Организм өчен зарарлы ризыклар
Сәләмәтлек

Организм өчен зарарлы ризыклар


Натрий глутаматы (621). Составында Е өстәмәсе булган ризыклар организмда бәйлелек барлыкка китерә. Бу — иң еш кулланылган азык өстәмәсе. Ул, организмда күп җыелса, өянәк кузгата.

Майлар. Майлылыгы 72 проценттан да ким булганнарын файдаланырга ярамый, чөнки ул чын май түгел.

Балык. Пластик савыттагы җиңелчә тозлы балык. Яхшы тозланган майда гына озак саклана.

Җир чикләвеге (арахис). Хәзерге вакытта күп кенә җитештерүчеләр аны генлы инженерия ярдәмендә үстерә һәм төрле бөҗәкләр зарарламасын өчен чәчәк гены кертә. Шуңа күрә җир чикләвеге һәр вакытта да яңа өзелгән кебек матур күренә.

Краб таякчыклары . Алар — краб эссенциясе катыштырылган гади соя. Ә сояның 95 проценты диярлек модификацияләнгән.

Тиз әзерләнә торган ярмалар һәм ярма кисәкләре. Аларның составында тәбигыйгә якын булган төрле тәмләткечләр һәм буягычлар урнаштырылган.

Баллы, газлы су. Бу эчемлекләр сусау тудыра. Анда күбесенчә шикәрне алыштыручы матдәләр кулланыла. Составында булган ортофосфор кислотасы кирәкле микроорганизмнарны үтерә. Ә консервант буларак файдаланылган бензоат натрий (Е211) ферментларны кысырыклый һәм матдәләр алмашынуын бозып, симерүгә китерә.

Колбасалар. Аларның составында, гадәттә, 40% ка кадәр яшерен майлар һәм тәм бирүче өстәмәләр була. Күп кенә казылык, сосиска, сарделькаларның 80 проценты трансгенлы соядан тора.

Тавык. Аның төрле матдәләр белән тутырылуын күпләр яхшы белә. Ә мондый итне ир-егетләргә ашарга ярамавын барсы да белеп бетерми. «Тутырылган» тавыкка ирлек өчен зарарлы гормоннар өстәлә.

Тәмләткечләр өстәлгән чәй. Мондый сәйләргә чамадан тыш буяу һәм кислота кушыла.

Майонез, кетчуп, соуслар. Майонезга канцерогенлы транс-майлар кушылган була, бу исә холестерин дәрәҗәсе артуына китерә. Бигрәк тә пластик савытлардагы майонез зарарлы, чөнки аңа кушылган аш серкәсе пластиктан алда әйтелгән канцероген бүленеп чыгуына китерә. Майонезда консервантлар да гадәттән тыш күп.

Бәрәңге чипсылары, сохарилар. Әзерләгән вакытта бик күп канцероген бүленеп чыгу сәбәпле, бу азыкларның яман шешкә китерүе мөмкин.

Пакеттагы сутлар. Аларны табигый дип атау мөмкин түгел. Русиядә мондый сутларны Кытай чималыннан эшлиләр. Кап эчендә 50 проценты химия булса, калган яртысы консерваланган җимеш-җиләктән һәм эремчек суыннан тора.

Матур кәгазьле кәнфитләр, каклар һәм чупа-чупс. Бик күп шикәрдән, химик өстәмәләрдән, буяулардан гыйбарәт.

Кипкән җимешләр. Диетологлар күкертле эретмәсендә һәм күкерт газы белән эшкәртелеп кипкән җимеш ашауны тыя. Хәзерге технологияләр буенча алма, груша, абрикослар нәкъ шушы юл белән эшкәртелә. Эшкәртелмәгән күрәгәләр куерак төстә була. Мондый җимешләрне сатып алганнан соң җылы суда берничә минут тотарга кирәк.

Шулпалы кубиклар, әзер ашлар. Аларның төп составы – тоз һәм глутамат (тәм көчәйткеч). Иң зур хәвеф — аларның көчле канцероген булуы.

Пакеттагы эремчекләр. Аларның составында кипкән сөт һәм үсемлек мае була. Күп очракта чын эремчек бөтенләй кушылмый.

Тиз әзерләнә торган тукмач. Әгәр дә мондый ризык ашасагыз, аның тәмләткечләрен салмаска тырышыгыз. Салмалар чын табигый оннан әзерләнсә дә, соус һәм тәмләткечләре натрий глутаматыннан гына тора.

Җитештерүче эре компанияләрнең азык-төлеген балаларга бирү дә куркыныч, чөнки күбесенең составында генетик яктан модификацияләнгән матдәләр бар. Мондый җитештерүчеләр арасында киң билгеле «Nestle», «Gerber», «Semper», «Ko-linska», «Friesland Nutrition» компанияләре да бар.
Каймак. Пластик савыттагы күп кенә «каймаклар» тик үсемлек майларыннан тора һәм «каймак продукты» дип йөртелә.

Добавить комментарий

------------
WordPress: 27.7MB | MySQL:98 | 2,417sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика