Милләт

Дуслык нигезе – тиңлек


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Берничә ел элек кенә Россия президенты рус теле буенча БДИ нәтиҗәләренең начар булуы өчен борчылып, аңа аерым әһәмият бирү кирәклеген искәрткән иде. Шуңа җавап итептер, Россиянең Дәүләт Думасы тарафыннан “РФ гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе” өлгесе тәкъдим ителде. «Рус теле — милли хәвефсезлекнең нигезе», — дигән шигарь астында әзерләнгән әлеге документ беренче җөмләләреннән үк Россиядә яшәүче башка милләтләрне икенчел планга күчереп куя һәм балалар бакчасыннан алып һәр кешегә көчәйтелгән режимда фәкать русча белем бирү юлларын билгели иде. Аннан соң ук, РФ составындагы төрки республикаларга Төрксой белән бәйләнешләрне өзү турында В. Мединскийның телеграммасы таралды. Бу төрки халыкларның үзара бәйләнеше өзелсен, аралашу һәм үсеш тукталсын дигәнрәк исәптән чыгып эшләнгән адым иде бугай. Аннан соң күп тә узмады, “президент” атамасын юк иттеләр, һәм тиздән “бердәм россия милләте” булдыру турында сөйләргә тотындылар… Бу адымнарның барсы да диярлек РФ һәм милли республикаларның законнарына каршы килә иде. Күренүенчә, Россия Федерациясе үзенең күп милләтле булуына чыдаша алмый, ничек тә, нинди юллар белән булса да “кече туган”нарның туксанынчы елларда алган азатлыгын костырырга тырыша кебек.
Хәзер менә В. Путин да шул сафка килеп кушылдымы?.. “Заставлять человека изучать язык, который родным для него не является – так же недопустимо.” – диде В. Путин милләт-ара мәсьәләләр киңәшмәсендә. Һәм шул ук вакытта рус теленең Россиядә дәүләт теле икәнен ассызыклап, аны һәркем өйрәнергә тиешлеген дә искәртте. Беренче карашка, ул үз-үзенә каршы килә кебек…

* * *
Юләр башка юньле фикер килми. РФ президентының бу сүзен ишетү белән: “Рус теле минем туган телем түгел, – дигән ахмак уй калкып чыга. – Һәм беркем дә мине мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Мине моңа мәҗбүр итү – “недопустимо.” Мин үз телемдә белем алырга телим.»
Ләкин мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә фәкать рус телендә. Мин нәрсә эшләргә тиеш?
Яхшы. Мин татар теле һәм әдәбиятын гына өйрәнермен. Һәм физкультураны. Ә үскәч татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырмын. Ләкин беркем дә миңа аттестат бирмәячәк. Яхшы. Мин башка фәннәрдән шәхси укытучы яллармын. Физиканы, математиканы татарча укыта алырлык кешеләр бөтенләй юк түгел. Сталин заманыннан калган дәреслекләрне дә табарга мөмкин, һич югында бүгенгеләрен тәрҗемә итәргә. Мин, әйтик, бөтен фәннәрне дә яхшы беләм. Ләкин БДИ сорулары русча һәм минем татарча җавапларымны да аңларлык укытучы юк. Ярый, андый укытучылар табылды, бу мәсьәләдә барсы да җайланды, ди. БДИ-ны яхшы билгеләргә тапшырдым. Ләкин нинди югары уку йортына керергә? Мин укуымны иктисад институтында татарча дәвам итәргә телим…
Кешене чит-ят телгә мәҗбүри өйрәтү “недопустимо” – Президент үзе әйткән. Ә үз телемдә белем алу мөмкинлеге юк. Һәм мин русча өйрәнергә генә түгел, ә бөтен фәннәрне дә фәкать шул телдә укырга мәҗбүрмен. Башка юл юк. Бу дәүләт мине шуңа мәҗбүр итә. Ә бу – “недопустимо”.
Ниүжәли, президент “кеше” дигәндә башка милләт вәкилен күз уңында тота, ә мине “кеше” категориясенә кертми. Хәтта мин дә, сан буенча икенче урында торган милләт вәкиле дә, кеше исәбенә кермәгәч, бу дәүләттә кем генә кешегә санала соң?
Әлбәттә, болар юләр башка килгән фикер генә. Чынында болай дип уйларга… уйларга, бәлки, ярыйдыр инде… ләкин болай дип сөйләнеп йөрергә ярамый. Ишетеп калсалар, милләт-ара низаг тудыруда гаепләп хөкемгә тарттырулары да бар. Аннан соң, без бит Россиянең вәкаләтләрен хөрмәт итәбез, шуңа күрә, болай дип уйламыйбыз да, сөйләнеп тә йөрмибез һәм русча өйрәнү мәсьәләсендә бернинди проблема да тудырмыйбыз.

* * *
Беренче карашка, Путин үз-үзенә каршы килә кебек… Ә асылда, бернинди дә каршылык юк. Рус теле – дәүләт теле, һәм РФ гражданы буларак, без бу телне өйрәнергә, хөрмәт итәргә бурычлыбыз. В. Путин “язык, который родным для него не является” дигәндә бөтенләй дә рус телен күз уңында тотмый. Ул милли республикаларга исем биргән телләрне күз уңында тота шикелле.
Ләкин татар теле дә Татарстанда дәүләт теле исәпләнә һәм аны укытуның зарурлыгы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кемдер моңа каршы килә икән, димәк, ул закон боза, республика статусына, аның бөтенлегенә яный, милләт-ара низаг тудыра булып чыга. Демократик җәмгыятьтә хәтта президентлар да законнан өстен түгел һәм җаваплылыктан азат була алмый, дип беләм.
Ләкин… Митинглар булгалап тора. “Татарстан мәктәпләрендә татар телен көчләп укытуны тыярга”, “Рус телен башка өлкәләрдәге кебек укытырга”, “Татарстанда рус теле яклауга мохтаҗ” дигән лозунглар күтәргән берничә кеше әледән әле мәсьәләне куертырга маташа. Андыйлар күп түгел. Матбугаттагы фотоларына караганда, инде балалары да мәктәп яшеннән узган булырга тиеш. Әмма үзләре:”Балаларыбыз рус телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерә алмый!” – дип һава ерта.
Югыйсә, монда татар балалары барлык фәннәрне дә рус телендә укый. бары тик туган тел генә аларга татарча керә. Ләкин бер татарның да: “Россиядә татар теле яклауга мохтаҗ, Россиядә рус телен көчләп укытуны тыярга” – дип шаң сукканы юк. Аның дәүләт теле икәнен беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ә шулай дип күтәрелеп митингка чыксалар ничек булыр иде икән? Күз алдына китерә алмыйм. Ә болар инде торым-торымга шундый митинглар оештыра. Экстремизмда гаепләүче юк. Гомумән, милли низаг турындагы закон Россиядә “кече туган”нарга карата гына бар көчсенә эшли, “бөек милләт” вәкилләренә кагылмый шикелле.
Югыйсә, бернинди дә көчләп укыту юк. Бары тик ул Татарстанның дәүләт теле буларак, законлы рәвештә, мәктәп программасына гына кертелгән. Ә мәктәп программасын ата-аналар теләге буенча да, укучылар, яки укытучылар теләге буенча да өйрәнмиләр. Әгәр уку программасына кертелгән икән, физика да, математика да, татар теле дә, рус теле дә, инглиз теле дә, физкультура да берсүзсез өйрәнелергә тиеш.
“Балам рус телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерә алмый, дәресләр санын арттырырга кирәк,” – дип безләгән ата-анага мин аз гына сәерсенеп карыйм.
Һәм күз алдына китерергә тырышам. Бала гаиләдә дә, урамда да туган телендә, рус телендә, аралаша. Математиканы – рус телендә, физиканы – рус телендә, географияне – рус телендә, биологияне – рус телендә, химияне – рус телендә, әдәбиятны рус телендә, хәтта физкультураны да рус телендә укый. Һәм шул килеш тә рус телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмый. Бу очракта, бәлки, рус теле дәресләрен арттыру турында түгел, ә баланы үсеше тоткарланганнар өчен махсус мәктәпкә урнаштыру хакында сүз алып барырга кирәктер?
Әлеге сүзләр нигезендә бала өчен хәстәрлек кенә ятса, әлбәттә, шулай итәрләр иде дә. Ләкин мондый шау-шуның төп сәбәбе – гади шовинизм. Үзең яшәгән республиканы хөрмәт итмәү, аңа исем биргән милләтне тиңсенмәү.
Шулай да “Татар теле дәресләре рус теле дәресләрен кыскарту исәбенә булырга тиеш түгел” – дигән сүзләр белән килешергә туры килә. Чынлап та ул ниндидер фәннәр исәбенә укытылырга тиеш түгел. Татар теле рус теле исәбенә дә, математика исәбенә дә, физика исәбенә дә укытылырга тиеш түгел. Ул – Татарстанның дәүләт теле. Аның беркем кагылгысыз үз урыны булырга тиеш.
Без еш кына Россияның бөтенлеге, халыклар дуслыгы турында сүз алып барабыз. Ә бу бары тик бер-береңне тиң күреп, бер-береңнең үзенчәлекләрен, теләк-ихтыяҗларын хөрмәт итеп яшәгәндә генә мөмкин. Чагыштырмача тигез шартларга куелмаган милләтләр беркайчан да дус була алмый. Хәтта вакытлыча тату яшәсәләр дә бу кайчан да бер үзен сиздерәчәк.

Марат Кәбиров

Мәгълумәт өчен генә!

«Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит, что нужно сокращать изучение родного языка»

В.В. Путин, 2002 год

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика