Халык медицинасыннан
Сәләмәтлек

Халык медицинасыннан


Сау-сәләмәт булу — зур нәрсә икәнлеген чамалап, сайт укучылары өчен «Сәләмәтлек» дип аталган яңа рубрика ачып җибәрәбез. Сез бу сәхифәдә һәртөрле авырулар, аларга каршы тору юллары, дәвалану мөмкинлекләре турында укырсыз. Бил кузгалганда, яки грип эләккәндә ниндирәк рецептлар кулланылуын хәтерегезгә төшерерсез. Гомумән, бу чыгарылыш кызыклы постлардан торыр һәм сезнең сәләмәтлекне какшатмаска ярдәмгә килер дип ышанабыз. Тагы бер нәрсәне искәртү урынлы булыр. Әлеге язмалардагы рецептлар бары тик гомум мәгълумәт өчен генә. Аларны файдаланырга җыенсагыз, дәвалаучы белгеч белән киңәшләшергә онытмагыз. Һәрвакыт сау-сәләмәт булыгыз! Ә әлегә… Сезнең сорауларга җаваплар.

«Аяк-кулдагы артрит һәм подаграны дәвалый торган берәр чара тәкъдим итмәссезме?
И. Алсу».

100-200 г солы саламына 5 литр кайнар су коеп, 30 минут кайнатыгыз. Шуны 36-37 градуска кадәр суыткач, аяк-кулларны тыгып, 20-30 минут тотыгыз. Дәвалау процедурасын көн аралаш 5-6 тапкыр кабатларга кирәк.

__________________________________

«Кычыткан бизгәген (крапивница) нинди ысул белән дәвалап була?
Ш. Миләүшә».

Бер аш кашыгы камыр агачы (боярышник) төнәтмәсенә бер аш кашыгы валериан төнәтмәсе кушыгыз. Шуны ярты стакан суга утыз (30) тамчы салып, йокы алдыннан эчегез. Организмны тынычландыра, чыныктыра.

__________________________________

«Кул тырнагындагы гөмбәчектән ничек котылырга?
А. Ирек».

Әлеге авыруны бик гади ысул белән дә дәвалап була. Каты итеп кофе пешерегез. Аннары шуңа кул бармакларын тыгып, 10-15 минут тотыгыз. Әлеге дәвалау чарасын көнгә 4-5 тапкыр кабатларга кирәк.

__________________________________

«Астма өянәгеннән берәр киңәш бирмәссезме?
X. Мөнирә».

Ярты килограмм балга 250 г төелгән кофе салып болгатыгыз. Шул катнашманы һәр ашау алдыннан әз-әзләп кабул итегез. Әлеге микъдарда әзерләнгән катнашма 20 көнгә җитәргә тиеш. Кабул итү порциясен шуннан чыгып үзегез билгеләгез. Организмда уңай якка үзгәреш булса, дәвалау ысулын кабатларга кирәк.

«Сөембикә» журналыннан



Добавить комментарий

WordPress: 26.69MB | MySQL:127 | 2,885sec
Рейтинг@Mail.ru