Шикәр чире яшәрә
Сәләмәтлек

Шикәр чире яшәрә


Дөньяда саулыкка зур зыян китергән, төзәтә алмаслык функциональ һәм органик үзгәрешләргә юлыктырган каты чирләр бар. Шуларның берсе – диабет, ягъни шикәр чире. Диабетка каршы көрәш көне һәр ел саен 14 ноябрьдә билгеләнә.

Эндокринологлар, терапевтлар, тикшеренүчеләр, пациентлар, җәмәгатьчелек хәрәкәте әгъзалары, студентлар чиргә каршы көрәш акцияләрендә теләп катнаша. Бу истәлекле көннең тарихына да кагылып үтик. Беренче тапкыр ул 1991 елда халыкара диабет федерациясе һәм бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан үткәрелә. Дата символик әһәмияткә ия, күп гомерләрне саклап калган инсулин гормонын ачкан физиолог, Нобель премиясе лауреаты Фредерик Бантинг хөрмәтенә багышланган ул. Кызганычка каршы, дөньяда шикәр чиренә юлыгучылар саны елдан-ел арта. Русиядә рәсми рәвештә 4 миллион 498 мең 955 авыру теркәлгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре күзаллауларына караганда, 2030 елга диабет белән чирлеләр саны ике тапкыр артуы мөмкин.

Республика балалар клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге җитәкчесе Наталья Криницкая шикәр чиренең сәбәпләре, нәтиҗәләре һәм аны булдырмау ысуллары турында сөйли.

ГМ белешмәсе

Шикәр чире хроник авырулар рәтендә йөри. Гади итеп аңлатканда, ул – канда глюкоза, ягъни шикәрнең артуы. Ашказаны асты бизе инсулин гормоннарын эшләп чыгара. Төрле баллы һәм углеводлы ризыклар ашаганда, инсулин аларны энергиягә әйләндерә. Әлеге гормон җитмәгәндә кеше хәлсезлек сизә, бу – шикәр чиренең беренче төп билгесе.

Башта организм үзенчә әлеге чир белән «көрәшә» – артык шикәрне кан, бәвелгә чыгара. Ләкин вакытында инсулин барлыкка килмәсә, чир куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Бу авыру бер ай эчендә кешене аяктан егарга мөмкин.

Шикәр чирен ике төргә бүлеп карыйлар. Беренчесе, гадәттә, яшьләрдә була һәм инсулинга бәйле шикәр чире, дип атала. Ашказаны асты бизенең инсулинны бөтенләй эшләп чыгармавыннан барлыкка килә. Икенче төр, еш кына, 40 яшьтән узган һәм симерүдән интеккән кешеләрдә очрый. Бу очракта инсулин организмга җитәрлек күләмдә эшләп чыгарылмый. Авыруның бу төре берничә ел дәвамында үсеш ала.

Хөкем карары түгел

Ни кызганыч, шикәр чирлеләр елдан-ел арта. Хәтерлим, моннан кырык еллар элек (әле мин эшли генә башлаган чорда) елына ике-өч, күп дигәндә, дүрт-биш балада әлеге авыру ачыклана иде. Акрынлап бу сан артуга бара. Мисал өчен 2011 елда 120 балада шикәр чире табылды. Хәзер ел саен шул тирә яңа авырулар ачыклана. Гадәттә, балалар, үсмерләр, башта үзләре яшәгән урында анализ тапшыра, канда шикәр артык булган очракта, безгә юллама белән киләләр.

Беренче карашка куркыныч тоелса да, шикәр чире – хөкем карары түгел! Безнең балалар моның шулай икәнен күптән раслады. Ул баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясамый. Киресенчә, чир балаларны җаваплы, дисциплиналы булырга өйрәтә. (Көненә дүрт-биш тапкырга кадәр инсулин кадап торырга кирәк бит.) Авыруларыбыз арасында «5ле» билгеләренә генә укучыларыбыз күп, кечкенәдән чирләп, хәзер олы тормышка аяк баскан икешәр югары белемле ир-атлар, хатын-кызлар да шактый.

Шикәр чирле балаларыбыз үсеп, гаилә корып, үзләре әти, әни булды. Нәселдәнлек буенча аларның балалары да шикәр чирле булырга мөмкин, тик бүгенге көндә сабыйларның күбесе сау-сәламәт. Ул балалар гел күзәтү астында, әти-әниләре туклану режимына да игътибарлы. Шикәр чире теләсә кайчан барлыкка килергә мөмкин. Сау-сәламәт ата-анадан туган сабыйлар да искәрмә түгел.

Фаст-фуд гаепле

Шикәр чирен кырык еллап өйрәнәм, күп очракта ул нәселдән килә. Мисал өчен, утыз ел элек ана кеше ун яшьлек кызын алып килде, шикәр чире диагнозы расланды. Унсигез яше тулганчы бездә дәваланды бала. Әле менә ике ел элек кенә шул кызның әнисе шикәр чире белән авырый башлаган. Күрәсең, ана кешедә дә чирнең башы булган, тик азып кына китмәгән.

Чир барлыкка килүнең тагын бер сәбәбе – йогышлы авырулар: җил чәчәге, кызамык, колак арты бизе шешү һ. б. Иммунитет түбән булган очракта, бала авырый башларга мөмкин.

Дөрес тукланмау – шулай ук төп сәбәпләрнең берсе. Ата-аналар бүген балаларына баллы ризыклар, фаст-фуд ашата. Статистика күрсәткәнчә, бүген бер россияле тәүлегенә 100 грамм шикәр ашый, бу бит атнасына 700 грамм дигән сүз (АКШта бу сан 190 грамм). Ә XX гасырның беренче яртысында елына 160 грамм ашаганнар!

Шикәр чиренең икенче тибы (ешрак өлкән кешеләрдә була) ашказаны асты бизенең дөрес эшләмәве аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

«5 яшьтән укол кадый беләләр»

Элек шикәр чире өйрәнелмәгән иде, бәлки шуңа да авыру турында аз сөйләгәннәрдер. Күпләр эч авыртуга, хәл юклыкка зарланып йөргәннәр дә үлеп киткәннәр. Бүген исә бу өлкәдә фән шактый алга китте: инсулин барлыгын беләбез, вак энәле махсус укол уйлап таптылар. Ананың, баласына инсулин кадар өчен, 45 минут шприц кайнаткан вакытларын бик яхшы хәтерлим. Хәзерге уколларның энәсе 1 миллиметр гына, кайнатасы да юк, бик җайлы ул. Балаларны биш яшьтән аның белән үзләренә укол ясарга өйрәтәбез.

Дөнья галимнәре әле дә шикәр чирен тирәнтен өйрәнү белән мәшгуль. Инсулиннан кала башка дәвалау ысуллары юк. Шикәр чирен юкка чыгаруның юлларын тапкан, дәлилләгән кешегә хәтта Нобель премиясе вәгъдә ителгән.

Без республика буенча күзәтү ясадык: шикәр чире белән авыручы балалар күбрәк Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә. Болар барысы да завод-фабрикалар күп булган, сәнәгать алга киткән төбәкләр. Димәк, чирнең тагын бер сәбәбе начар экология белән бәйле булырга да мөмкин.

шикәр нормасы:

ач карынга –3,5-5,5 ммоль/л;

ашаганнан соң – 8,8 ммоль/л кадәр;

көмәнле хатын-кызларның

(ач карынга) –3,3-6,6 ммоль/л.

Авыруның билгеләре:

хәлсезлек;

авыз кибү;

күп күләмдә бәвел бүленеп чыгу (никадәр эчелсә, шуның кадәр);

кисәк кенә симерү яки ябыгу;

тиз ару;

еш эчәсе килү;

тәннең кычытуы;

бармак очлары ою яки чәнчеп алу.

Ничек тукланырга?

Аз-азлап тәүлегенә 5-6 тапкыр ашарга.

Ашау сәгате көн саен бер вакытта булсын.

Җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай ризыкларны бик аз күләмдә кулланырга (шикәр, бал, сок, джем, повидло).

Балаларның, үсмерләрнең ашаган ризыклары 50 процент углеводтан, 20 процент аксымнан, 30 процент майдан торырга тиеш. (Майларның 30 проценты терлекнеке, калганы башка май – көнбагыш, зәйтүн, кукуруз мае булса яхшы.)

Рационда җитәрлек күләмдә яшелчә булсын.

Ризыкның калориялелеге баланың яшенә карап билгеләнсен.



Добавить комментарий

WordPress: 24.58MB | MySQL:114 | 1,836sec
Рейтинг@Mail.ru