Шартнамә
Милләт

Россия — Татарстан: Килешү озайтылырмы?


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Россия Федерациясе белән вәкаләтләр бүлешү буенча төзелгән Шартнамәнең срогы чыга. Әлеге документ федераль закон статусында, аңа 2007 елның 26 июлендә РФ исеменнән В. Путин, ТР исеменнән М. Шәймиев кул куйган.
Анда экологик, мәдәни, иктисади мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, татарстанлыларның республика туграсы төшкән, татарча язулы бите булган үзгә паспортка ия булулары турында әйтелгән, Татарстан җитәкчесе булырга теләгән кешенең ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиешлеге билгеләнгән.

Аның файдасы бармы соң?

Әлбәттә, беренчесе, 1994 елдагысы, республика үсеше өчен дә, милләтне саклау һәм үстерү өчен дә күбрәк мөмкинлекләр бирә иде. Монсы — шактый кыскартылган, кысылган. Шуңа күрә, татарофоблар аның кирәге юк, бу бары тик республика элитасының мин-минлеген канәгатьләндерү өчен генә ярый, дип мыскылларга ярата. Гомумән, Россия белән мөнәсәбәтләрдә ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан саен моны «Татарстан элитасы үз мәнфәгатьләрен алга сөрә» дип бәяләргә күнектеләр.
Беренче карашка, ул чынлап та, күзгә бәрелеп торган әлләни зур мөмкинлекләр дә бирмәгән кебек. Ну, нәрсә инде паспорт арасындагы татарча бит?! Менә шул паспорт арасына ким дигәндә, йөзәр доллар кыстырып бирсәләр — вәт ичмасам, монсы халык өчен тырышу булыр иде. Яки президентның татарча белү-белмәве… Шул да булдымы килешү төзеп ятарлык нәрсә?!. Ләкин бу беренче карашка гына шулай кебек. Әгәр балаң татарча белми икән, димәк, ул киләчәктә президент була алмый. Шушы үзе үк телне үстерүгә бер өлеш түгел мени? Бездә, гадәттә, надан ата-аналар: «Татар теле белән кайда барып була?» — дип кул селтәргә яраталар бит. Менә бу документ шуңа төгәл җавап бирә: «Аның белән президент булып була.» Ансыз — булмый. Шулай ук бу пункт республика җитәкчесен читтән китереп утыртуны да чикли. Куллана белеп куллансаң, ару гына яклары бар аның.
Ә чынында, әлеге документ Татарстан байлыгын республикада калдыру өчен дә, телне һәм мәдәниятне саклауда да үзенә күрә бер таяну ноктасы булып тора. Аның нигезендә салымнарны киметү турында да сөйләшү алып барырга була, гореф-гадәтебезне, телебезне бетерүгә китерәчәк кануннарга да каршы төшеп була. Һәрхәлдә, документ шундый мөмкинлек бирә. Икенчедән, ул Россия Федерациясендә татарлар белән исәпләшәләр дигәнне дә аңлата әле. РФ-ның үзенә дә дөнья җәмәгатьчелеге алдында: «Федераль мөнәсәбәтләр бөтенләй үк үлеп бетмәгән бездә. Менә, мәсәлән, Татарстан…» — дип төтен җибәрергә җайлы була.
Хәтта бу Килешү артык зур мөмкинлекләр бирмәгән хәлдә дә аның кабул ителүе кирәк. Чөнки ул бар икән, дәвер һәм вәзгыять алышыну белән үзгәрергә, тулыланырга мөмкин. Юкны бар итүгә караганда, барны үстерү күпкә җиңелрәк.
Килешү төзелмәсә, бу инде Россия Федерациясе тулысынча юкка чыкты, ә Россия Империясе барлыкка килде, ул империя Татарстан һәм татар халкы белән исәпләшми, аның милли үзенчәлекләрен, теләген, омтылышын санга сукмый дигән сүз. Һәм аның нәтиҗәләре үзен озак көттермәячәк.

Референдум үткәрү кирәкме?

«Килешү озайтылмаячак!» — дигән имеш-мимешләр таралу белән, матбугатта төрле язмалар пәйда булды. Нигездә, бу Килешүне озайту кирәклеген басымлап әйттеләр. Кирәге юк диючеләр дә табылды. Бу җәһәттән рус телле татар фамилияле затлар аеруча тырышлык күрсәтте. Референдум уздырырга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә ишетелеп калды.
Чынлап та, кирәкме соң ул референдум? Россия Федерациясе парламенты һәм Татарстан парламенты карарлары нигезендә тату гына хәл итеп булган нәрсә өчен алай шау-шу чыгарып торырга кирәкме?
Бу мәсьәлә буенча референдум бер тапкыр узды бит инде. Нәтиҗәсе билгеле һәм аны кабатлау ихтыяҗы күренми. Ә үткәрергә кирәк булган очракта… Кайберәүләр: «Июльдән башлап, Татарстан мөстәкыйль дәүләт булачак» — дип шаярта. Һәр шаяруның төбендә дөреслек ятуын исәпкә алсак, бәлки, ул референдумны шул темага күчерү файдалырактыр?
«Сез Татарстанның үзаллы дәүләт булуын телисезме?», яки «Татарстан акчаларының Мәскәүгә җибәрелмичә, республиканың үзендә генә калуын телисезме?» Оптимизация заманы бит. Үткәргәч-үткәргәч, ул референдумда шундыйрак сорауларны да куярга мөмкин. Ике-өч кенә сорау ич инде, артык күп вакытны ала торган нәрсә түгел.

Милләт түгел, кесә хәстәре

Туксанынчы елларда башланган милли күтәрелешнең, үзаллылыкка омтылышның әһәмиятен киметеп күрсәтергә теләүчеләр дә бар. Алар ил башлыклары татар турында уйлап түгел, ә үз мәнфәгатьләрен кайгыртып кына, кесәләрен калынайту өчен генә тырышкан, дигән фикерне сөрергә маташа. Бу, әлбәттә, халыкның башын бутау өчен эшләнә инде. Янәсе, заманында сез әнә ничек тырышкан идегез, ә җитәкчеләрегез алдаган, алар халык өчен берни дә эшләмәгән, ә сезне бары тик үз кесәләрен калынайту өчен генә файдаланган. Бөтен дөньяда акчага табыну хөкем сөргән дәвер булса да, мондый уйдырмалар тәэсиренә бирелергә кирәкмидер. Өстәвенә, бик күп республикаларның һәм өлкәләрнең башлыкларын дәүләт милкен үзләштерүдә гаепләп эшеннән алу дулкыны барган чорда.
Монсы да кызык әле аның. Бер генә, ике генә җитәкче түгел бит… ун-унбишләп булыр… Һәм моңа беркемнең дә артык исе китми. «Карале, шундый зур җитәкче бит. Урлашмагандыр, ышанмыйм. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел!» — дип гаҗәпләнүче юк. Хәбәрне ишетү белән: «Ә-ә, алай икән» — дип кенә куялар. Бу нәрсәне аңлата? Россия җитәкчеләре арасында мөлкәт үзләштерү гадәти хәлгә әверелгән, димәк. Бу беркем өчен дә гаҗәп күренеш түгел. Барсы да үзләштерә. Һәм моны барсы да белеп тора. Ә теге җитәкче баш бирми башлый икән, үзләштергән мөлкәтен искә төшерәләр. Җайлы бит. Үзенә күрә бер шантаж. Бөтен ил буенча шундый мода булгач, Татарстан җитәкчеләре генә ике кулын кесәсенә тыгып сызгырып йөрмәс инде. Шулай булса, хәтта сәер дә тоелыр иде. Үзләштерсен, модасы шул булгач. Ләкин татар өчен дә нәрсәдер эшләсен. Милләт мәнфәгатен кайгыртучылар хәерче булырга тиеш, дигән закон юк бит беркайда да. Әлбәттә, баегач, халкың турында онытырга кирәк, дигәне дә юк бугай.
Ә милли күтәрелешнең әһәмиятен киметергә кирәкми. Ул дәвер халыкны уятты, бердәм булса, әллә нәрсәләргә ирешү мөмкинлеген күрсәтте. Шул чор балалары (һәм аларның балалары да) бүген Казан урамнарында саф татарча сөйләшеп йөри. Заман йөге шул милли рухлы кешеләр иңенә күчә. Россия белән иртәгә шул малайлар сөйләшәчәк.

Ни өчен татарлар гына үзгә булырга тиеш?

Килешүгә каршыларның Федерациядәге республикалар арасында бары тик Татарстан гына Үзәк белән шундый мөнәсәбәттә булганга эче поша. «Барсы да бертигез булырга тиеш! — диләр алар. — Ни өчен әле, мәсәлән, Ханты-Мансий автоном округы белән андый килешү булмаска тиеш? Бу бит юридик яктан да, чынлыкта да төбәкләрнең тигез хокуклылыгын боза.» Бу татар халкының үзенчәлеген белмәүдән, яки белергә теләмәүдән киләдер. Моңа каршы сүз дә әйтеп булмый, бары тик: «Телиләр икән, төзесеннәр. Без каршы түгел.»- дип кенә җавапларга кала.
Беренчедән, бөтен ил биләмәсенә шулкадәр таралган бүтән халык Россиядә юк. Башкортостан, Самара, Саратов, Чиләбе, Перьм, Ырымбур… Татарлар күпләп яшәгән урыннарны исәплим дисәң, шул рәвешле Россиянең барлык төбәген санап чыгарга мөмкин. Россия хөкүмәте Украинадагы русларга ярдәм кулы сузган кебек үк, Татарстан да башка төбәкләрдә яшәгән татарлар турында хәстәрлек күрә аладыр.
Икенчедән, Татарстан Росия бюджетын үстерү буенча да аерым урын алып тора. Ә күбрәк файда китерүчегә һәрвакыт мөнәсәбәт чак кына бүтәнчәрәк була. Үтә дә гадиләштереп әйткәндә, күбрәк йөк тарткан атны яхшырак ашаталар, аның ялын да ешрак тарап торалар.
Өченчедән…
Хәер, сәбәпләрнең дүртенчесен дә, бишенчесен дә китерергә мөмкин. Ләкин бу иң мөһиме түгел. Иң мөһиме — Татарстан белән РФ килешүен ниндидер гадәттән тыш хәл, аерым шартлар таләп итү дип карарга кирәкми. Бу заман таләбе. Россия әгәр чын дәрәҗәдә Федерация булырга омтыла һәм Россия империясе, яки СССР юлын кабатлап тагын таркалырга теләми икән ул һәр республика белән шундыйрак килешү төзү хәстәрен күрергә тиеш. Һәр төбәкнең һәм халыкның географик, этник һ.б. үзенчәлекләрен исәпкә алып, үзара килешеп эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин ич.

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика