Вируслы гепатит
Сәләмәтлек

Вируслы гепатит


Лаборатория Красоты и Здоровья

Елның-елы бар дөнья буенча йөзләрчә миллион кеше вируслы гепатит чиренә дучар булып, якынча 1,5 миллионының гомере өзелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән мәглүмәтләрдән күренүенчә, барлыгы 2 миллиард чамасы, ягъни дөньядагы һәр өченче кеше вируслы гепатит йоктырган. Һәр 12-чесендә В яки С гепатиты вирусы. Бөтен дөнья буенча алганда үлем сәбәпләренең һәр сигезенче очрагы шушы гепатитка бәйле.

Бу чирнең киң таралуы аның аерым билгеләре булмауга һәм яшерен үтүенә кайтып кала. Вакытында дәваланмаган очракта хроник гепатит вирусы бавыр циррозына яки яман шешкә әйләнергә мөмкин. Шул ук вакытта вирус йоктыручыларның күбесе дәвалану түгел, үзенең җитди авыруы турында да белмичә, башкалар өчен авыру чыганагы булып кала.
Менә шушы яман һәм астыртын чирне искәртү максатында бөтендөнья гепатитка каршы көрәш альянсы 28 июлне Бөтен дөнья гепатитка каршы көрәш көне дип игълан итә. Бу көнне һәр тарафта халык арасында аңлату эшләре оештырылып, вируслы гепатитның төрләре, аны искәртү чаралары турында төшендерәләр.

Вируслы гепатитны искәртү чаралары

Вируслы А гепатиты — бавыр структурасына җитди һәм авыр үзгәрешләр китерүче йогышлы авыру. Күп очракта аны сары авыруы дип тә йөртәләр. Авыру чыганагы — авыру кеше, башкаларга ул авыручыларның пычрак кулы һәм аның кулы тигән матдә, шулай ук җиләк-җимеш, яшелчәләр, башка азык аша йогарга мөмкин. Организмга эләккән вирус 2 атнадан 6-7 айга кадәр үзе турында бер ни дә «белгертми». Аппетит кимү, еш күңел болганып, косу, ашаганнан соң эчнең өске өлеше, уң кабырга асты авырту чирнең төп билгеләре булып тора. Аның кизү рәвешендә булуы да мөмкин: тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек, йотканда тамак авыртуы, тән кычыту күзәтелә. Бәвел караеп, күзләр һәм тире саргаеп тора икән, кичекмәстән табипка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында дәваланганда А гепатитыннан тулысынча савыгырга була.

А гепатитыннан саклану өчен беренче чиратта профилактик прививкалардан баш тартмаска кирәк. Шулай ук шәхси гигиена кагыйдәләрен булдыру мөһим: ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны сабын белән җентекле йыуырга, яшелчә, җиләк-җимешләрне ашар алдыннан йуып, кайнар су белән пешекләргә, елга-күлләрдән алынган суны кайнатып кына эчергә. Саклануга карамастан вирус йоктырган очракта мәҗбүри дәваханадә дәваланырга.

В гепатитының нәтиҗәсе җитдиерәк, ул бавырны эшлектән чыгара. В вирусы да башкаларга хроник чирлеләр аша йога. Бу вирус чирленең канында булып, дәваланып, савыккан очракта да аның авыру чыганагы булып калуы мөмкин. Инкубация чоры — 50-180 көн.

Вирус сәламәт кешенең организмына өч юл белән эләгергә мөмкин: кан җибәргән яки укол кадаганда, терапия, хирургия, стоматология, акушер-гинекология практикасы вакытында зарарланган кан һәм кан препаратлары (плазма, эритроцитар масса, лимфа һәм башкалар), шулай ук медицина инструментлары аша, лайлалы тирәдә җәрәхәтләр булып авыручыларның кырынгычын, теш щеткасын файдаланганда, вирус йөртүче белән җенси бәйләнешкә кергәндә. Чирнең вирус йөртүче анадан яралгыга күчүе дә мөмкин.

Тамак кибү, күңел болгану, косу, үзәк көю, эч тирәсе, уң кабырга асты авырту, буыннар сызлау чирнең төп клиник билгеләре булып тора. 2-3 атнадан вирус йоктыручының бәвеле караеп, олы яравы төссезләнә, хәлсезлек күзәтелә, баш авыртулар ешая. Вируслы гепатитның кискен формасы белән чирләүчеләр һәм хроник чирлеләр йогышлы авырулар дәваханасында дәваланырга тиеш.
Бу яман чирдән саклану максатында балалар һәм 55 яшькә тиклемге өлкәннәр мәҗбүри өч тапкыр вакцинация үтәргә тиеш.
Чирне дәвалауга караганда аны искәртү күпкә җиңелерәк, дигән хәкыйкатне истә тотып, саклану чараларын күрү, шәхси гигиена кагыйдәләрен булдыру һәр кемне күңелсезлекләрдән аралар.

В. Абдрахманова,
Роспотребнадзорның эпидемиологик күзәтү бүлеге баш белгеч-эксперты.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

------------
WordPress: 28.85MB | MySQL:96 | 1,307sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика