әдәби татар теле
Милләт

Әдәби тел турында


Рәмис Латыйповның язмасы интернетта шау-шу уятты. Кайберәүләр аны татар әдәби теленә һөҗүм рәвешендә кабул итте. Әдәби телебезнең К. Насыйрилар, Г. Тукайлар мирасы икәнен билгеләп үтүчеләр булды, аның матурлыгын, әһәмиятен һәм берничек тә тел-теш тидерергә ярамаган изге нәрсә икәнен кат-кат искәрттеләр. Бу язмалар үзләре үк «әдәби тел — культ дәрәҗәсендә» дигән фикерне исбатлап тора сыман.

600*90

Һәм нәтиҗәдә, Р. Латыйпов үзе татар әдәби телен юкка чыгарырга теләүче дошман хәленә калды. Күренекле шәхесләрне «халык дошманы» итү механизмы әле дә яхшы эшли икән. Сөбханалла, дияргә генә кала.

Карурманда адашкан бер төркемне күз алдына китерегез әле. Аларның төп максаты — юл табу. Кайсы якка барырга дип киңәшләшә башлау белән, кемдер: «Әйдәгез әле, менә монда җиләк оясы!» — дип җиләклеккә алып кереп китә. Болар җыеп чыгуга икенче берәү табыла: «Карагыз әле, әйдәгез әле…» Шул рәвешле, теге баштан бу башка чабып йөри торгач, кич җитә. «Инде барыр юлны билгеләү күпкә авыррак, иртәнге эш хәерле булыр» — дип ятып йоклыйлар. Таң аткач, тагын шундыйрак хәл кабатлана. «Әйдәгез әле!..»

Теманы, фикер агышын бөтенләй бүтән якка юнәлтүне интернетта «троллинг» дип атыйлар. Миңа калса, нәкъ әнә шундый трольләр татар тормышында да бик күп һәм алар һәрвакыт игътибарны төп мәсьәләдән читкә алып китү ягында. Алар кемгә хезмәт итә, максатлары нәрсәдә — миңа караңгы.

Р. Латыйповның язмасын «татар әдәби теленә һөҗүм» дип борып җибәрергә тырышу да нәкъ менә шушы троллинг нәтиҗәсе сыман тоела. Сүз әдәби телдән культ ясарга маташу, һәр урында фәкать әдәби тел кулланылырга тиеш дигән фикерне сеңдерергә омтылу турында бара. Һәм шушы тәэсиргә бирелеп «әдәби татар телендә матур итеп язам (сөйлим)» дип тырышкан кешеләрнең вакыты белән бик кызганыч хәлдә калуларына мисаллар китерелә. Ясалма матурлыкка омтылудан, бөдрә җөмләләрдән котылып табигый телдә яза башласак, әдәби әсәрләрнең дә, гәзит-журналларның да сүзе үтемлерәк, укучылары күбрәк булыр иде дигән фикер үткәрелә.

Чынлап та шулай бит инде. Кайбер әсәрләрнең геройлары: «Әй, мөхтәрәм ватандашлар, хөрмәтле вә гыйззәтле милләттәшләрем, үз милләтемнән булмаган изге күңелле кавемнәр, күп гасырлар буена ата-бабаларыбызга яшәү суты биргән, җырларда җырланган Иделнең салмак һәм көчле дулкынлы киң һәм тирән суларында батып үлүдән зинһар өчен йолып алыгыз мине!» — дип батып үлүдән коткаруны сорый.

Менә шушындый ясалмалыктан котылырга өнди журналист. Маташмагыз «әдәби тел» ясарга тырышып, туктагыз андый «әдәби тел»дә язудан, батып баручы геройларыгыз нәкъ тормыштагыча, урам теле белән: «Коткарыгыз!» — дип кенә кычкырсын, ди. Бер үк вакытта ул һәртөрле сүз балалатуга корылган язмаларны әдәби телдә язылган әсәр дип тәкъдим итүгә каршы чыга. «Гади, аңлаешлы татар телен – әдәби тел дип атарга кирәк» — ди.

Ничек кенә изге булып тоелмасын, татар әдәби теле — табыну объекты түгел, ә милләтнең үсеш нигезендә торучы төп коралларның берсе. Һәм аның көч-куәте, матурлыгы шикелле үк җитешсезлекләре дә бар. Рәмис Латыйпов күтәреп чыккан проблемага аз гына киңрәк итеп караш ташлыйк әле.

Татарда мондый сүз юк

Минем «кунаклар килде» дигән сүзне бер мөхәррир «кунаклар килделәр» дип төзәтеп куя. «Татар әдәби телендә шулай булырга тиеш» — ди ул. Казанда озаграк яшәгәч, ул хаклыдыр инде, шулай булырга тиештер. Ярый башка вакытта «карлар явалар», «тамчылар сибәлиләр» дип язырмын инде.

Әйткәндәй, ә ничек язу дөрес була: «язармын»мы, әллә «язырмын»мы? Хәтсез генә китапларым чыкты, ә үзем шуны да белмим, имеш. Әй, лә… «Китапларым чыктылар» дияргә кирәк бугай. Әлдә, Сталин дәверендә яшәмим, моның өчен күптән инде стенага терәп атырлар иде. Тукта әле, ничек дөрес була? Атарлармы, әллә атырлармы?

Атау — исемләү. Бу очракта ул «атарга» дип төрләнә. М-н: «Һәр нәрсәне үз исеме белән атарга кирәк.»

Ату — ыргыту, ташлау. М-н:»Чыгарып атырга» Тик мине тагын кемдер төзәтергә ашыга: «чыгарып атарга»

Хәзер менә тәңгәлләштереп карыйк:

бару — барырга

кайту — кайтырга

килү — килергә

Бәс, шулай булгач, язу сүзе дә боерык фигыльдә «язырга» булырга тиеш бит. «Ату» сүзе боерык фигылдә — атырга булырга тиеш. Тик без ни өчендер «язарга», «атарга» дибез. Ни өчен? Бу нинди кагыйдәгә нигезләнә?

Мин ул кагыйдәне таба алмыйм. «Язарга өйрәнү дәфтәре» дигән нәрсәләрне генә табам. «Бәйсез этләрне атарга» дигән китап күзгә чалынып кала…

Тагын кайсыдыр бер редактор минем «тәпәч» дигән сүзне «чыбык» дип үзгәртеп куя. Татар әдәби телендә андый сүз юк икән. Шуңа күрә минем бер персонаж чыбык белән тәпәләргә мәҗбүр була.

Артык озакка җибәрмәс өчен мин башкача мисаллар китереп тормыйм. «Әдәби телдән культ ясау» — дигән сүзнең бармактан суырып чыгарылмаганын чамалау өчен шул да җитә.

«Әдәби телдә андый сүз юк» — дигәнне бик еш ишетергә туры килә. Әгәр журналистлар, әдипләр тарафыннан кулланылган бик күп сүзләр әдәби татар телендә юк икән, бәлки ул тел нормалары башта ук бик тар даирәнең мәнфәгатен күз уңында тотып эшләнгәндер? «Андый сүз юк…»

Һәм мин үземне бүтән милләт, бүтән әдәбият кешесе итеп сизәм.

Шул рәвешле татар әдәби телен миннән саклыйлар. Берүк бу язучы әдәби телне бозмасын, диалект сүзләрен кулланышка кертеп җибәрә күрмәсен, диләр. Алар фикеренчә, татар әдәби теле беркайчан да берничек тә үзгәрергә тиеш түгел, ашык-пошык кириллицага күчкәндә ничек әтмәләнгән булса, шул хәлендә калырга тиеш.

Әгәр әдәби тел кануннары хәтта каләм әһелләре арасында да аңлашылмаучылыклар тудыра икән, димәк, аның ниндидер механизмы дөрес эшләми.

Нәрсә ул татар әдәби теле?

Аңлап торам инде, әдәби телнең җитешсезлекләренә кагылсаң, ниндидер изге нәрсәне пычратырга җыенган кебек кабул итәләр. Путин шау-шулары фонында моңа сәяси төсмер дә бирергә маташучылар табылачак. Ләкин бер нәрсә бар. Әдәби тел мәсьәләсе ул безнең эчке проблемабыз. Ул фәкать үз халкыбызга кагыла һәм аны бары тик без үзебез генә хәл итә алабыз. Алырга тиешбез. Эчке проблемаларыбызны хәл итмичә, читтән килгән афәтләргә каршы тору мөмкин түгел.

Мәгърифәтчеләребезнең әдәби телне булдыру өчен күпме көч куйганлыгын аңлыйм, рәхмәтлемен. Шуңа күрә: «Бөек мәгърифәтчеләребездән, Тукаебыздан калган мирас» кебегрәк сүзләр белән бәвелтүне читкә куеп торыйк та сүзебезнең төп темасына ачыклык кертик.

Нәрсә ул әдәби тел?

Әдәби тел — төрле төбәкләрдә яшәп, төрле диалектларда сөйләшүче бер милләт кешеләре үзара аңлаша алырлык итеп эшкәртелгән һәм фәнни нормаларга салынган тел. Ул милләтнең төрле төбәкләрдә яшәгән вәкилләрен үзара берләштеү өчен хезмәт итә. Икенче төрле әйтсәк, татар әдәби телен яхшы белгән кеше теләсә-нинди төбәктә яшәгән татар кешесе белән бер кыенлыксыз аралаша алырга тиеш.

Бүгенге татар әдәби теле моңа мөмкинлек бирми. Төмән татарларының сөйләше дә, Әстрәхан татарларының сөйләше дә, хәтта мишәрләрнең һәм Башкортостан татарлары диалекты да башка милләт теле сыман тоела. Үзебезнең диалектта сөйләшсәм, Татарстаннан ары чыкканы булмаган кайбер язучылар мине башкортча сөйләшә дип уйлый. Ләкин башкорт белән татар арасындагы төп чылбыр — Башкортостанныкылар түгел, ә Әстрәхан татарлары.

Икенче төрле әйтсәк, Казан арты татарлары сөйләшенә нигезләнгән бүгенге әдәби телебез татарны берләштерү өчен түгел, ә төрле төбәк татарларын бер берсеннән аеру һәм ераклаштыру өчен хезмәт итә.

Төмән өлкәсендә, яки Әстрәханда татар китаплары, яки гәзит-журналлары нинди тираж белән тарала?

Таралмый. Казанда басылган китапларны да анда бик сирәкләр, нигездә, безнең яклардан күченеп китүчеләр, генә укый. Һәм сәхнәгә чыгып саф әдәби татар телендә берәр мәзәк сөйлим икән — көлүче булмаячак, чөнки алар минем ярты сүземне дә аңламый.

Казах далаларына кадәр барып гыйлем чәчеп йөргән, бөтен төрки дөньясы белән бәйләнештә яшәгән бөек мәгърифәтчеләребез безгә шундый мирас калдырганмы? Берни әйтеп булмый. Бәлки, киләчәк галимнәре эшне киңрәк җәелдереп җибәрерләр дигән ышанычлары булгандыр. Бәлки, империя ихтыярына буйсынырга туры килгәндер. Грантлар билгеләп, алларына келәм җәеп торучы булмаган бит инде аларның да. Ничек кенә булмасын, алар нигезен салган, искиткеч зур эшләр башкарганнар…

Әмма әдәби телгә бөтен татар дөньясын колачлау насип булмаган…

Кириллицага мәҗбүри күчү чорында исә бөек мәгърифәтчеләребез салган нигез ташының да астын өскә китергәннәр. Күченү бик ашыгыч рәвештә башкарылган, шуңа күрә эшләнеп җитмәгән җирләре, төгәлсезлекләре бик күп. Шул күчүдән соң, кириллицаны татар теленә яраклаштыру, хәрефләрне һәм тел кагыйдәләрен камилләштерү буенча әлләни җитди үзгәрешләр кертелмәгән.

Бу үз чиратында тел өйрәнүдә ясалма авырлыклар тудыра. Хәтта яхшы сөйләшә белгән кеше дә уку-язу мәсьәләсендә бик күп кыенлыкларга тарый. Телне өйрәнү күпкә кыенлаша.

Бу урында: «Ник бу җәһәттән кыл да кыбырдатмаганнар соң?!» — дип галимнәребезне гаепләргә тел кычытып куя. Ләкин милли мәсьәләдә һәр төчкергәнеңне үзәк белән килешеп эшләү мәҗбүри булганлыгын искә төшерәм.

Әдәби телгә киңәергә, читтә яшәгән милләттәшләр сөйләшен дә колачларга ирек бирмәү, әлбәттә, күп гасырлар дәвам иткән империализм сәясәте белән бәйледер. Татартстан татарларын үз республикасы чикләрендә бикләп калдыру, читтәге татар дөньясы белән бәйләнешне югалту өчен махсус эшләнгән гамәлдер.

Сәбәпләре нинди генә булмасын, чынбарлыкта, без әдәби телебезне башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез сөйләме белән баету урынына, нигездә, Казан арты татарлары ихтыяҗын күзаллап төзелгән телне (һәм мәдәниятне дә) башка татарларга көчләп тагу юлына бастык. Нәтиҗәдә, мәдәният вертикале барлыкка килде.

* * *

Ләкин беркадәр вакыт узгач, һич югында, Татарстан мөстәкыйльлек алгач, хәлләр бераз уңайга үзгәрергә тиеш иде кебек. Әдәби телнең мөмкинлекләрен, аның чит төбәкләрдә яшәүчеләргә дә аңлаешлылыгын, тәэсир итү һәм берләштерү көчен арттырырга тиеш идек. Туксанынчы еллар башында бу җәһәттән ниндидер программалар әзерләнүе турында имеш-мимешләр булып алды. һәм шуның белән вәссәләм.

Әлбәттә, латинницага күчү омтылышлары булды. Бу юнәлештәге эшчәнлек вакыты белән хәтта батырлык дәрәҗәсенә җитте дип әйтергә мөмкин. Латин имләсе татарча уку-язу белән бәйле бик күп проблемаларны хәл итә ала иде. Ул тел өйрәнүне күпкә җиңеләйтә һәм һичшиксез кирәк иде. Әмма эш тагын сәяси мәсьәләләргә килеп төртелде.

Һәм без кириллица турында да, латинница турында да онытып, тынычланып калдык. Туган телебезнең матурлыгы, бөек ата-бабаларыбыздан мирас булып калуы, һ.б. турында мактау яудырып, сәхнә түрендәге юбиляр шикелле, үз сүзләребезгә үзебез оеп рәхәтләнеп яши бирдек.

Заманча әйтсәк, мактау ул реклама. Ишек алдыңдагы ватык машинага яхшы реклама бирергә була, аны көненә мең кеше килеп карарга мөмкин. Ләкин берсе дә алмаячак. Чөнки ул машина тиешенчә эшләми, эшләсен өчен төзәтергә, матурларга, камилләштерергә кирәк. Әдәби телебез дә шул машина хәлендә кала килде. Ә без үзебез биргән рекламага үзебез ышанып, «Карале, безнең машина дөньяда иң яхшысы икән бит!» — дип сөендек.

Һәм иң кызыгы, әдәби тел диалектлар белән баемасын, төрле яклардан җыелган талантларның төбәк үзенчәлекләре үтеп кермәсен өчен тырышкан кебек булдык. Бер яклап, «татарда мондый сүз юк» — дип үзебез белмәгән сүзләрне сызып ташладык. Ә икенче яклап яңа сүзләр уйлап чыгарырга маташтык, инде әллә кайчан оҗмахка эләккән борыңгы сүзләрне чокып алдык, төрки халыкларның бакчасын айкап чыктык. Теләсә кайдан алынсын, бары тик үзебезнең диалектлар гына булмасын, дигән сыман кыландык.

Ярый, болары гафу ителмәслек гөнаһ түгелдер инде. Тик алар безнең игътибарны төп мәсьәләдән читләштерде. Иң мөһиме — татар әдәби теле төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның барсына да аңлаешлы булырга, аларны берләштерергә тиеш. Шулай булмаган хәлдә, ул аларны татардан читләштерүгә хезмәт итә.

* * *

Мин телне хурламыйм. Әйе, матур ул, ягымлы, бай. Шушы телдә әллә күпме матур әсәрләр иҗат ителгән. Җырлар, спектакльләр, китаплар…

Китаплар дигәннән, 2014 елда “Себертатар теле грамматикасы” дигән китап дөнья күрде. Аның авторы Максим Сәгыйдуллин «Азатлык» хәбәрчесенә менә нәрсәләр сөйли:

Шәһәрдә үссәм дә, балачакта авылга әбигә баргач, “Азат хатын” журналын укып, бернәрсә аңламый идем. Мин ни өчен безнең телебездә дә язмыйлар икән дип уйлана башладым һәм бу уй мине Төмән университетының татар бүлегенә алып килде. Югары белем алгач, 15 ел университетта татар теле дәресләрен укыттым. Шул вакыттан, себер татарларының теле кухня теле генә булып калмасын өчен телебезне төптән өйрәнеп, анализлап, чагыштырып, нормага салынган әдәби тел булдыру юнәлешендә эшлим.

2013 елда ЮНЕСКО телебезне аерым тел дип таныды һәм себертатар теле халыкара код алды.

Бу хәлгә сөенергә дә мөмкин, әлбәттә. Булдырганнар ич болар да. Тик асылда бу бит Себер татарларының бездән читләшүен аңлата, аларның бүленеп чыгуы, аерым милләткә әверелүе өчен бер нигез булып тора. Ә төп сәбәпләрнең берсе — әдәби татар теленең чикләнгәнлеге, башка төбәкләрдәге кардәшләрен канат астына алырга сәләтсез булуы.

Әгәр иртәгә Әстрехан татарлары, Башкортостан татарлары шундый ук нәрсә тәкъдим итә икән, моңа артык гаҗәпләнергә кирәкми.

Ничек хәл итеп була?

1. Кириллицаны татар теленә яраклаштырып эшләргә.

Бу татар әдәби телен өйрәнүне күпкә җиңеләйтәчәк, язу өлкәсендәге каршылыкларны бетерәчәк. Әлеге мәсьәләдә үзебезнең латин имләсендәге уңышларны нигез итеп алырга була. Кириллица кулланучы төрки телләр арасында башкорт телен үрнәк итеп куярга мөмкин.

2. Тел кагыйдәләрен камилләштерергә. Моны эшләгәндә Себер, Әстрехан һ.б. татарларының да сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алырга.

3. Әдәби тел барлык төбәк татарларына да якын һәм аңлаешлы булсын өчен нәрсәләр эшләп була? Бәлки, эсперантоның уңышлы якларына, күп этнослы башка халыкларның тел төзелешенә игътибар итәргә кирәктер. Ләкин уйлашырга, аны хәл итү юлларын табарга кирәк.

4. Еш кына инглиз телен мисалга китерәләр: «Анда бер төрле языла, бөтенләй башкача әйтелә. Әмма өйрәнүчеләр күп бит.» — диләр. Бәхәсләшмим. Әгәр татар теленең куллану даирәсен инглиз теле дәрәҗәсенә җиткерә аласыз икән — бу мәсьәләдә берни дә эшләмәскә мөмкин.

Татар телен укыту мәсьәләсе

Әлбәттә, үзебезне аклап, бөтен гаепне Россиянең империячел сәясәтенә генә кайтарып калдырудан да җиңеле юк. Ләкин… Дәреслекләрне актарып чыгуга ук татар телен өйрәнүнең чынлап та авыр икәненә ышанасың.

Алар татар теле үзенчәлекләреннән чыгып түгел, ә ниндидер чит-ят методикага ияреп төзелгән кебек. Һәм иң мөһиме — укытуның максаты ачык түгел. Укучыдан әлеге этапта нәрсә таләп ителә? Телне сөйләшү дәрәҗәсендә үзләштерүме? Әллә язучы, яки журналист дәрәҗәсендәме? Әгәр сөйләшү дәрәҗәсендә икән, ни өчен күп нәрсәләрне аңламаган балага катлаулы грамматик кагыйдәләр өйрәтеп маташырга? Телне үзләштерүдә артык югары таләпләр куярга кирәкми. Мәктәп тәмамлап чыккан кеше матур итеп сөйләшә, укый һәм чагыштырмача дөрес яза белә икән — шул җиткән. Калганын ул үзаллы да өйрәнә ала. Безнең мәктәпләрдә дә, филология факультетында да бер үк нәрсә өйрәнелә диярлек.

Әдәбият турында сүз дә юк. Монсы хәтта татар балалары өчен дә бик авыр. Аның яшь үзенчәлекләрен, гомум белемен исәпкә алып эшләнмәгән. Әйтик, әле татар тарихыннан мәгълумәте бик аз булган балага тарихи әсәрләр тәкъдим ителә. Сүз запасы чамалы булса да ул архаизмнар, гарәп һәм фарсы сүзләре белән шыплап тутырылган романнар укырга тиеш. Бүгенге чорның популяр язучыларын укучы бөтенләй диярлек белми кала. Асылда ул татар әдәбиятын түгел, ә татар әдәбияты тарихын өйрәнә.

Әдәбият дәресләрендә бүгенге чор язучылары өйрәнелергә тиеш.Классикларны да белергә кирәк, әлбәттә. Ләкин бүгенге дәреслекләрдәге кебек елның елына кабатланып торучы бер үк исемнәр, аларның таныш булмаган дәвер турындагы әсәрләре бала күңелендә нәфрәт кенә уята ала. Әдәбият укытуның яртысы — клссиклар иҗатына багышланса, яртысы бүгенге чор әдипләренә бирелсен. Үз заманының язучысы балага күпкә якынрак та, кызыклырак та. Бу аңа бүгенге әдәбият белән кызыксыну өчен этәргеч була ала.

Укыту методикалары күп төрле. Бер карасаң, бу байлык кебек. Ләкин аларның барсы да диярлек буталчык, я үз фәнен тиешенчә белмәгән, я мәктәптә бер сәгать тә дәрес бирмәгән, бала белән эшләмәгән кешеләр тарафыннан төзелгән. һәм иң кызыгы һәр галим үз методикасын алга сөрә, ә башкаларны читләтергә тырыша. Шул рәвешле, тиешле дәрәҗәдә сыналмаган, нәтиҗәлелеге исбатланмаган чиле-пешле кулланмалар тәкъдим ителә. Һәм галимнәр, фәнне үстерү урынына, үзара тарткалашып ята.

Гомумән, татар теле мәсьәләсе бик четрекле. Тел галимнәренә кытлык булмаса да татар әдәби теле кагыйдәләре әле бүген дә тиешле дәрәҗәдә эшләнеп җитмәгән. Шуңа күрә, хәтта телне яхшы белүчеләр (язучылар, җурналистлар, һ.б.) арасында да теге яки бу мәсьәлә буенча әледән-әле бәхәсләр туып тора. Соңгы чорда кулланышка кергән төшенчәләрнең бердәй тәрҗемәләре дә юк хәтта, кем ничек тели, шулай тәрҗемә ясый, ә галимнәр берни тәкъдим итә алмый. Тел өйрәнүне заманга яраклаштыру өчен берни эшләнмәгән диярлек.

* * *

Соңгы вакытта татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре турында күп яздылар. Аларның барсы да моны ике-өч ел эчендә өйрәнгән. Соклангыч!

Ләкин миндә шундый сорау туа. Ни өчен кытай, яки япон кешесе бу телне ике-өч елда өйрәнеп чыга ала, ә безнең татар мәктәпләрендә укучы балалар ун ел буе укып та өйрәнә алмый? Империализм гаепле түгелдер бит инде монсына да?

Ничек хәл итеп була?

1. Укыту методикасына җитди анализ ясарга. Аны сүтеп-җыярга, эшләмәгән ысулларны себереп түгәргә, эшләгәнен калдырырга, үстерергә. Һәм бу даими рәвештә шулай барырга тиеш. Белмим, бәлки моның өчен бәйсез махсус комиссия кирәктер.

2. Методик кулланмалар аерым авторлар тарафыннан түгел, ә белгечләрдән һәм укытучылардан торган коллектив тарафыннан төзелергә тиеш.

Ни өчен икәне аңлашыла торгандыр. Теләсә-кайсы даһи да кеше һәм ул хаталанырга мөмкин. Бу очракта бер галимнең ялгышуы татарның тоташ бер буынын надан калдырырга сәләтле. Шәхси методика шәхси мәктәпләрдә генә кулланылырга хаклы.

3. Методика проектын гамәлгә керткәнче укытучылар хөкеменә тәкъдим итеп, фикер алышулар оештырырга, төзәтергә, камилләштерергә.

Чөнки бу өлкәдә күп нәрсәләр мәктәптә бер генә сәгать тә укытмаган, бала психологиясен белмәгән галимнәр тарафыннан төзелә һәм бер нәтиҗә дә бирми. Галим укытучының, укытучы галимнең фикерен исәпкә алып, үзара килешеп эшләгәндә генә нәрсәгәдер ирешергә мөмкин.

Традицияләргә тугърылык һәм ата-баба мирасы турында

Традицияләргә, ата-баба мирасына тугъры булырга чакыручылар да безнең шикелле үк гади кешеләр. Безнеке кебек үк йортларда яшиләр. Эшкә йөриләр…

күпләренең яшәгән җирен дә күргәнем бар. Традицияләргә тугъры булыйм әле дип борынгыча итеп эшләмәгәннәр, нәкъ безнеке кебек. Киемнәре дә нәкъ безнеке кебек. Эшкә дә машинада киләләр. Ата-баба мирасы бит, традицияләребезне саклыйк әле дип ат атланып килүче юк.

Ләкин эш милли, мәдәни мәсьәләләргә килеп терәлә икән, ни өчендер мең еллык тарих, традицияләр, ата-баба мирасы исләренә төшә башлый.

Традицияләрне сакларга кирәк, әлбәттә. Ләкин атаң йорт нигезен салып үлеп киткән икән, син һич югы аның стенасын күтәрергә тиешсең. Түбәсен балаң ябар, бала үстерергә иренмәгән булсаң. Һич югында шулай. Ә асылда син шул бабаң салган нигезне киңәйтергә, үстерергә, матурларга тиешсең. Күз явын алырлык йорт кукраеп торсын анда, киртә-кураң да сокланырлык булсын. Әгәр бабаң кайтып керсә: «Йа, хәйран! Минем хыялларымнан да матуррак дөнья тергезгәнсең бит, балакаем!» — дип кочаклап алырлык булсын. Традицияләрне саклау, мираска тугърылык, минемчә, шул чамарак булырга тиеш.

Ә без алай итмибез. Традицияләр дип, без шул бабайлар салган нигез ташын саклыйбыз. Аны үзебез дә төземибез, башкаларны да якын китермибез. Нәтиҗәдә, теге нигез кабер ташы сыман бер нәрсәгә әйләнә.

Традицияләрне саклау ул ата-баба хыялын тормышка ашыру.


Арзанлы кунакханәләр һәм авиабилетлар
------------
WordPress: 22.78MB | MySQL:68 | 1,077sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика