республика көне
Милләт

Бәйрәм уңаеннан


Элегрәк бу көнне без Республика көне, мөстәкыйллек яулап алган көн буларак бәйрәм итә идек. Дәверләр үзгәреп, йөгәннәр кыскара башлагач ул шәһәр көне булып кына калды. Әлбәттә, заманында бәйсезлек дип шаулаган халык өчен бу артык мактанырлык күренеш түгел. Бигрәк тә татар мәктәпләре кыскартылу, кыскартылмый калганнарында да дәресләр саны азаю, милли әдәбият һәм мәдәниятнең (һәм гомумән, милләткә турыдан-туры кагылышлы өлкәләрнең) үги бала хәленә төшерелүе белән берлектә карасаң. Шуңа да күпләр бу көнне инде бик әһәмиятлегә исәпләми, җитәкчеләрнең һәм халыкның йомшаклыгын дәлилләүче бер күренеш сыманрак кабул итә.

Бу көннең әһәмияте юк дип уйлыйсым килми. Миңа ул халыкның ихтыярын һәм мөмкинлекләрен күрсәтеп торучы бер вакыйга булып тоела. Теләсәк булдыра алабыз бит, дигәнрәк тойгы уята. Горурлык һәм үкенечләр катыш тойгы.

Шнлы дәвер иде ул. Шул чорда кискен каршылыкларга барып Чечня юлыннан киткән булсак нәрсә булыр иде икән, дип уйлап карыйм. Бүгенгедән күренүенчә чеченнар да артык отмадылар. Һәрхәлдә, сугыш нәтиҗәсендә алар менә нәрсәләргә иреште, дип авыз тутырып сөйләрлекләре күренми. Әгәр кайсыдыр өлкәдә ниндидер өстенлекләре бар икән, бу меңнәрчә гомерне корбан итеп, меңнәрчә язмышны гарипләп алынган өстенлек. Кечкенә һәм кыйммәт нәрсә. Әгәр бер-бер артлы Татарстан да, Башкортостан да кузгалса… Бу очракта да әлләни үзгәреш булмас, бары тик канкоешларның масштабы гына зураер иде. Ни генә әйтсәң дә, ярты дөньяны дер селкетеп торган Советлар Союзының бөтен көче, бөтен коралы һәм осталыгы Россия кулына калды. Бүген кимсетебрәк карарга тырышсалар да, бу исәпләшергә мәҗбүр итә алырлык көч. Һәм аны санламаска тырышу батырлык түгел, ә хата булыр иде.

Американың, Европа яки башка чит илләрнең яклавына өметләнү дә беркатлылык. Аларның берсе дә гуманитар ярдәм үзәге түгел. Бары тик сәяси һәм иктисади максатларына туры килгәндә генә ярдәм итәргә мөмкиннәр. Һәм алардан алган ярдәмне банктан алган кредит рәвешендә күзалларга була – кайчан да бер түләргә туры киләчәк. Хәтта Рәсәй чигендә яшәп аерылып чыга алган очракта да кол итәргә теләүчеләр, һәртөрле басымнар белән үз тәэсиренә эләктерергә тырышучылар бетмәс иде кебек. Ничек кенә булмасын, Чечня дәверендә Американың да, Европа илләренең дә канкоешларга карата тирән борчылу белдергәне сизелмәде. Дәүләтләр белән илаһи тойгылар түгел, ә исәп-хисап идарә итә.

Менә шундый четерекле шартларда яулап алынган мөстәкыйллек чынлап та горурлык тойгысы уята. Җитәкчелек халыктан ерак китмәсә, аңа таянып эш йөртсә күп нәрсәләргә ирешә ала бит, дип уйларга мәҗбүр итә. Аның төп әһәмияте дә әнә шунда.

Без бернинди канкоешсыз да азатлык яулап алу мөмкинлеген күрдек. Яуладык. Шатландык. Әмма аны тиешле дәрәҗәдә саклый алмадык. Бу да да табигый хәл. Моңа кадәр бәйсезлек дигән төшенчә белән эш йөрткән булмагач, кайдан беләсең инде?!. Без дә ул азатлыкны ничек кулланырга белми аптырап калдык бугай. Һәм аны ваклап-ваклап, сораган саен, кире бирергә керештек. “Без ирекле!” — дип күкрәк сугар өчен ул азатлыкның калган өлеше дә җитәр сыман иде… Моның өчен кемнедер гаепләргә кирәкми. Бу — объектив күренеш — безнең тәҗрибәсезлек нәтиҗәсе.

Ничек кенә булмасын, бу көн безне үзгәртте. Без инде бәйсезлекне татып караган дәүләт кешеләре. Тотып караган һәм югалткан кешеләр. Югалту да түгелдер бәлки. Хәтта югалту булса да бу артык мөһим түгел. Иң мөһиме — без аның барлыгын беләбез. Ул мөмкин. Шул җәһәттән караганда бу көнне Уяну көне дип атарга да ярыйдыр әле.

…Урамга чыгам. Подъездда җыештыручы ханым үзебезчә саф татарча итеп:

— Эт сугарып йөрисез инде, идәннең кипкәнен дә көтмичә, — дип сукранып кала. Ишек төбендәге эскәмиядә домино сугалар. Кызып киткәндә, беркемнән дә курыкмыйча: “Эх, анаңның сабый чагы…” -дип саф татарча сүгенеп җибәрәләр. Арырак мәйданчыктагы балалар моны ишетми, алар үзләренчә пыр тузып уйный: “Ә син мине тоталмыйсың, тоталмыйсың…”

Бер карасаң, мөстәкыйль Татарстан, туксанынчы еллар рухы беркайда да юкка чыкмаган инде ул. Өйдә яши, ишегалдында уйный. Урамда йөри. Һичьюгында, милләтпәрвәрлектән бөтенләй ерак торган кеше кыяфәтенә кереп: “Абзый, берәр сигарет тарттыр әле” — дип булса да сорап китә. Кемнеңдер ачык тәрәзәсеннән Салават тавышы белән моңлана: “Мин яратам сине, Татарстан!..”

Шулай булсын. Үзебез яратырлык илдә яшик.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.2MB | MySQL:58 | 1,808sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика