балык тоткан татар
Милләт

Татар Әхмәт балык тоткан…


Бер татар балык тоткан… Әйдә ул татарны Әхмәт дип алыйк… Гади генә татар авылында яшәгән гади генә бер Әхмәт үзе буйлык балык тоткан. Шул балык белән төшкән фотосын социаль челтәрләрнең берсенә элгән. Бу әлләни мөгез чыгару түгел инде, башка милләт кешеләре дә шулай кылана һәм мондый сурәт астында, гадәттә, аһ-ваһ килеп соклану авазлары, маладис дип мактау, “кайдан тоттың?”, “ничек тоттың?” кебегрәк кызыксынулар була. Монсы да табигый инде, үзе зурлык балыкны теләсә-кем тота алмый, тотса да көн саен түгел…

Бу сурәт астындагы язулар, нигездә, аз гына башкачарак:“Бер елны фәлән кеше дә шундый балык тоткан иде, фәлән илдә”, “Һи-и, бу бит суга батып үлгән кешеләрне ашап симергән…”, “Су чиста түгел бит хәзер, шуңа балыклар да мутантка әйләнә”, “Моннан зуррак балык тотучылар да җитәрлек инде” Бу фотоны челтәргә элгән Әхмәт… Ниндидер соклану көткәндер инде ул, маладис дип әйтүләрен теләгәндер. Шиш! Исе дә китми татарның.

Әгәр бу фотода берәр чит ил кешесе булса, әңгәмә башкачарак килеп чыгар иде. Сокланулар булыр иде. “Вәт, оста инде алар, булдыралар, малатсы! Экологияга игътибар зур булгач, балыклары да, әнә, нинди зур булып үсә!” Һәм мескенләнү, үзебезнекеләрне түбәнсетү башланыр иде: “Ә бит бездә дә күп елга-күлләр, тик берсендә дә мондый балык күрермен димә. Табигатьне саклаучы юк…”, “Балыгы булса да, аны тота белүчесе юк бит әле аның”, “Әй, юк инде бездә… Без икенчел халык бит инде…”

Ләкин бу юлы аз гына башка күренеш. Балыкны Татарстанда тотканнар. Һәм аны татар кешесе тоткан. Үзеңнеке. Ә үз җиреңне ничек мактарга мөмкин инде?!. “Экология яхшы булгач, бездә балык та әйбәт”- дип әйтсәң, хөкүмәткә ялагайлана дип уйлаулары бар ич. Ялагайланырга ярамый. Хакимиятне һәрвакыт хурларга кирәк. Әгәр аны хурламасаң, хакимнәрнең начарлыгына башкаларны ышандырмасаң, үз уңышсызлыкларың өчен кемне гаепләп була? Үзеңне түгел бит инде.

Ә балык… Балык чынлап та зур, шайтаның. Ә аны гап-гади бер татар кешесе тотуы… Монсы үзе үк кимсетү. Берәр Джон, яки Смит булса ярар иде әле. Чит илдә башка тормыш, аларның мөмкинлекләре бүтән… Ә монда гади бер Әхмәт… Авыл малае… Татар…

Могаен, югары белеме дә юктыр әле, мәктәптә дә икелегә укыгандыр. Гаиләсе белән дә тату тормыйлардыр, югыйсә, кеше балыкка йөри мени, шул гаиләдәге тавыштан ялкып чыгып китә бит инде ул табигать кочагына. Вәт, шул адәм актыгына эләккән зур балык, ә сиңа, югары белемле эшлеклегә, дәүләт бүләкләре иясенә, калын банк кенәгәсе хуҗасына, үрнәкле гаилә башлыгына – юк. Вәт, аңгыра балык, ә. Пычрак суда яшәп башы эшләми башлаган инде аның. Мутантка әверелгән. Кеше аермас хәлгә килгән.
Шул рәвешле, гади генә бер авыл кешесенең олы балык тотуы икенче бер татар кешесен кимсетү сыман кабул ителә. Ә балык тотарга өмете дә, теләге дә булмаганнар: “И бездә барсы да начар инде, вәт тегендә барсы дә әйбәт” -дип, иске пластинкаларын тагын бер кат әйләндерүдән мәхрүм кала. Икенче төрле әйтсәк, берәүнең бер уңышы әллә күпме кешене уңайсыз хәлдә калдыра.

Шуңа күрә, бу Әхмәтнең олы балыгын күрмәскә тырышалар. Бер карасаң, дөрес инде. Ул бердәнбер түгел. Безнең ата-бабалар бит искиткеч халык булган. Тарихка күз салсаң, моннан күпкә зуррак балык тотучылар да бардыр әле. Бар әлбәттә. Заманында ярты дөньяны кул астында тоткан татар мондый гына балык тотмаган дисеңме инде?!. Тарихтан төгәл мисаллар булмаса, аны башка илләрдән, бүтән халыклардан табарга мөмкин. Әнә бит, бар бит мисаллар… Хәер, балыклары бу тиклем үк зур түгел бугай…

Инде күрмәмешкә салынып та берничек яшереп булмый икән, бу вакыйганың әһәмиятен бүтән төрлерәк төшерергә туры килә. Елгалар хәзер шулкадәр нык пычрак икән, андагы тереклек я үләргә, я мутантлашырга мәҗбүр икән. Менә монсы әйбәт. Хәтта статистик мәгълумәтләр дә китерергә мөмкин. Аннан соң, бу елгада батып үлүчеләр дә бихисап булган. Димәк, әлеге балык… Мәет ашап симергән балыкны табынга куйган кешене кем дип атап була?

Ул елгага бит әле төрле нәрсә ташлыйлар… Хәтта үлгән мәчеләрен дә шунда гына атып бәрүчеләр дә бар. Хәтта сарык үләксәсен дә… Димәк… Монда шикләнергә урын юк инде. Елгадагы бөтен үләксәне, бөтен пычракны шушы балык кына ашап бетергән. Карале, ничек зур үскән бит, нинди симергән. Бик явыз балык булган инде бу, бик начар балык булган. Югыйсә, Әхмәт кебек гади бер татар мужигына эләкмәс иде ул, аруырак кешегә эләгер иде.

Әхмәт хәзер авыр хәлгә кала. Хәтта аның үзенә дә бу балык бик яман булып тоела башлый. Чынлап та, милләттәшләреңнең фикер алышуыннан соң ни табынга утыртып булмый бу балыкны, ни сатып булмый. Абзар артына чыгарып ташласаң гына инде, тавык чукып бетерер әле…

Бу хәлдән соң бераз вакыт уза. Әхмәт инде онытыла. Һәм шул ук социаль челтәрдә бот буе балык тотып төшкән тагын бер фото пәйда була. Бу юлы инде чит ил кешесе – Смит. Һәм аның астында аһ-ваһ килеп сокланган язмалар чыга, шул ук татар кешеләре: “Вәт, ичмасам, балык! Вәт, балыкчы!” дип сокланалар. Бераздан таныш пластинканың таныш авазлары ишетелә: “Һи, бездә балыкчылар бар мени инде?!.” Аның кайтавазы булып икенче почмактан бүтән авазлар яңгырый:”Татарда юньле журналист бар мени?!. Укырлык китап бар мени?!. Тыңларлык җырчы бар мени?!.  Галим бар мени?!. Сәясәтче бар мени?!. Бар мени… мени…”

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.96MB | MySQL:66 | 4,378sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика