Сабын үләне
Сәләмәтлек

Сабын үләне


Лаборатория Красоты и Здоровья

Сәләмәтлек — байлыкның зурысы булганлыгын күздә тотып, укучыларыбыз өчен «Сәләмәтлек» дип аталган өр-яңа бүлек чыгара башлыйбыз. Бу сәхифәдә сез һәртөрле авырулар, алардан саклану чаралары, дәвалау алымнары турында укырсыз. Буыннар сызлаганда, яки салкын тигәндә ниндирәк чаралар отышлы икәнен исегезгә төшерерсез. Гомумән, бу кушымта кызыклы киңәшләрдән торыр һәм тән тазалыгын ныгытырга этәргеч булыр дип ышанабыз. Тагы бер нәрсәне искә төшерү урынлы булыр. Әлеге язмалардагы рецептлар бары тик гомум мәгълумәт өчен генә. Әгәр аларны файдаланырга уйласагыз, дәвалаучы белгеч белән киңәшләшергә онытмагыз. Һәрвакыт сау-сәләмәт булыгыз!

Cабын үләне — (мыльнянка лекарственная, красный мыльный корень) күпьеллык үләнчел үсемлек. Ул канәферчәләр семьялыгына керә. Тамыры тармаклы, анда нечкә генә төеннәр бар. Сабагы 30-70 см биеклегендә, чәчәкләре хуш исле, чәчәкләре ак та, аксыл-алсу да була. Чәчәге биш таҗлы, орлыгы күп. Ул июньнән башлап, сентябрь аенача чәчәк ата.

Кыргый үсемлек буларак, сабын чәчәге Кавказда, СССРның Европа өлешенең көньяк районнарында үсә. Гадәттә ул урман аланнарында, елга үзәннәрендә, сусаклагычларның комлы ярында үсә. Сабын үләнен безнең урманнарда да очратырга була.

Дәва өчен әлеге үсемлекнең тамыры кулланыла. Тамырдан ясалган төнәтмә какырткыч чара буларак файдаланыла. Халык медицинасында бу тамыр үт, бәвел кудыргыч һәм эч йомшарткыч сыйфатында да кулланыла. Тамыр саркындысын шулай ук ревматизм, төче авыруы, тимрәү булганда, шешек чыкканда кулланалар.

Тагын исегезгә төшерәбез, шифалы үсемлекләрне җыйганда бик сак эш итегез. Борынгы бабаларыбызның «берне өзсәң, меңне утырт», дигән борчылып әйтелгән сүзләрен исебездән чыгармыйк.

Сабын үләненең тамырын да саклык белән генә алырга, казыр алдыннан җиргә аның орлыгын чәчәргә киңәш ителә.

«Сөембикә» журналыннан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

------------
WordPress: 28.82MB | MySQL:95 | 1,300sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика