Сарытау. Яр буе урамы
Милләт

Сарытау. Милли авыл.


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Кайчандыр татарныкы булган, яки татар тарихы белән тыгыз бәйләнгән урыннарда үзеңне беркадәр сәеррәк тоясың. Милли хисләр уткенләнә төшә. Уй-кичерешләр үткәннәр белән бүгенге арасында бәргәләнә. Тарихи милли хазиналарны эзләргә, табарга тырышасың, аларның бүген дә саклануын күрсәң, шатланасың. Милләттәшләрнең уңышлары канат куя, халыкның киләчәгенә өмет уята.

«Милли авыл» комплексы Сарытауда гына түгел, бөтен Россияда уникаль күренеш дияргә мөмкин. Һәрхәлдә, ниятләнеше шундый. Төрле милләт вәкилләренең үзара очрашу, бәйрәмнәр, тамашалар, һәртөрле мәдәни чаралар уздыру урыны буларак уйланылган. Моның өчен махсус мәйданчык та, менеп җырлар өчен зур гына сәхнәсе дә бар. Шулай ук әлеге халыклар тормышы белән якыннанрак танышырга теләсәң, милли йортларга кереп, тарихи мирасларны, хуҗалык җиһазларын, көнкүреш кирәк-яракларын күрергә, аш-суыннан авыз итәргә мөмкин икән.

«Торналар» һәйкәле
«Торналар» һәйкәле

Сарытау шәһәре табигатьнең бик матур җирендә урнашса да читтән килүчеләр карап сокланыр урыннарга артык бай түгел. Шундый хозурлык оясының берсе — Җиңү паркы. Ул «Соколовая гора» дип аталган җирдә, диңгез тәңгәленнән 165 метр биеклектә утыра. «Лачынтау» дип әйтәсе килсә дә, тауның исемен унҗиденче гасыр азакларында шушы җирләрнең хуҗасы булган И. Соколов исеме белән бәйлиләр. Шулай ук кайбер чыганакларда «Соколов юлбасар» да телгә алына. Чын дөресен генә белүче юк. Ә паркка 1975 елда нигез салынган, шул дәвердән башлап ул акырын гына үсә, зурая барган, ә Җиңүнең 70 еллыгына бик матур итеп үзгәрткәннәр. Монда «Торналар» мемориалы, батырлар аллеясы, мәңгелек ут, яуда үлгәннәр хөрмәтенә «Өнсез кыңгырау» һәйкәле, бронетехника, самолет, вертолет, автомобиль күргәзмәләре, һ.б. истәлекле урыннар бар. Иң соклангычы, могаен, «Торналар» һәйкәледер. Ул сугыштан кайталмаган яугирләр хөрмәтенә төзелгән. Архитекторы Юрий Иванович Менякин. Һәйкәлнең исеме Рәсүл Гамзатовның киң билгеле шигыреннән. Көчыгышка карап очучы унике торна, берни белмәгән килеш тә, әлеге шигырьне искә төшерә һәм күңелдә сагыш уята. Аны 20-25 чакырымнан тирә-якка күренеп тора, диләр… Хәер, һәрберсе үзенчә зәвыклы, үзенчә истәлекле. Эченә кермичә генә, Соколовая тавыннан гына карасаң, Сарытау шәһәре үзе дә бик матур булып күренә. Якында гына мөселман зыяраты… Идел аша салынган күпер, яр буендагы аллея, һәртөрле музейлар, заманча биек йортлар, яшеллеккә төренгән урамнар… Чиркәүләр… Мәчет…

Идел аша күпер - фото
Идел аша күпер

«Милли авыл» комплексы да шушы тауда урнашкан. Җиңү белән турыдан-туры бәйле булмаса да ул Сарытау өлкәсендә яшәгән халыкларның үзара дуслыгын күрсәтүче, тынычлык-татулык символы. «Милли авыл» 2003 елның 9 маенда, милли-мәдәни оешмалар тәкъдиме белән ачыла. Ул чакта нибары алты гына йорт була. 2006 елда, юридик проблемалар табып, төзелешне туктатып торалар. Бер елдан кабат эшләп китә, ләкин акча кризисында тагын онытылып кала. Ниһаять, аның хакында 2012 елда кабат искә төшерәләр һәм авыл өч урамнан торган унбиш йортка кадәр үсә. Бу авылның менә шундый кечкенә биографиясе дә бар.

«Милли авыл»га кергәндә күңелдә беркадәр горурлык хисе дә бар иде. Ни генә әйтсәң дә татар бик үк гади түгел бит инде, кайда яшәсә дә ул сер бирми, югалып калмый. Монда да шулай. Бөек Ватан сугышында катнашучы батырлар арасында да татар исемнәре шактый күп. Кайнар нокталарда һәләк булучылар исемлегендә дә. Югары урыннарда да хәтсез милләттәшебез утыра икән. Байлар исемлегендә дә — татарлар. Хәтта шәһәр үзәгендә татар мәктәбе эшләп килә, анда нәни милләттәшләребез үз телендә белем ала. Кыскасы, шәһәр һәм өлкә тормышында татар эзе, татар тәэсире ярыйсы ук сизелә кебек.

