Haniya Farhi
Милләт

Аңлата алдыммы?!.


Башкортостанда соңыннан бик популяр булып китәчәк «Атна» гәзитенең баш мөхәррире булып, беренче саннарын әзерләп йөргән вакыт. Танылган җырчы белән әңгәмә кору исәбеннән Хәния Фәрхигә шалтыраттым. Ләкин сөйләшү бөтенләй бүтәнчә юнәлеш алды.
— О-о, Марат! Әле үзем сине эзли идем. Безгә алып баручы кирәк бит.
Шушы арада гына Яр Чаллыда концертлары буласы икән. Шунда чыгыш ясарга чакыра. Ошаса калырсың, ди. Трубканы куйганда ук ошый башлаган иде инде. Мин тагы бер кат бизмән тартып карадым да Чаллыга җыендым. Әлбәттә, баш мөхәррир булып кул астындагы берничә кеше белән «командовать» итеп утыру да начар түгел. «Кем булып эшлисең?» — дип сорасалар да көчле яңгырый. Ләкин Хәния Фәрхи дәрәҗәсендәге талант белән бергә эшләү күпкә кызыклырак тоелды — өйрәнер җире дә бар, аралашу даирәсе дә киңрәк. Бары тик үземнең чыгышларны гына ошатсыннар.
Шул рәвешле, Татарстанга, чын мәгънәсендә татар иҗат дөньясына, мине Хәния Фәрхи чакырып китерде. Иҗат дәрте ургып торган вакыт. Нинди темага җыр тексты, юмор, гомумән, нәрсә кирәк — минут эчендә. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап торабыз. Һәм мин аның бер сүзен бик ярата идем, соңыннан үземә дә йокты ул. Хәния апа нәрсәнедер аңлата да иң соңыннан сорап куя:
— Аңлата алдыммы?
— Аңлата алдың, — дип моңсу елмаям. Ул җиңел суларга да өлгерми, өстәп куям, — Мин генә аңламадым.
Ул ихлас күңелдән, дөнья яңгыратып көлеп җибәрә. Аңлата ала иде, әлбәттә. Ул үзенә нәрсә кирәген, нәрсәне ничек итәргә теләгәнен яхшы белә, шуңа күрә аның белән эшләү җиңел иде.

Ә инде яңа программа әзерләү вакытларында… Хәния апа залга төшеп утырдымы, ул яу кырындагы генерал шикелле тоела. Бернәрсә дә аның карашыннан читтә калмый, кечкенә уңышларны да, уңышсыз моментларны да күрә, я тагы да дәртләндереп җибәрә, я киңәш бирә. Нәтиҗәдә бөтен программа бербөтенгә әйләнә, үзенә күрә бер спектакль сыман була. Гомумән, Хәния апада театраллык көчле, ул һәрбер җырын спектакль итәргә сәләтле иде.
Ансамбльдә кеше кадерен белү, һәр талант иясен хөрмәт итү көчле булды. Бу үзара мөнәсәбәтләрдә дә, матди мәсьәләләрдә дә чагылыш таба иде. Кемнеңдер тормышында ниндидер проблема бар икән, әйт кенә – ансамбль җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә әзер. Читтән караганда кырыс, усал сыман тоелса да Габделхай абый да нечкә күңелле, кешелекле, олы йөрәкле шәхес. Ул Хәния апаның гына түгел, коллектив әгъзаларының да терәге, таянычы. Шуңа күрә, монда һәрвакыт талантлы егет-кызлар килде, озак еллар эшләде. Яхшы җирдән кемнең китәсе килсен инде. Ансамбль коллективын берләштерүче төп нәрсә — бер-береңә булган хөрмәт һәм Хәния Фәрхи иҗатына мәхәббәт иде бугай.
Хәния апа тәвәккәл, чая йөрәкле шәхес иде.
Кайда икәнен хәтерләмим инде. Бер концерт вакытында янгын сигнализациясе кычкыра башлады. Хәния — сәхнәдә. Мин әйбәт алып баручы буларак, хәлне ачыкларга чаптым. Әйләнеп килүгә, сәхнә артында Габделхай абый өзгәләнә… Музыкант егетләр җайлап кына җырчыны сәхнәдән алып чыгарга тырыша… Моны аңлап алган Хәния шундук кырт кисте:
— Егетләр, туктагыз. Залдан соңгы тамашачым чыгып китмичә, сәхнәдән бер адым да атламыйм.
Егетләр урыннарына басты. Хәния бер кистереп әйткән икән, димәк, шулай булачак — моны барыбыз да белә идек. Тынгысызлана башлаган халык туктап калды… Ул арада мин сәхнәгә чыгып, борчылырга бернинди дә сәбәп юклыгын хәбәр иттем. Сүземне бетерүгә, ялгыш кушылган сигнализацияне аердылар. Халык озак итеп алкышлады. Ә Хәниянең сүзе гомерлеккә хәтеремдә калды: «Соңгы тамашачым чыгып китмичә…» Батыр йөрәкле иде ул. Ирләрнең дә күбесенә тәтемәгән егетлек бар иде җанында.
Габделхай абый аны концерт алдыннан җанатарлары белән бик очраштырмаска тырыша: «концерттан соң» — дип аңа якын җибәрми иде. Моны гаепкә санап, төрлечә үпкәләп, гайбәт таратып йөрүчеләр дә булгалады бугай. Ләкин шефның (без аны үзара шулай дип йөртә идек) бу гадәтен без аңлый һәм аның белән килешә идек.
Өч сәгатьлек концерт программасы тулысынча диярлек Хәния иңендә. Халык аны күрергә, аны ишетергә килә. Ә Хәния Фәрхи концертта бик тә ихлас, тулысынча, хәтта кирәгеннән артык ачылып бетә. Ул сәхнәдә генә түгел, тамашачылары белән аралашканда да ярты җанын бүлеп бирергә әзер. Ә сәхнәдә инде… Бу читтән караганда, бәлки, бик җайлы кебектер. Ә асылда, тамашачыны ияртеп үз дөньяңа алып кереп китү һәм шунда сәяхәт иттерү өчен талант өстенә бик зур рухи көч тә кирәк. Аны гадәттә энергетика дип атыйлар. Якты энергетика. Бәхет инде, гади генә әйткәндә. Ә тамашачыңны бәхетле итү өчен үзеңнең дә, һичьюгы тамаша вакытына гына, бәхетле булуың зарур. Шуңа күрә, Тамаша алдыннан артистны борчырга ярамый. Ул тынгылыкта, үз уйлары белән калырга һәм күңелен алдагы эшенә көйләргә тиеш.
Ләкин Габделхай абыйның концерт алдыннан аны тамашачылар белән очраштырмаска тырышуының сәбәбе ул гына түгел. «Хәниякәем» дип кергән кешеләрнең дә төрлесе бар. Абайламыйчамы, әллә махсус рәвештәме, начар хәбәрләр ишеттереп чыгып китүчеләр дә булгалый. Концерт буена борчыла, өзгәләнә инде Хәния. Әлбәттә, моны ул тамашачыга сиздерми. Үзе өзгәләнә. Энесенең үлеме турында да концерт алдыннан хәбәр иткәннәр. Бу вакытта без бергә эшләми идек әле. Ләкин күз алдына китерү кыен түгелдер. Сине ел буе сагынып көткән тамашачың зал тутырып кул чабып утыра. Аның алдына чыгарга санаулы минутлар калган. Һәм шунда бертуган энеңнең үлем хәбәрен китерәләр… Күп еллар узгач ул чаклар турында сөйләгәндә дә Хәния апаның тавышы тетрәнеп китә иде.
Якын бер дустын, гаилә дуслары иделәр, җирләп килгәннән соң ничек чыгыш ясаганын үзем дә күрдем. Елый-елый да үзен кулга алып сәхнәгә чыгып китә, анда бераз онытылып тора. Сәхнәнең авыртуны баса торган кодрәте бар бугай инде аның. Ләкин чираттагы җыр белән бәйле рәвештәме, ниндидер сүздәнме кабат исенә төшерә дә ярасы кузгала… Сәхнә артына чыгып яшьләрен сөртә һәм кабат үзен кулга алырга тырышып тамашачы алдына атлый. Барсын да аңлап, күреп торгач, хәтта безнең күзләргә яшь килә. Әлбәттә, тамашачы бу юлы да берни сизмәде…
Әлбәттә, мондый чакларда концертны өзү, яки башка көнгә күчерү турында да тәкъдимнәр булмады түгел. Ләкин Хәния Фәрхи һәрвакыт диярлек: «Кеше кырык эшен ташлап, планнарын үзгәртеп килгән бит. Өметләнеп килгән. Аны ничек кире борасың.» — дип каршы төшәр иде. Бәлки, ул хаклы да булгандыр. Җырчыны хәтта «ашыгыч ярдәм» алып киткәндә дә ямьсезләшеп йөрүчеләр, гайбәт таратучылар булгалый иде.
Бәлки, бу очраклылыктыр, бәлки, һәрвакыт юлда, гастрольләр белән йөрүдәндер, әмма туганнарының, дусларының, якыннарының кара хәбәре Хәния апага гел концертлар вакытында килеп ирешә иде. Габделхай абый аны менә шундый кара хәбәрләрдән, күңел кителерлек сүзләрдән, үзе дә сизмәстән яра сала торган саксыз кешеләрдән вакытлыча гына булса да курчаларга тырыша иде. Бу җиңел түгел. Чөнки Хәния Фәрхи үз-үзен саклап, бикләнеп утыра торган зат булмады. Үзен аямады ул. Йөрәге тормышка һәрвакыт ачык иде.
Боларның барсын да күреп-белеп торгач, мин кайчагында: «Йөрәге ничек чыдый икән моның?.. — дип аптырый идем. Һәрвакыт шат, ихлас, дәртле. Рәхәтләнеп бер зарланмый да бит, ичмасам.» Мин аны аңламый идем…
Һәм көтмәгәндә… Үзәк өзгеч хәбәр… Бөтен татар дөньясын тетрәндерде… «Хәния киткән бит… Йөрәк…»
Бу хәбәрне ишетү белән ни өчендер Хәния апаның ихлас тавышы челтерәп киткәндәй тоелды:
— Аңлата алдыммы?!.
Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.19MB | MySQL:59 | 1,069sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика