Иван Грозный
Милләт

Иван Грозныйга һәйкәл


Һәйкәлләрне нинди максат белән куялар? Уйлап чыгарылган, яки чынбарлыкта булган затларның сыннары борынгы чорда табыну объекты буларак барлыкка килгән. Ул һәйкәлләрне тылсымлы көчкә ия дип уйлаганнар. Теге дөньяга күчкән юлбашчылар, кабиләнең абруйлы әгъзалары да соңга табан шундый ук магик көч чыганагы булып санала башлаган. Үлгәннәрнең исемен мәңгеләштерү, аларны данлау, хәтта табыну объектына әйләндерү — һәйкәлләрнең төп вазыйфасы шул булган. Әлеге хәлләр мәҗүсилек чорында аеруча еш очраса да безнең дәвергә дә ят түгел. Мисал өчен Ленин һәйкәлен генә искә төшерү дә җитә. Һәйкәл кешенең аңына һәм психикасына көчле тәэсир итә. Бөек Ватан сугышы батырларына куелганнары, мәсәлән, ата-бабаларның батырлыгын гәүдәләндерә, гражданлык хисе тәрбияли, батырлык үрнәге булып тора. Бер сүз белән әйткәндә, рәсми варианты болайрак яңгырый: һәйкәлләр тарихи шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү, дәүләте һәм милләте өчен горурлык хисе тәрбияләү, халыкның белемен, мәдәниятен күтәрү өчен куела.

Ә дөресе, аз гына башкачарак. Чын мәгънәсендә белемле, талантлы, мәдәниятле халык дәүләткә бик кирәкми инде ул. Аңа тәртәдән чыкмый торган эшчеләр һәм салым түләүчеләр күпкә кадерлерәк. Ә артык белемле, талантлы шәхесләрен ул үз кулы белән юкка чыгарырга да күп сорамый. Мисал кирәк булса, хәзер үзләре һәйкәлгә әверелгән кешеләрне китерергә мөмкин, әйтик, Пушкин, Лермонтов, Жуков…
Һәйкәлләр, гадәттә, дәүләт эчендә алып барылган сәясәт белән бәйле. Коммунистлар партиясе заманында, мәсәлән, Ленин һәйкәленнән дә күбрәк нәрсә юк иде. Пропаганда коралы инде: Ленин — коммунистлар партиясенең аерылгысыз бер символы иде һәм халыкта КПСС-ка карата хөрмәт тәрбияләү чыганагы булып хезмәт итте. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләр Совет иленең бөеклеген һәм сугыш-фәлән килеп чыкса, аның өчен гомереңне бирергә кирәклеген искәртеп торды. Яки Павлик Морозовка һәйкәл… Бу үсмер Совет властен әтиеңнән дә ныграк ярату һәм намуслылык символы булып хезмәт итте. Ләкин илнең яңа хакимнәре берчә үзләренең кинәт кенә артып киткән мөлкәтләренә, берчә серле елмаеп басып торган балаларына карап алдылар да Павлик Морозовның бик үк дөрес эшләмәгәнлеген халыкка аңлатырга керештеләр. Ә бүген инде андый үсмерләргә һәйкәл куеп булмый.

Гомумән, ил эчендәге һәйкәлләргә карап, бу дәүләт башында нинди көчләр утыруын, аларның сәясәте нинди юнәлештә булуын чамаларга мөмкин. Сүзне борыңгыдан башлаган идек бит… Ата-бабалар чорында ниндидер дәүләтне басып алганнан соң, иң беренче булып аларның бөтен сыннарын, һәйкәлләрен җир белән тигезләгәннәр дә үзләренекен күтәргәннәр. Бу инде җиңүче кабиләнең: “Менә сезгә табыну объекты!” — диюе, үз өстенлеген җиңелгән халыкның аңына сеңдерергә тырышуы. Хәле җиткән халыклар моңа баш күтәргән, яңа сыннарны туздырып ташлау очраклары да булган. Хәле җитмәгәннәр баш иеп, үзенең мескенлеге белән килешкән.

Шул рәвешле, һәйкәлләр ниндидер шәхеснең данын күтәрү һәм исемен мәңгеләштерү белән бергә, сәяси вәзгыятьне күз уңында тотып эшләнгән психологик корал вазыйфасын да үти. Бигрәк тә, ул ниндидер кампания төсен алса.

* * *
Соңгы вакытта бөтен Россия буйлап Явыз Иванга һәйкәлләр күтәрелә башлады. Беренчесе 2016 елның 1 октябрендә Орел шәһәрендә ачылган, аннан соң 2017 елның 26 июлендә Мәскәүдә, ике ел узуга Владимир өлкәсенең Александров шәһәрендә… Бу төбәкләрдә дә беркадәр ыгы-зыгы булып алды бугай, һәрхәлдә, Александровтагы һәйкәлне әле анда, әле монда күчереп йөрттеләр. Төрле пычрак гамәлләре белән дан алган Явыз Иван гади рус халкының үзенә дә бик тансык түгелдер инде.
Узган елның 26 декабрендә Чебоксарда… Чуваш аксакаллары шурасы моны бик каты гаепләп чыгышлар ясады. Алар шәһәр мэры Евгений Кадышевка һәйкәл куюны башлап йөрүчеләрне вазыйфасыннан бушатырга тәкъдим иттеләр.
Хәзер Әстрәхан шәһәрендә ачарга маташалар. Монда да Әсртрәхан мөселманнары һәм мили горурлыгын югалтмаган татарлар катгый каршы төшә. «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы бу гамәлгә бертавыштан каршы килеп, губернатор Игорь Бабушкинга, шәһәр мэры Алена Губановага мөрәҗәгать юллады. «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев: «Кансызлыкны хупларга кирәкми, — дип исәпли, — Мондый «герой»ларга һәйкәл куюны күпләр, аеруча, яшьләр дөрес аңламас. Германия бит башка илләрне яулап алганы өчен Гитлерга һәйкәл куймый.» Күпләр әлеге гамәлне милләтләр арасына чөй кагу, аларны үзара ызгыштырырга тырышу дип бәяли.

Бу аңлашыла да, Иван IV татар хәтеренә явыз баскынчы буларак кереп калган. Тәхет өчен көрәшеп хәлдән тайган Казан ханлыгын басып алганнан соң, аяусыз рәвештә татар халкын юк итү белән шөгылләнгән Мәскәү кенәзен беркем дә яратып тормый. Үз кавемен дер калтыратып торган тиранны руслар да моңа кадәр бик өнәп бетермәде бугай, һәрхәлдә, тарихи чыганакларда да, әдәбият-сәнгать әсәрләрендә дә ул халыкның сөекле улы буларак чагылмады. И. Репинның «Иван Грозный убивает своего сына» картинасы да моңа дәлил була ала. Әле дә артык үзгәреш сизелми, бары тик үз мәнфәгатен кайгыртучылар һәм пропагандага җиңел бирелүчеләр генә лояльлек күрсәтә.

Һәйкәл кую модага кереп киткәч, Иванның бөек гамәлләр кылган патша икәнлеген исбатларга атлыгып торучы тарихчылар да пәйда була. Болар аның үз көрәштәшләрен кыйратуын да, гади халыкны адәм чыдамаслык шартларга төшерүен дә, психик һәм венерик авыруы булуын да, баласын үтерүе турындагы фикерләрне дә инъкар итәргә әзер.

СССР-дагы Ленин һәйкәлләрен Явыз Иван алыштыра башлады дип уйларга да була хәзер. Дөрес, һәйкәл кую турында хакимият турыдан-туры әмер бирми, барсы да аерым кешеләр, яки төркемнәр тәкъдиме белән башланып китә. Тик бу кавемнең үзен бик иркен тотуы аларның артында нинди көчләр торуын чамалау мөмкинлеге тудыра. Моның Россия Федерациясенә кергән милләтләрнең туган телләрен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарганнан соң башлануы да нәрсәгәдер ишарәли кебек. Алай ук түгелдер инде, бәлки. Безгә, кара халыкка, шулай тоела гына торгандыр.

* * *
Ә мин шундый күренешне күз алдына китерәм. Әти кеше кечкенә улы белән Явыз Иван һәйкәле яныннан узып бара. Боларның нинди милләттән булуы мөһим түгел. Малай бу һәйкәлнең кемгә куелуы турында сораша, әтисе җавап бирә. Малай тиз генә телефонында чокынып ала да әтисенә карый:
— Әти, бу патша бит гел күрше илләргә басып кергән, — ди ул күзләрен түгәрәкләндереп. Әтисе дәшми, ә малай һаман үзенекен итә, — Аның опричниклары үз халкын талап яшәгән…
— Хөкүмәт халыкны талый инде, улым, опричник белән булмаса, салым, яки башка юллар белән, — дип көрсенә әтисе.
— Тик бу абый бит сифилис белән дә чирләгән бугай… — дип аптырый малае. — Психик авыруы да булган, диләр…
— Чирне кеше сорап алмый, улым, — дип аклана ир күзләрен яшереп. Тик тегесе һаман үзенекен сөйли:
— Ул бит үзенең малаен үтергән…
Ир дәшми. Нәрсә дисен инде, кансыз илбасарларның каһарманга әйләнүен, үз халкын бөлгенлектә яшәтүчеләрнең “күренекле дәүләт эшлеклесе” дип аталуын балага берничек тә төшендереп булмый ич. Бала үтерүчеләргә, азгыннарга ни өчен һәйкәл куелуын да аңлатып булмый…
Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 26.59MB | MySQL:120 | 1,736sec
Рейтинг@Mail.ru