Авылга керү белән урыс биләмәсенә юлыгасың. Ишегалдындагы агач өстәл артында Сарытау өлкәсендә яшәүче 2151215 урысның бишесе күңел ачып утыра иде. Капкага якынаю белән: «Тагы нәрсә күрергә телисез инде?!»- дигәнрәк карашлар каршы алгач, анда кереп урыс туганыбызның милли җиһазлары белән танышу теләге югалды. Хәер, ул теләк бик көчле дә түгел иде бугай. Болай да аларның тормыш рәвеше белән һәр адымда очрашабыз ич. Арырак узгач, бер биләмә эчендә — башкорт һәм казах тирмәләре. Башкортлар Сарытау өлкәсендә өч мең ярым тирәсе булса, казахлар урыстан кала икенче урында — 76 мең. Милли авылдагы биләмәләрендә бу халыкларның үзенчәлеге дә, гайрәте дә, сан аермасы артык сизелми. Тыштан караганда, ике тирмә дә матур гына. Эченә керсәң, бер нәрсәсе дә юк. Без мәгънәле генә елмаешып алдык. Һәм сан буенча өченче урында торган үз татарыбызның биләмәсе барсына да үрнәк булыр әле дигән өмет белән башны горур тотып ары атладык. Күршедәге мукшы йортында да әллә нәрсә тапмадык. Ишегендә йозак эленеп тора иде. Аның каравы, әрмән биләмәсе шашлык исе белән шундук игътибарны тартып алды. Матур итеп эшләнгән, затлы гына ресторанны хәтерләтә. Янында бакчасы да бар. Өлкәдә яшәгән егерме дүрт меңгә якын әрмәннең һәрберсе күкрәген киереп: «Бу безнеке!» — диярлек. Шулай да ул милли-мәдәни берәмектән бигрәк, әрмән кафесын хәтерләтә иде. Капкадан узу белән «Садис, дарагой. Угощайся. Пащти бесплатны» — дип табынга сөйри башларлар кебек тоелды. Кереп тормадык. Уразада килешмәс. Әле татар йортында өчпочмаклап чәй эчәсе дә бар ич. Авыз ачар вакыт якынлаша.

Милли авыл. Үзбәк биләмәсе.
Сарытау. Милли авыл. Үзбәк биләмәсе.

Үзбәк биләмәсе бик әлләни түгел, ә менә сарае — сөбханалла. Үзбәкләр бу өлкәдә нибары өч мең тирәсе булса да бик зурдан кубып төзегәннәр. Милли традицияләребезне саклыйк әле дип, кызыл балчык, яки салам белән маташып тормаганнар, ак кирпечтән җиппәргәннәр. Бу милли йорт булудан бигрәк, Үзбәкстанның Сарытаудагы вәкиллеге сыманрак тоела. Маладис инде, ни әйтәсең тагын үз бәясен белгән халыкка.

Сарытау. Чечен биләмәсе.
Сарытау. Милли авыл. Чечен биләмәсе.

Беркадәр йөргәч, бу өлкәдә яшәүче милләт вәкилләренең саны никадәр аз булса, йорт-биләмәләре шулкадәр бай дигән тәэсир кала башлады. Чеченнар, мәслән, 5 мең чамасы гына, ә күккә ашкан хан сарае төзеп куйганнар. Грузиннарның саны ике меңгә дә җитми, ә йортлары әнә нинди! Зур. Ике катлы. Әлбәттә, эш бу халыкларның санында түгел, ә үз бәясен, үз кадерен белүдә, милли горурлыгында инде.

Милли авыл. Кыз каласы
Әзербәйҗаннарның кечкенә «Кыз каласы».

Ниһаять, үзебезнең татар биләмәсе. Ни өчендер ул горурлык хисләрен кабартып җибәрмәде. Бер-беребезгә артык сиздермәскә тырышсак та беркадәр кечерәеп калгандай тоелдык. Дәшмәдек. Гади генә өй. Милли бизәкләре белән бик аерылып тормый. Ишегалдын да чүп басып килә. Бер як читтәрәк кечкенә ятим мунча салып куйганнар. Тавык абзары да төзеп, берәр ялгыз карчыкны китереп урнаштырасы гына калган. Менә ул сөенер иде! Ә без сөенмәдек. 53 мең татар яшәгән өлкәдә ул аз гына татарча, чүт кенә затлырак булырга тиештер кебек тоелды. Ни генә әйтсәң дә сүзе үтәрлек, байлыгы җитәрлек татарлар да хәтсез бит Сарытауда. Ә бу йорт аларның булдыклылыгына шик уяткан кебек тоела. «Һи, кулларыннан бернәрсә дә килми ич аларның!» — дип әйтергә теле генә юк бичараның. Өйгә кереп тарихи мирасларны барлап, ата-баба бөеклеген искә төшереп чыгу да насип булмады. Ишек бикле иде. Без ул ишекне шакып киттек. Ишетсәләр, ачарлар әле.

Сарытау. Татар йорты - фото
Сарытау. Милли авыл. Татар йорты.

Бик мескен кыяфәт белән дәшми-тынмый гына атлагач, әзербәйҗаннар биләмәсенә килеп чыкканбыз. Алар Бакудагы «Кыз каласы»ның кечерәк вариантын монда күчергән. Манараның биеклеге 16 метр диләр. Капка алдына затлы машиналар туктаган, ишегалдында да, эчтә дә кешеләр кайнаша. Ифтарга килгәннәр икән. Безне дә эчкә узарга, табынга утырырга чакыралар. Нихәл итәсең, үз табыны булмаганнар башкалар табынында утыра, башкалар җырын җырлый. «Ник шушы кешеләр үзебезнең татар түгел икән?!.» — дигән уй белән тарткалаша-тарткалаша, рәхмәт әйтеп ары узабыз…

Бу авылдан тизрәк китәсе, аның дөньяда барлыгын онытасы килә… Ничек онытасың инде?.. Кайда китәсең?.. Мескенлектән кайда качып була?..

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика