ревматизм
Сәләмәтлек

Ревматизм — мәкерле чир


Буыннар сызласа да, мускуллар авыртса да, умыртка баганасында ул-бу булса да, без ревматизм дип ыңгырашырга тотынабыз. Ревматизмдыр инде ул. Ләкин ревматик чирләрнең исәбе ике йөзгә якын икән, ә ревматизм шуларның берәве генә. Ул карт-корыда гына түгел, хәтта җиде яшьлек балаларда да булырга мөмкин һәм нибары тамак шешүеннән дә килеп чыгарга мөмкин икән. Шулай юктан гына башланса да аның ахры бик катлаулы булырга, хәтта йөрәк өянәгенә дә китерергә мөмкин. Шундый хәлләр. Чирнең вак-төяге булмый.

Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә аеруча зур зыян китерүче ювениль ревматоидлы артрит мәкерлелеге ягыннан өлкәннәрдә була торган ревматоидлы артрит-полиартриттан калышмый. Балада ул өч яшеннән башланырга мөмкин. Билгеләре нинди, дисезме? Әгәр дә балаңда буыннар ялкынсынуы аркасында авырту, шешү, су җыелу, буыннарның, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә, катып калуы күзәтелсә, ул аз хәрәкәтләнсә — шундук ревматологка күрсәтегез. Без моны гариплеккә бер адым, дип саныйбыз.
Яшүсмерләрдә полиартритның тагы да авыррак формалары күзәтелә. Люция исемле унөч яшьлек бер авыру кыз баланы хәтерлим: температурасы 39 градус, буыннары шешкән, нык сызлану сәбәпле, аякка да баса алмый, шундый хәлгә барып җиткән ки, хәтта кулларын авызы янына китереп, мөстәкыйль ашап-эчә алмый, чәчләрен әнисе тарап үрә. Анализлары да начар. Интенсив дәвалау үзенекен итте, нәтиҗәдә, Люциябез урта мәктәпне тәмамлады, медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен үзләштерде, гаилә корды, таза-сау балалар тапты. Чир артка чигенде. Ревматизмны дәвалап булмый, дип төшенкелеккә бирелүчеләргә гыйбрәтле мисал бу. Чирне вакытында тотып алсаң, чаң суксаң, ул, һичшиксез, бирешәчәк. өч яшеннән ювениль ревматоидлы полиартрит белән авыручы Таисия дә, мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортына керде. Тик ике айдан эмоциональ, физик киеренкелекләр чирнең кискенләшүенә китерде: ике бот буынын да ясалмага алыштырырга туры килде. Хәзер ул, читтән торып булса да, укуын дәвам иттерә.
Ревматолог буларак, шунысын искәртүне кирәк дип саныйм: ревматизмны бик еш гормональ препаратлар (преднизолон), цитостатиклар белән дәвалыйлар. Шуңа күрә аны бик белеп, бик уйлап, кирәкле дозада гына билгеләргә кирәк. Ревматология өлкәсендәге хәзерге интенсив дәвалау алымнары (пульс-терапия, программалаштырылган плазмоферез, әлеге дә баягы, гормональ препаратлар) күпчелек балаларга нормаль уку, эшләү һәм гаилә тормышы белән яшәү мөмкинлеге бирә.
Ревматик чир яңа туган балада да күзәтелә. Педиатрларның Европа ассоциациясе мәгълүматларына караганда, ревматик чир белән интегүче 600 хатын-кызның якынча унысының баласы зәгыйфьләнгән иммун системалы булып туа. Балага ул балалык урыны (плацента) аша пассив рәвештә күчә. Моннан тыш, төче авыруын да (волчанка) онытмыйк әле.
Боларны истә тотып, ревматик чир булган гаиләдә, бала табу-тапмау мәсьәләсе табиб-ревматолог белән килешенеп, уртага салып хәл ителә. Балага узу өчен кулай вакыт итеп чирнең кискен булмаган, «тыныч» чорын сайларга киңәш итәбез. Авыру хатын-кызга преднизолон тәкъдим итәбез. Ул аны бала тудырганчы да, тудыргач та кулланырга тиеш. Чөнки ул бу очракта бердәнбер алыштыргысыз препарат.
Ревматизмның ни дәрәҗәдә җитди чир булуын аңлагансыздыр инде. Шуңа да табиб-ревматологлар, тиз һәм дөрес диагноз куеп, авыруны әле башлангыч чорында ук дәвалау ягында.
«Сөембикә» журналыннан

Буыннарны дәвалау һәм тәрбияләү өчен препаратлар турында язмалар белән танышыгыз:

«Бу иң тәэсирле дару. Бүтән андый нәрсә юк»
Артропант — буыннар сызлавыннан дәва
Артрейд — артроз һәм остреохондроздан дәвалый



Добавить комментарий

WordPress: 24.57MB | MySQL:116 | 1,606sec
Рейтинг@Mail.ru