Талпан кадалса нишләргә?
Сәләмәтлек

Талпан кадалса нишләргә?


Талпаннар күпчелек очракта урман сукмакларында туплана, чөнки аларны хайваннарның һәм кешеләрнең исе ылыктыра. Сез талпан тешләвен сизмәскә дә мөмкинсез. Ләкин тиздән тешләгән урын шешеп чыга. Гадәттә, тешләүдән авыру башланганга кадәр 7-14 көн үтә.

Аның билгеләре: кинәт кенә тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтәрелүе, баш, тән авыртуы, хәлсезлек, күңел болгану, йөз һәм күзнең кызаруы. Авыруның 3-5-се көненә нервы системасының җиңелү билгеләре беленә башлый – укшу, саташу, селкенү кыенлыгы һ. б.

Талпан энцефалитының эземтәләре күп төрле: тулысынча төзәлүдән алып инвалидлыкка, хәтта үлемгә кадәр. Кайбер очракта талпан кадалган урын кызарып тора, аннары зураеп, зәңгәр төскә керә. Бу – талпан боррелиозы белән агулануны аңлата. Кеше грипп белән чирләгәндәге кебек хәлсезлек тоя, радикулит белән яки эре буыннарның җилсенүе күзәтелә. Бу билгеләрне күрсәгез, кичекмәстән табипка мөрәҗәгать итегез.

Ничек сакланырга?

Талпан энцефалиты яки боррелиоз белән чирләмәвең иң ышанычлы юлы – талпаннан тешләнмәү чарасын күрү. Моның өчен урманга барганда калын, шома тукымадан тегелгән ачык төстәге күлмәк, эченнән кигән озын җиңле күлмәкнең якалары муенга сылашып торырга, күлмәк чалбарга кыстырылган булырга, чалбар итеккә яки ботинкага кыстырылган, носкилар тыгыз резинкалы булырга тиеш, башны һәм муенны яулык яки кепка белән капларга кирәк. Талпаннарны куркыту өчен тәннең ачык өлешләренә репеллентлар сөртергә мөмкин. Моннан тыш, һәр сәгать саен үзегезне һәм юлдашларыгызны йөз-башын карап-күзәтеп торыгыз.

Талпан кадалса нәрсә эшләргә?

Талпанны никадәр тизрәк алсагыз, шул кадәр организмга агу аз эләгәчәк. Иң яхшысы аны дәваханәдә алдыру, әлбәттә.
Әгәр үзаллы алырга теләсәгез, пинцет яки пакъ марля уралган бармаклар белән талпанның томшыгына якынрак эләктереп, пинцетны тәнгә перпендикуляр хәлдә тотып, кабаланмый гына талпанны үз күчәре буйлап әйләндереп тартып алыгыз. Шулай ук нык эләктереп, кискен хәрәкәтләр ясамый гына югарыга тартырга кирәк. Талпанны алганда бик сак кыланырга тырышыгыз, чөнки ул сытылса, эчендәге агуы яра аша организмга эләгәчәк.

Әгәр талпанның башы тәндә кала икән, шул урынга спирт яки йод сөртегез һәм стерильле энә белән алыгыз. Талпанны алган кешегә, саф вак яралар аша инфекция организмга үтеп имәсен өчен, кулларын сабынлап йыуырга кирәк.

Талпанның энцефалит яки боррелиоз белән зарарланган икәнен билгеләү өчен, аны тере килеш чиста савытта 2 тәүлек эчендә микробиологик лабораторияга тапшырырга кирәк. Тикшергәч, тешләнгән кеше прививка эшләтмәгән булса, талпан кадалганнан соң 96 сәгать сузымында энцефалитка дошман иммуноглобулины индерелә.

Бу мәкерле, күпчелек очракта үтергеч чирдән котылуның профилактик юлы булып вакцинация тора. Аны җитештерү схемасын белгеч билгели.



Добавить комментарий

WordPress: 28.9MB | MySQL:126 | 3,302sec
Рейтинг@Mail.ru