Сәламәтлек өчен җиде киңәш
Сәләмәтлек

Сәламәтлек өчен җиде киңәш


Лаборатория Красоты и Здоровья

Күбрәк укыгыз

Әммә гаджет экранына түгел, ә басма мәгълүмат чыганагына өстенлек бирегез: галимнәр билгеләвенчә, бу гамәл коммуникатив сәләтне якшырта һәм депрессиягә якын хәл-торыштан чыгырга ярдәм итә. Әммә социаль проблемалар һәм сәясәт яңалыклары яктыртылган басмаларга өстенлек бирергә ярамый, киресенчә, җылы, уңай текслар уку фарыз. Классик әдәбият, гүзәллек, зәвык турындагы журналлар – шушы исемлектә.

Җайлап ашагыз

Диетологлар фикеренчә, күпчелек очракта кешеләр күп ашаганнан гына түгел, ә начар чәйнәп, эре азык кисәкләрен йотканнан да симерә. Тиз ашаганнарның артык азык куллануы күптән фәсахәтле. Бының сере гади: организм үзен тукландырганнарын аңлап өлгерми, ә җитлегү турындагы сигнал соң килә.

Тынлыкта медитация үткәрегез

Медицина хезмәткәрләре күптән әйтә килә: медитация йога һәм көнчыгыш фәлсәфәсенә табынучылар өчен генә түгел, ә офиста эшләгәннәргә дә файдалы. Көн саен үтә торган 30 минутлык сеанс стресс кичерү ихтималлыгын киметә, кешенең психологик һәм физик саулыгына уңай тәэсир итә.

Тимерне исегездә тотыгыз

Организмның эшчәнлеген нормада тоту өчен тимернең әһәмияте мөһим икәнлеген бер вакытта да исегездән чыгармагыз. Арыганлык тойгысы, аппетитсыз калу, игътибар туплый алмау – организмында тимер дефициты кичергән кеше шушы һәм башка бик күп кире күренешләргә юлыга. Мәсәлән, артык авырлыкны гына алыйк. Тимер организмдагы матдәләр алмашынуын рәтли, үпкәдәге кислородны күзәнәкләргә җиткерергә ярдәм итә – ул җитешмәсә, организм симерү процесына тизрәк бирешә.

Телефоныгызны сүндерегез

Әлбәттә, бу киңәш күптән билгеле, әммә барыбер төп кагыйдәләрдән булып кала. Смартфоннарны озак вакыт даими куллану күз басымын күтәрә, күз мускуллары тартышуына китерә, стресска дучар итә, шулай ук, башны һаман аска ияргә тура килгәнгә, муен һәм оча авыртуына дучар итә.

21 минут хәрәкәттә

Белгечләр билгеләвенчә, 18 — 34 яшьлек кешеләргә, саулыгын тиешле кимәлдә тотыр өчен, анасына кимендә 150 минут вакытын аэробик күнекмәләргә (организмны кислород белән тулыландырган уртача кискен хәрәкәтләр: конькида йөрү, тауга менү, йөгерү, баскычтан күтәрелү, йөзү һәм башка охшаш шөгылләр) багышларга тиеш. Әгәр дә вакытны бер юлы спорт белән шөгелләнүгә багышлый алмыйсыгыз икән, аны көндәлек өлешләргә бүлегез. Мәсәлән, көненә 21 минут җәяүле йөрү – һәр кемнең хәленнән килгән гамәл.

Өйдә утырмагыз

Мөмкинлек булса, күбрәк вакытны урамда үткәрегез. Кешегә Д витамины бик кирәк, ә ул тик саф һава сулаганда гына организмга эләгә. Әгәр дә сез кала урамнарын түгел, ә паркны, урманны, яланны урыйсыз икән, моның әһәмияте тагын да югарырак: ми эшмәкәрлеге якшыра, стресс кул белән сыпырып алгандай юкка чыгачак.

Автор: Г. Балтабаева



Добавить комментарий

WordPress: 23.3MB | MySQL:100 | 1,443sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика