Салкын тиюдән иң шәп 5 дәва
Сәләмәтлек

Салкын тиюдән иң шәп 5 дәва


Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк…

Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 5 ысул тәкъдим итәбез.

1. Күбрәк су эчегез

Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны куа, сусаудан коткара. Су, төрле җимеш соклары, морс, чәй, төнәтмәләр эчү дә файда бирәчәк. Чәй яратсагыз янына бал яки имбирь өстәсәгез дә була.

2. Витамин С

Әлеге витамин кеше сәламәтлегенә әйбәт йогынты ясый: организмның саклану көчләрен ныгыта. Гөлҗимеш, облепиха, болгар борычы, кара карлыган, киви, чили борычы, брюссель кәбестәсе, брокколь, әфлисун, лимон, шпинат — менә С витаминлы ризыклар.

3. Табигый антибиотиклар

Суган һәм сарымсакны күз уңында тотабыз. Теләсә кайсы дарулардан да әлеге ике яшелчә көчлерәк. Алар сезгә тиз арада аякка басарга ярдәм итәр.

Гади мисал: сарымсакта 150 файдалы матдә бар. Суган да аңардан калышмый, ул барлык вирусларны юк итәчәк.

4. Тавык ашы

Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Кайнар аш организмга көч бирәчәк.

5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр

Моны авырганда гына түгел, көндәлек гадәткә кертсәгез дә була. Көненә 2-3 җимеш, чикләвекләр ашагыз. Ә менә шикәр комы ашаудан тыелыгыз. Артык күләмдәге глюкоза бактерияләр артывына китерә.

Өстәмә мәгълумәт

Кышын организм «арый», аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле даруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә аптека даруларына альтернатива тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. Баночкалардагы витаминнарга карый күбрәк булышыр дип ышанып калабыз.

Рецепт №1

Кирәкле ингредиентлар:
1/2 стакан йөзем;
1 стакан әстерхан чикләвеге;
0,5 стакан миндаль (кедр чикләвеге);
2 лимон тышы;
150 г бал;
0,5 стакан күрәгә;
0,5 стакан кара җимеш.

Йөзем, чикләвекләрне, лимон тышын иттарткыч аша чыгарабыз. Калган кипкән җимешләрне кушабыз. Караңгы урынга куеп 1-2 көнгә калдырыгыз. Аннан суыткычта саклагыз. Олыларга көненә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, 3 яшьтән олырак балаларга көненә 2 тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә кирәк. Курс: 10 көн.

Рецепт №2

Ингредиентлар:
200 г күрәгә;
200 г кара җимеш;
200 г әстерхан чикләвеге;
200 г инжир;
200 г йөзем;
200 г бал;
1 лимон;
50 мл коньяк.

Лимон һәм кипкән җимешләрне иттарткыч аша үткәрәбез. Бал һәм коньякны аерым савытта болгатабыз. Аннары бөтенесен бергә кушабыз. Әзер! Суыткычта саклыйбыз, 10 көн дәвамында ашар алдыннан 1 аш кашыгы эчәбез.

Әлеге рецептлар иммунитетны ныгытырга ярдәм итәр, салкын тиюләрдән саклап калыр.



Добавить комментарий

WordPress: 26.62MB | MySQL:124 | 5,704sec
Рейтинг@Mail.ru