Яман чирне аздырмагыз!
Сәләмәтлек

Яман чирне аздырмагыз!


Лаборатория Красоты и Здоровья

Хәсән Гобәйдуллин

Ел саен дөньяда 1 миллионга якын сөт бизләре рагы теркәлә. Бу чирнең зур шәһәрләрдә, аеруча Санкт-Петербургта киң тарала баруы галимнәрне тирән борчуга сала. 2003 елны биредә шушы чир белән 1900 кеше авырган. Соңгы егерме биш елда яман шеш белән җәфаланучылар саны 150 процентка җиткән. Ни өчен, кайдан барлыкка килә соң бу чир?

Әлбәттә, моның сәбәбен бертөрле генә аңлатып булмый. Менә аларның кайберсе: әйтик, сөт бизләре күзәнәкләрендә кискен үзгәрешләр башлана. Канцерогеннарның тәэсире астында күзәнәкләрдәге генетик материал үзгәрә. Күзәнәкләр яман шеш кыяфәтен ала. Рак авыруы аларның ни тизлектә таркала-үрчи баруына бәйле дә. Бу чир белән авыручы хатын-кызларда, гадәттә, эстроген дәрәҗә-се, башка гормоннар белән чагыштырганда, күпкә югарырак. Шуның белән бергә, организмдагы башка тайпылышларны да күз уңында тотарга киңәш итәм: мәсәлән, менструаль цикл бозылу, бала төшер-түләр һәм лактация булмау, калкансыман бизләр эшчәнлеге бозылу, бөер авырту һәм башкалар.
Сөт бизләрендә яман шеш авыруы — җитди пробле-маларның берсе. Вакытында ничек күреп алырга, ничек белергә соң ул мәкерле чирне? Беренче чиратта, әйткәнемчә, сөт бизләрендәге үзгәрешләргә игътибар итегез! Андагы шеш-төеннәр бармак белән капшап карауга ук сизелә. Аны тәгаен маммография, УЗИ күрсәтә. Вакытында дәваланмасаң, шеш үсә башлый. Шуңа күрә, шикләнәсең икән, кичекмәстән табибка йөгер! Сиздер-мичә генә ялмап алучы бу явыздан котылуның башка юлы да, чарасы да юк. Шеш башта борчымаска да мөмкин. Ул бик сирәк авырта. Тора-бара күкрәктән начар ис килә башлый. Ә инде озакка сузып йөртсәң, шеш күкрәк куышлыгына ябыша.
Һәм күзәнәкләрнең лимфатик тамырлары аша ул якын тирәдәге лимфа төен-нәргә күчә. Аннары кан аша — бөтен организмга. Ә ул исә метастазага китерә.

Сөт бизләрендәге яман шеш үпкәгә, бавырга, сөяккә, баш миенә китә. Бу орган-нарның зарарлануы ни белән бетәсен күзаллыйсыздыр.

Ничек кенә булмасын, бу очракта куркырга кирәкми. Үз-үзенә диагноз куеп килүчеләрнең күбесендә, төгәлрәк әйтсәк, унысының тугызында зарарсыз шеш булуы ачыклана. Йә ул фиброаденома, йә киста булырга мөмкин. Кабатлап әйтәм: чир никадәр тизрәк, иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау ихтималы да шулкадәр күбрәк. Без бу хакта гел әйтә, кисәтә киләбез. Әгәр пациент авырый башлауга ук маммологка мөрәҗәгать итсә,
аны дәвалау мөмкин әле. Һәм киресенчә, чир бер стадиядән икенчесенә күчкән саен, савыгу шансы кимегәннән-кими бара. Яман чир лимфа төеннәренә үтеп керде исә, биредә инде химиотерапия дә, яктылык терапиясе дә эшкә җигелә. Кыскасы, сихәтләү барышы табиб өчен дә, пациент өчен дә зур сынауга әверелә.

Яман шештән котылуның бердәнбер юлы — күкрәкне алу булган хәлгә кадәр китереп җиткермәскә иде. Кызганычка каршы, безгә һәр бишенче хатын-кыз шундый хәлгә җиткәч кенә килә. Бу — хатын-кыз өчен зур стресс.

Әнә шулай чирне соңгы стадиягә җиткергәнгә күрә, соңыннан зур акчалар, кыйммәтле дарулар кирәк була да инде. Күп очракта аның әле нәтиҗәсе дә уңай булмаска мөмкин.

Маммология үзәгенең адресы:

Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 29 нчы йорт, «3» нче корпус, 4 нче кат, 407 нче кабинет.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры.
Үзәктә маммолог, гинеколог, хирург-онколог, эндокринолог, проктолог кабул итә.
Биредә УЗИ-тикшеренүләр, гистология, цитология, клиник-диагностик тикшеренүләр үткәрелә.
Кабул итүләр 8(843)273-06-26, 519-27-41 телефоннары буенча алдан язып куелу тәртибендә алып барыла.

«Сөембикә» журналыннан



Добавить комментарий

WordPress: 23.34MB | MySQL:99 | 1,490sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика