татар теле
Милләт

Татар теле: наданлыкка ни җитә?


Семинарда әдәби берләшмә җитәкчеләренең фикер алышуы вакытында каләм тибрәтүче укучы һәм студентларның әдәбият, тел өлкәсендә белемнәре сай булу турында да әйтелде.

Русларга да авыр инде…

Хәер, бу татар теленә һәм әдәбиятына гына кагылмый. Күптән түгел генә Россиядә дә БДИ нәтиҗәләре буенча шаулашып алдылар һәм мәктәпләрдә рус теле дәресләрен арттырырга кирәк дип туктадылар. Һәм бу «арттыру»лар нәтиҗәсендә татар теле дәресләренең саны ике тапкырга диярлек кимеде. «Нишләтсәң дә эндәшми торган бу татарга тел нәрсәгә кирәк инде?” — дип уйлады, күрәсең, мәскәү дәдәебез.

Ярый, татар теле киметүләргә дә, кимсетүләргә дә күнеккән инде ул. Шуңадыр, бу уңайдан борчылу белдерүчеләр бик сизелмәде. Дәресләре кимү аркасында хезмәт хакы эшкә килергә дә җитмәгән татар теле укытучылары бераз канәгатьсезләнеп йөрделәр дә көньяктан килеп базар тотучыларга җимеш сатучы булып урнашкач, иркен сулап тынып калдылар.

Дөресен генә әйткәндә, мәсьәлә Президент теленә кергәч, мәгариф өлкәсендә бик җитди үзгәрешләр булыр дип көткән идем. Булмады. Ә бүгенге мәктәп укучыларының наданлыгын исәпкә алсак, Россияның мәгариф белгечләре тәкъдим иткән ысул буенча, барлык дәресләрне дә арттырырга кирәк булып чыга. Бу бару белән барсак, берәр вакыт:»Мәктәптә укуны егерме класска җиткерергә һәм кешенең уртача гомерен ун елга озайтырга» — дигәнрәк закон да чыгарырлар әле. Татар исәбенә булмас дип уйлыйк.

Бирсен ходай!..

Ә татар теле… Фикер алышуда татар теле, аның киләчәге турында Айдар Хәлим бик ачынып сөйләде. Аңа Нәҗибә Сафина кушылды. Теләкләре – татар теле укытуны ныгыту, алай гына да түгел бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла торган мәктәпләр булдыру. Изге теләкләр. Бирсен ходай!

Без, дәшми генә килешеп, сиздерми генә протест белдерергә күнеккән каләм ияләре, әлеге фикергә оеп утырганда кайсыдыр районнан килгән бер беркатлысы әйтеп куйды:

— Моңа ата-аналар риза булмаячак.

Тагын шул “ата-аналар теләге буенча”… Моның манипуляция ысулы, халыкны алдауның бер юлы икәнен барыбыз да беләбез инде. Ләкин, шулай өйрәнгәнгә микән, гел алданасыбыз килеп тора. Бер төркем ата-ана җыелып физика, яки математика укытуга каршы чыксак, ниүжәли бу фәннәрне туктатырлар иде икән? Аннан соң, нигә, әйтик, интернеттагы порнографияны, телевидениедгы яңалыклар тапшыруларын (канлы сугыш эпизодлары, көчләү сюжетлары күрсәтәләр) шул ук ата-аналар теләге буенча тыймаска? Бала-чага әйберләренә хак арттырганда да ни өчендер ата-аналар теләген исәпләп тормыйлар. Аннан-моннан тикшереп, ярым чирле малайларны армияга алып киткәндә дә. Ә мәсьәлә татар теленә килеп терәлә икән, котылгысыз рәвештә “ата-аналар теләге” калкып чыга.

Бу очракта, әлбәттә, әлеге беркатлы ханым хаклы иде. Бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла торган мәктәп – ерак хыял. Хәтта ул ниндидер могҗиза белән тормышка ашса да, кулына аттестат алган бала вузга керү өчен яңадан рус мәктәбендә укып чыгарга мәҗбүр булачак. Ә вузларның да, хезмәт урыннарының да татарча булуы өчен көчле үз дәүләтең кирәк. Андый дәүләтне әдәби берләшмә җитәкчеләре киңәшмәсендә төзеп була микән? Ә омтылыш – начар түгел…

Телнең куллану даирәсе

Заманында абруйлы язучыларыбыз арасында да «Туган телне гаиләдә өйрәтергә кирәк», дигәнрәк сүзләр белән халыкны үгетләп йөрүчеләр булгалады. Рәсми чаралар да, документ әйләнешләре дә, башкасы да татар телендә башкарылса, кешеләр үз балаларын гаиләдә татарча өйрәтүдән туктап калырлар, дип курыкканнардыр инде.

Рус, яки инглиз телен ни өчен егыла-ятып өйрәнәләр? Бу телләрне белү акыл да, сәләт тә өстәми ләбаса. Һәм бернинди гарантия дә бирми. Рус телен яхшы белеп тә бернәрсәгә дә ирешә алмаган кешеләр бик күп. Ләкин бу телне белмисең икән, нинди генә талант иясе булсаң да син беркем дә булмаячаксың. Чөнки гади генә бер түрәгә кереп, гади генә кәгазьгә имза куйдырып чыгар өчен дә шул телне белү таләп ителә.

Бу — телнең куллану даирәсе дигән сүз. Һәм телне өйрәнүгә этәргеч бирүче иң зур көч тә шул куллану даирәсе. Әгәр халык татар телен өйрәнүнең мөһимлеген, аның белән «адәм булырга» мөмкин икәнен тоя икән, бернинди үгетләүләр дә, «телебезне саклыйк!» — дип кычкырулар да кирәкмәячәк.

Бүген телгә андый ихтыяҗ юк. Татар телен камил белгән укытучылар да үз һөнәре буенча эш табалмыйча, базарда өрек сатып йөрергә мәҗбүр икән — сез нәрсә телисез? Балалар, яшьләр моны күрми үсә дип уйлыйсызмы? Һәм ул яшьләргә «туган телне өйрәнергә кирәк» дип нотык уку — сатып алучыга брак товар тәкъдим итү кебек үк мәгънәсез гамәл.

Бүген телебез дә, хәтта милләт үзе дә үтмәс товар сыйфатында тәкъдим ителә. Һәм ул үз халкын яраткан татарлар исәбенә генә яшәп килә. Әлбәттә, телнең куллану даирәсен киңәйтү бер көнлек эш түгел. Ләкин ул нидән дә булса башланырга һәм нәрсә беләндер дәвам итәргә тиеш. Әйтик тукталышларның исеме “Tukaevo strit” түгел, ә “Tukay strit”… Кибетләр “Продукты” гына түгел, ә “Ашамлыклар” да.

“Русча да аңлыйбыз бит”- ди бер танышым моңа каршы.
“Ә син хатыныңның хыянәтен теләр идеңме?” — дип җаваплыйм.
“Юк, син нәрсә?!.”
“Сиңа да кала бит…”

Татар теле дәресләре

Кайбер укытучылар бүгенге балаларның инфантиллегеннән, белемгә омтылмавыннан зарлана. Хәтта аларны ялкаулыкта гаепләүчеләр дә табыла. Ләкин мәсьәләнең асылы аз гына башкачарак. Бүгенге бала өчен кичәге дәреслекләрнең кыйммәте юк. Бүгенге бала туктаусыз агылган мәгълумәт басымы астында яши. Интернет, телевидение, радио, һәртөрле реклама каналлары аңа тын да алдырмыйча ниндидер мәгүлумәт бирергә омтыла. Һәм аның аңы үзе кирәк дип тапмаган информацияне үткәрмәү өчен көрәшә. Бу организмның инстинктив саклану үзенчәлеге һәм аның өчен бала гаепле түгел. Менә шундый шартларда аңа нинди дә булса белем бирергә омтылу гадәттән тыш авыр нәрсә. Шуңа күрә, укыту методикасында баланы кызыксындыру ысуллары булырга тиеш.

Татар теле укыту бүген без укыган чордагыдан әлләни ерак китмәгән. Ул бары тик укытучылар үзләре дә аңламаслык дәрәҗәдә катлаулы һәм буталчык булып кына калган. Рус телле балалар өчен чыгарылган татар теле дәреслекләренә күз салыгыз. Татарча юньләп сөйләшергә дә өйрәнмәгән балага грамматика, фонетика, синтаксис һәм тагын әллә нинди бүлекләрнең нечкәлекләрен өйрәтүнең нәтиҗәсе булырмы икән? Бәлки, ул татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән филология факультетының мәктәптәге филиалы ясарга кирәкмидер? Әллә без сигезенче класс баласыннан фәннәр кандидаты ясарга җыенабызмы?

Әлбәттә, рус теле дәреслекләре дә шул чамарак корылган, чит ил телләренеке дә. Ләкин кайсыгыз мәктәптән, әйтик, инглизчә яхшы сөйләшергә өйрәнеп чыкты? Һәрхәлдә, мин өйрәнә алмадым. Әгәр көнкүрештә кирәге чыкмаса, мәктәптә өйрәнгән рус теле белемем дә ике җөмлә төзүдән ары китмәс иде. Димәк, ул дәреслекләр – түлсез…

Әдәбият укыту

Мәктәпләрдә татар тарихы укытыламы? Әгәр ул тиешле дәрәҗәдә укытылмый икән, укучы бала татар ханнарына кагылышлы әсәрләрне ничек аңларга тиеш? Беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышлары, яки коммунизм чоры турында тиешенчә мәгълумәте булмаган укучы ул чорда иҗат ителгән әсәрләрне аңлый аламы? Ә бит укытабыз.

Балада кызыксындыру уяту өчен, бәлки, иң башта бүгенге чорның кызыклы әсәрләрен тәкъдим итәргәдер? Шуннан соң гына тарихка күчәргә, тирәнгәрәк керергә. Югыйсә, үзебез дә кайберсен сүзлексез аңлый алмаган катлаулы әсәрләр белән баланың котын алабыз да: «Ник алар әдәбиятка тартылмый?»- дип аптырыйбыз.

Мәктәп балалары белән очрашуга барасың да… Укытучы мактый инде, ихлас күңелдән, я кунагының күңелен күрергә теләп: «Менә шундый әсәрләр иҗат иткән, бик күренекле язучы. Аның китапларын тиз арада сатып алып бетерәләр, эзләп йөриләр…»

Өлкәнрәк сыйныфка җитеп аны-моны аңлый башлаган укучы шок хәлендә кала. Чөнки аның бу язучы турында беренче ишетүе. «Карале, мин шулкадәр надан икәнмен бит» — дип уйлый торгандыр инде. Әдәбияттан яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, үзе дә каләм тибрәткәннәре, бигрәк тә.

Асылда, бар да гади генә: мәктәпләрдә әдәбият укытылмый, анда әдәбиятның тарихы укытыла. (Кайбер беркатлырак балаларның «безнең әдәбият шушы икән» дип татар язучыларыннан бөтенләй гайрәте чиккән очракларны да беләм.) Һәм мәктәп балалары, гадәттә, бүгенге татар әдәбиятын бөтенләй диярлек белми. Ә ник белергә тиеш? «Нинди татар язучыларын беләсең?» — дип беркем дә сорамаячак ич.

Укытучы нинди хәлдә?

Аның хезмәт хакы дәресләр саны һәм категориягә карап билгеләнә. Беренче карашка, бу начар түгел кебек. Укытучыга һәрвакыт үсештә булырга, төрле чараларда катнашырга стимул биреп торырга тиеш кебек. Категориясен күтәрергә теләгән укытучы ачык дәресләр үткәрә, мәкаләләр яза, конкурсларда катнаша һ.б.

Әмма асылда, аз гына башкачарак килеп чыга. «Ачык дәрес» дигән нәрсәнең гадидән-гади бер спектакль икәне беркемгә дә сер түгел инде. Берничә сәгать буе «репетиция» ясаганнан соң укучылар яхшы үзләштергән темага багышланган дәрескә җитәкчелек вәкилләре чакырыла һәм укытучының алдан әзерләнгән сорауларына алдан әзерләнгән укучылар җавап бирә. Әгәр җитәкчелек белән укытучының мөнәсәбәте яхшы икән, бу эш исәпкә алына, начар икән — сабыр итәргә кушалар.

Конкурсларда катнашу да — шул чама… Син укыткан бала, әйтик, республика күләмендәге конкурста җиңеп чыга икән — бу вакыйга. Һәм шуның хакына укытучы дөньясын онытып берәр баланы бәйгегә әзерли башлый. Әгәр бәйге шартлары мөмкинлек бирә икән, кайбер биремнәрне бала урынына үзе эшли, әйтик, сочинение яза, презентация ясый һ.б. Нәтиҗәдә, ул башка балалар турында оныта. Өстәвенә, җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен «вак-төяк» кәгазь эшләрен дә башкарырга мәҗбүр. Ә кайвакыт бу вак-төякләр аңа төп эшен эшләргә дә ирек бирми башлый…

Монда укытучыны намуссызлыкта гаепләп булмый. Балаларына тиешле дәрәҗәдә белем биреп, һәркайсының уңай үзгәрешенә ирешергә теләсә, ул гомере буена түбән разрядлы булып йөриячәк. Һәрхәлдә, мәктәпкә иң изге уйлар белән аяк баскан идеалистларга да дүрт-биш елдан “акыл керә”. Җыеп әйткәндә, бүген укытучы шундый шартларга куелган: балаларның белеме турында уйласа — ул акчасыз кала, акча турында уйласа – балаларга белем бирә алмый. Ачка акча кадерлерәк…

Шулай да…

Уку-укыту эшләре турында артык озак сөйлисем килми. Әмма бер вакыйга… Казанның бер көллиятенә килгән беренче курс студентларының белем дәрәҗәләрен чамаларга теләп, укытучы бер сорау бирә. Һәм ун минут чамасы уйлап та теге балаларның берсе дә әлеге сорауга дөрес җавап таба алмый. Югыйсә, гади сорау инде: «Рус алфавитында ничә хәреф бар?»

Фейсбуктагы бер постында Матбугат.ру җитәкчесе Данил Сәфәров журналист вазифасына эшкә дип килүче бер кызның “Җир кояш тирәли әйләнәме, әллә кояш җир тирәлиме?”, “Татарстанда ничә район бар?” кебек сорауларга дөрес җавап бирә алмавы турында язган иде.

Әлбәттә, укучыларыбызның әдәбият, тел өлкәсендә генә белемнәре сай булса, бу бик авыр һәм үкенечле тоелыр һәм “татар бетә” дигән газаплы уйларга этәрер иде. Ә болай… “Аллага шөкер, укучыларыбыз бер татар теленнән генә түгел, ә бар яклап та надан икән” — дип сөенергә мөмкинлек бар. Шөкер итеп яшәүгә ни җитә инде…

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.22MB | MySQL:58 | 1,176sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика