Татар теле
Милләт

Аптыраганнан


Элек булган инде бу хәл. Авылда бер ир-ат өйләнеп, ару гына дөнья корып җибәргән. Кулы эш белгәч, үзе тынгысыз булгач, малы да табылып торган. Йорт салган, мунча утыртып куйган, сыер алып җибәргән. Ул дәвер өчен бу олы байлык инде. Ул дәвер өчен сыерлы кеше бүгенге сөт-май заводы, яки ит комбинаты хуҗасы шикеллерәк. Бер-бер артлы өч баласы туган. Хатыны дүртенчегә авырга калган. Ул дәвердә шундыйрак гадәт булган инде, резина-фәләнне хәтта аякка да киеп карамаганнар. Менә шулай дөбер-шатыр дөнья көтеп ятканда сугыш чыккан һәм ирне фронтка алганнар. Бер елдан артты дигәндә үле хәбәре килгән. Ә тагын беркадәр вакыт үткәч… кышка керер алдыннан… дүрт бала белән тол калган солдат хатынының (!).. дәүләткә бурычын түләмәгән өчен (!).. йортын сүтеп алып киткәннәр.

Моны дәү әни сөйли торган иде. Һәм шушы җиренә җиткәч, тавышы калтыранып китә иде. Аннан соң беркадәр тынып тора да: «Әй, ходаем, илгә-көнгә миһербан бир…» — дип куя торган иде. Минем берни дә аңламавымны сизеп:
— Соң, балам, аны нимеч тә, урыс та түгел, үзебезнекеләр шулай итте бит инде, — дип көрсенә, — Үзебезнең авылныкылар.
Аннан соң «Һи, бу бала нәрсә аңлый инде» дигәндәй, ягымлы гына итеп кул селти дә дәвам итә…

Теге хатын «торырга урыным юк бит» дип җитәкчегә дә барып караган. Тегесе сабыр итәргә кушкан. Бер мин генә түгел, миннән дә зуррак җитәкчеләр бар бит, сабыр ит инде, бәлаләп йөрмә, эшеңне зурга җибәрмәсеннәр, дигән. Нишләсен инде теге. Берчә иренә рәхмәт укып, берчә ходайга шөкер итеп дүрт баласы белән мунчада яши башлаган. Менә шул вакыттагы сүзен кызык итеп сөйлиләр иде:
— Атагыздан калгач, ашарга болай да юк иде. Хәзер йортыбызны да алдылар. Түзегез инде балалар. Бер кышны мунчада да чыгарбыз. Аның каравы, утын күп кирәкмәс, — дигән имеш.

Татар теле белән бәйле соңгы вакыйгалар турында уйланганда шушы хәлне искә алып куйдым. Бу, бәлки, артык гаҗәп тә түгелдер . Тагын нәрсә турында уйлап була инде мондый чакта?.. Базардагы бер таныш карт кына ул: «И, безнең татарда юк инде эләккән эш, менә чеченнар маладис» — дип такылдый. Ике сүзенең берсе шул. Чистый теңкәгә тиеп бетте инде, шайтан алгыры карт. «Нәрсәсе маладис инде, илен канга батырып ташладылар бит. Шул да булдымы юньле эш?!» — дисәң дә аптырап калмый: «Аның каравы, алар бер милләтле республика булып калды. Телен, гореф-гадәтләрен беркем дә тиз генә җуя алмаячак» — дип маза чертә. Аның белән генә дә калмый әле, мыскыл иткән кебек өстәп куя:»Күз яше түгеп кенә бернәрсә дә яулап булмый ул. Нәрсәдер алыр өчен нәрсәдер бирергә кирәк.» Мин үзем мондый затларны бик өнәп бетермим. Шуңа күрә, сүзен тыңласам да ул саткан сөтне алмыйча китәм. Иктисади санкция инде бу үзенә күрә. Бүтән төрлесен кулланып булмый — яше бик зур.

Зыянлы нәрсә йогышлы була бит ул. Сүзләрен бөтенләй исәпкә алмаска тырышсам да әллә кайдан сәер сорау калкып чыга. Без әлбәттә, ирекле дәүләт төзергә дә, милләтебезне үстерергә дә, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга да телибез инде. Һәрхәлдә, «Телибез!» — дибез. Ике дә уйламыйча, хәтта бер дә уйлап тормыйча әйтәбез. Ләкин шушы максат өчен нәрсә эшлибез соң? Нинди шәхси югалтуларга барырга әзербез?

Бу сорауга җавапны да без үзебездән эзләмибез. Гади халык өмет белән мөлдерәмә тулы күзләрен хакимият ягына юнәлтә, хакимияттән дә зуррак тоелган татар оешмаларына, бөтен дөнья татарлары исеменнән эш йөртүчеләр тарафына тәгәрәтә: «Хөрмәтле әфәнделәр, без сезне һәрвакыт югары күтәрдек. Иң алдынгы шәхесләребез, әйдәп йөрүчеләребез дип кабул иттек. Бу юлы да хөрмәт белән алдан үткәрәбез. Рәхим итегез, хөрмәтле җитәкчеләребез! Амбразурага.»

Ә тегеләр үз чиратында:»Без непричем. Бу бит халык язмышына, аның киләчәгенә кагыла торган нәрсә. Моны халык үзе хәл итәргә тиеш.» — дигән сыманрак кыяфәт чыгара. Шул рәвешле, килеп туган проблеманы бер капкадан икенчесенә тәгәрәтеп йөртәбез. Һи, нәрсә инде безгә проблемалар! Без аларны типкәләп кенә йөртәбез ич. Типкәли торгач, тузып үзеннән үзе ашалып бетә. Бетмәсә дә әһәмияте югала. Аяк астында йөргән нәрсәнең кадере кала мени.

Тора-бара проблема үзеннән үзе хәл ителә. Бактисәң, аны хәл итү юлы өстә генә ята һәм «компромисс» дип атала икән. Ул компромисслар инде көндәлек тормышыбызга да үтеп керде. Әле кичә кибеттән бозылган балык биреп җибәргәннәр. Кабат бардым, балыкларын күрсәттем. Кибет хуҗасы белән озак кына сөйләшә торгач, барсын да компромисс юлы белән хәл иттем — балыгын да калдырдым, акчаны да сорамадым.

Ә җитдирәк уйлап карасаң, «халык язмышына кагылышлы нәрсәләрне халык үзе хәл итәргә тиеш» — дию дөрес инде ул. Дәүләтен югалтканнан бирле шулай килгән ич инде. Чукындырырга маташып караганнар — килеп чыкмаган. Динсез итәргә маташып караганнар — алла саклаган. Телсез итәргә маташу да бер бүген генә башланмаган. Ул элек тә, татарның надан чакларында да, әлләни нәтиҗә бирмәгән. Чөнки кечкенәдән гарәп, фарсы, төрек телләрен белеп үскән надан татарлар өчен тагын бер тел өйрәнүнең бер кыенлыгы да булмаган. Нәтиҗәдә, нинди генә сынауларга тарса да, эшне артык зурга җибәрмичә генә, дуламый-шауламый гына, татар җиңеп чыккан. Югалтулар белән, әлбәттә. Ләкин җиңеп чыккан бит. Һәм боларның берсен дә ул юлбашчылар, ханнар, патшалар җитәкчелегендә, яки дәүләт программалары нигезендә эшләмәгән. Империя шовинизмы котырган чорларда базга төшеп әлеп өйрәнгән чаклары да булган. Шундый «ярамаган эш» өстендә индидер тәртип сакчысы күзенә эләксә: «дәдәңнең күңеле булсын, чукын, балам,» — дигән дә кабат үз мәсләген дәвам иткән.

Соңгы елларда без тагын шундыйрак чынбарлыкка кайтып барабыз шикелле. Мөстәкыйллек дигән нәрсә инде иҗтимагый мәйданнан кысырыкланып бетеп бара, аңа тел, гомүмән, миллилек белән бәйле башка нәрсәләр дә иярә. Бу юнәлеш бүгенге вакыйгалар белән генә тукталып калырга охшамаган. Моңа хәтта урамга чыгып «Туган тел»не җырлау белән дә каршы торып булмый. Ә ризасызлык белдерүнең башкача законлы юллары юк. Телне яклап митинглар оештырырга теләүчеләр булса да аларга рөхсәт бирелмәде. Закон буенча халык бу илдә гел ризалык белдереп кенә торырга тиеш.

Бу инде халыкның язмышы хәзер фәкать үзеннән генә торырга да мөмкин дигән сүз. Дөрес, әлегә дәүләт карамагыннан бөтенләй үк читтә калмаган ул. Татарстан бар әле. Мәктәпләрдәге проблеманы татар теле дәресләре атнага ике сәгать укытылырга мөмкин дип хәл иткәннәр. Бер карасаң, ике сәгать әлләни күп тә кебек түгел. Әмма монда тагы бер мәсьәлә бар. Әгәр татар телен өйрәнергә теләүче балалар саны күп була икән, ул сәгатьләрне арттыру турында да сүз кузгатырга мөмкин булачак, диләр. Менә монсы инде — өмет уята. Димәк, әгәр ата-аналар һәм балалар үз милләтенә битараф булмый икән, татар теленең мәктәпләрдә төпләнеп калу мөмкинлеге булачак. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмау татарларның үзләреннән тора. Татар сыйныфларындагы балаларның күп булуы — бүген теләсә нинди митинг, һәм башка ризасызлык чараларына караганда да үтемлерәк көрәш ысулы булып чыга.

Менә бу урында мин бөтен татар ата-аналарын балалары өчен татар телен сайларга, аларны үз телен өйрәнүдән мәхрүм итмәскә чакырам. Ә «татар теле белән ерак китеп булмый» — дигән сүз сафсата ул. Үзе бернигә дә ирешә алмаган наданнар фикере. Мин сезгә татар булып «ерак киткән» берничә генә исемне атый алам. Иң беренче телгә килгәннәрен. Шәймиев, мәсәлән. Үз телен һәм халкын бар дип белмәгән мәнкортлар арасында шул биеклеккә якын килә алучы хет берәр исемне атый аласызмы? Ә бит төрле өлкәләрдән мисал алып, исемлекне озак дәвам итеп була. Нинди милләт вәкиле генә булмасын, үз телен белеп, үз халкын хөрмәт итеп үскән кешеләр беркайчан да югалмый. Тамырлары нык була аларның.

Язма башындагы вакыйганы кабат искә төшердем дә елмаеп куйдым. Әлеге сүзләрем теге хатынның:»бер кышны мунчада да уздырырбыз» — дигәне сыманрак тоелып китте. Бер кышка гына дип керсә дә мунчада хәтсез генә яшәргә туры килә аңа. Сугыш беткәч тә ярдәмгә атлыгып торучы табылмый. Ләкин ул дүрт баласын да җил яңгыр тидерми үстерә. Бүген оныклары — ярты авыл. Булдыклы, ихтирамлы кешеләр. Теге вакытта шаулап, бәлаләп йөрсә ничек булыр иде икән? Әйтү авыр. Әмма ул миңа авырлыкларны үзенең чыдамлыгы, сабырлыгы һәм үҗәтлеге белән җиңгәндер кебек тоела.
Алдарак: «Шушы максат хакына нинди шәхси югалтуларга әзербез?» — дигән сорау булган иде. Без югалтуларга бик әзер түгел бугай. Бүгенгене уйлап кына әйтмим моны. Зур югалтуларга бармыйча гына максатына ирешү теләге идарә итми микән татар белән. Бу инде авыр, катлаулы, баш эшләтүне һәм чиксез үҗәтлекне таләп итә торган теләк. Кайвакыт көтелмәгән югалтуларга да китерергә, «дәдәңнең күңеле булсын, чукын балам» — дип әйттерергә дә мөмкин. Тик ул югалтмаган бит, саклап килгән.

Бүгенге «компромисс»ларыбыз да бәлки шуның нәтиҗәседер…
Марат Кәбиров

------------
WordPress: 24.2MB | MySQL:54 | 1,113sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика