Сөялдән котылып буламы?
Сәләмәтлек

Сөялдән котылып буламы?


Сау-сәләмәт булу — зур нәрсә икәнлеген чамалап, сайт укучылары өчен «Сәләмәтлек» дип аталган яңа рубрика ачып җибәрәбез. Сез бу сәхифәдә һәртөрле авырулар, аларга каршы тору юллары, дәвалану мөмкинлекләре турында укырсыз. Бил кузгалганда, яки грип эләккәндә ниндирәк рецептлар кулланылуын хәтерегезгә төшерерсез. Гомумән, бу сәхифә кызыклы язмалардан торыр һәм сезнең сәләмәтлекне какшатмаска ярдәмгә килер дип ышанабыз. Тагы бер нәрсәне искәртү урынлы булыр. Әлеге язмалардагы рецептлар бары тик гомум мәгълумәт өчен генә. Аларны файдаланырга җыенсагыз, дәвалаучы белгеч белән киңәшләшергә онытмагыз. Һәрвакыт сау-сәләмәт булыгыз!


Үкчәдә, аяк табанында, терсәктә һәм уч төбендә тиренең Мөгезсыман булып калынаюын, ягъни сөял чыгуны — косметик җитешсезлек дип атыйлар. Сөялдән дәвалау өчен дарулар юк дәрәҗәсендә, шунлыктан халык арасында дару үләннәре киң кулланыла. Тиренең зарарланган өлешен 20 минут чамасы кайнар сабын күбегендә тотарга киңәш итәбез. Йомшарган мөгезсыман катлам сак кына кубарыла, тирегә, кибә төшкәч, атланмай яки крем сөртелә. Бу ысул ярдәм итмәгән очракта, түбәндәге үләннәрнең берәрсе белән дәвалану дәвам ителә.

ЧОРМАВЫК (ПЛЮЩ). 1-2 аш кашыгы өзеп кенә алынган яки 7-10 аш кашыгы киптерелгән үлән ярты литр суда 10 минут кайнатыла. Суын сөзгәннән соң, кайнар яфраклар кытыршы урынга ягыла, 20-30 минут үткәч юып алына, тиренең йомшарган өлешеп кисеп алырга кирәк һәм ул урынга зәйтүн, көнбагыш майлары яки атланмай сөртәләр.

ТУЗГАНАК, һәр көн саен бу үләннән сыгып алынган су белән ышкыган очракта сөял бетәргә мөмкин.

КАНЛЫ ҮЛӘН (ЧИСТОТЕЛ). Бу үлән халык медицинасында сөялне, бетчәне һәм төрле тапларны бетерүче буларак кулланыла.

БАШЛЫ СУГАН. Пешкән кайнар суган яки яшел кыяктан төеп ясалган боткасыман измә сөялгә ягыла һәм сәламәт тире зарарланмасын өчен бәйләп куела. Берничә сәгатьтән соң аякны кайнар суга тыгып, мөгезсыман тире катламын сак кына кискәләп алырга киңәш ителә. Бу процедура савыгып беткәнче көнгә икешәр мәртәбә ясала.

САРЫМСАК. Сарымсак вакланып, бергә-бер исәбеннән дуңгызның эч мае белән яхшылап болгатыла. Сөялгә көн дә шул измә сөртелә.

ПОМИДОР. Сөялле урынга помидор яисә томат-пюре сөртәләр. Помидор шулай ук аяк бармаклары арасындагы гөмбә авыруын да дәвалый.

ГРЕЙПФРУТ. Терсәк, тез һәм уч төбендәге сөялләрне грейпфрут кабыгы белән ышкырга һәм кабыкны лейкопластырь белән ябыштырып куярга. мөмкин. Егерме минуттан йомшарган тире күбек таш (пемза) белән алына. Җылы еу белән югач, зәйтүн, көнбагыш майлары яки атланмай сөртегез.

«Сөембикә» журналыннан



Добавить комментарий

WordPress: 26.61MB | MySQL:124 | 1,673sec
Рейтинг@Mail.ru