыну барышын ничек дөрес билгеләргә? Аның һич кыенлыгы юк — метаболизмның акрын баруы хроник ару-алҗу тойгысы, тән тиресенең шәлперәю чәч һәм тырнакларның сынучанлыгы белән характерлана. Үзегезне начар тоясыгыз икән, димәк, метаболизм процесы лаеклы бармый дигән сүз, сәламәтлегегезне ныгыту өчен игътибар һәм хәстәрлекне арттыру мөһим.

Автор: С. ФӘТКУЛЛИНА, терапевт



Добавить комментарий

WordPress: 24.56MB | MySQL:118 | 2,762sec
Рейтинг@Mail.ru