тел турында
Милләт

Тел


Безнең бәләкәй чак бар иде. Бу фантастика түгел. Шул бәләкәй чакта берәр өлкән кеше авызыннан шушы сүзне ишетсәм, бик гаҗәпләнә торган идем. Аны бәләкәй итеп күз алдына китереп карыйм да… Килеп чыкмый. Ну, буе минем тирәләрдә булсын ди инде, монсын аңлап була. Ләкин ап-ак чәчләре, җыерчыклы йөзе, кытыршы куллары, карлыккан тавышы… Моны күз алдына китерү дә куркыныч. Шундый бала була мени инде?. Бәләкәй чагында бу бик коточкыч булган икән, ярый үскән әле дип уйлыйм…
Шул бот буе гына чагыбызда без бер урамнан дүрт малай йөри идек. Без өчебез бер тирәрәк инде, йортларыбыз да — берочтан. Дүртенчебез — өч-дүрт өй арырак тора. Бездән өч-дүрт яшькә өлкәнрәк тә. Бала чакта яшь аермасы нык сизелә бит инде. Бу малай да бездән аерыла — буйга да зуррак, тазарак та, көчлерәк тә. Шуңа без аны Медфид дип йөртә идек. Аю дисәң ничектер назлы яңгырый бит инде. А-а-а-ю-у-у-у… Ә Медфид — төгәл. моңа беркадәр курку да, шикләнү дә, читләтеп карау да, шул ук вакытта артык ерагаймау да сыйган кебек. Медфид начар малай түгел иде. Сирәк-мирәк безгә ярдәм дә иткәли, тәмлешкәләр белән дә сыйлаштыра. Ләкин аңа беркайчан да ышанырга ярамый. Башыңнан сыйпаган уңайга ул җилкә тамырыңа да тамызып алырга мөмкин. Үзе ниндидер этлек эшләргә һәм шуны безгә сылтап куярга да күп сорамас. Без аның белән йөрергә атлыгып тормасак та ул үзе килеп кушыла, ә без куып җибәрә дә, качып китә дә алмыйбыз. Бергә үсәргә туры килә.
Кайчагында без аны кызгана да торган идек. Үз тиңнәре никтер аны якын җибәрмиләр, көлебрәк-кимсетебрәк карыйлар. Алдап та, берәр арурак нәрсәсе булса талап та алалар. Хәтта кызлар да аны урап уза, берәр сүз әйтсә бармакларын чигә тирәсендә бөтереп алалар, я мыскыллы елмаеп карыйлар. Шул рәвешле, үз балачагында урын табалмагач, ул безнең төркемгә тагылырга мәҗбүр, ә без дә читкә типсәк бөтенләй ялгыз калыр төсле тоела иде.
Аның җайлы ягы да бар иде. Бер-ике яшькә зуррак күрше урам малайлары безгә якын килергә курка, башкалар да бәйләнмәскә тырыша. Чөнки Медфид бар. Кәефе килгән чак булса, ул безне рәнҗеткән малайларны өйләренә кереп тә кыйнап чыгарга мөмкин. Соңыннан, әлбәттә, безнең дә кирәкне бирә инде. «Мин сезне яклаштым бит,» — дип бөтен нәрсәбезне тартып алырга мөмкин.
Бер кышны ташкала янына килсәм, Медфид инде көтеп тора. Ташкала — карда өеп ясалган тау кебек нәрсә инде. Без шунда уйнарга яратабыз. Башкаларны мендермичә кем шул тау өстендә торып кала, шул — баяр. Җиңүче инде, кыскасы. Уенын да шулай атап йөртә идек — «ташкаладакембаяр». Анда кем баяр икәне болай да билгеле инде. Медфидне без аннан беркайчан да бәреп төшерә алмадык. Берьюлы һөҗүм итәбез, бердәм булабыз дип әллә ничә тапкыр сүз берләшсәк тә алай итеп булмый торган иде. Я кемдер куркыбрак кала, я аягы таеп китә, я башка сәбәп табыла. Ә теге безне берәм-берәм бәреп кенә бара. Бергә булсак та бердәм түгел идек без.
Вәт, шул Медфид ташкала янындагы тимер баганага сөялеп әллә нинди ләззәтле кыяфәт белән иреннәрен ялап тора. Мине күргәч тиз генә авызын сөртеп, кулларын сыпырып куйды. Ниндидер тәмлекәш состыра инде. Элек өйдән шундыйрак нәрсә күтәреп чыгу бар иде. Кем май, кем бал ягылган икмәк тотып чыга. Кесәсенә кәнфит-прәннек тутырып йөрүчеләр дә булгалый. Ләкин Медфид тәмле нәрсәне башка урыннан тапкан икән.
— Карале, малай, сиңа сер итеп кенә әйтәм. Менә бу торбадан да тәмлерәк нәрсә юк икән. Шуны яларга дип алданрак килгән идем дә… Син ник иртәләдең соң…
Мин ул күрсәткән торбага карыйм. Гадәти тимер багана инде. Ә Медфид карашымны тотып ала:
— Менә бу төше — иң тәмлесе, — ди ул зур серен чишкәндәй, — Тик беркемгә дә әйтә күрмә яме.
Мин ул күрсәткән урынны хәтеремә сеңдерергә тырышып бер генә күз салам да исем китмәгән тук кыяфәт ясап ташкала ягына борылам. Ул арада ике дус та күренә. Медфид аларны ерактан сәләмли дә:
— Ярый, миңа әни бер йомыш кушкан иде, соңрак чыгармын, — дип китеп бара.
Күрше малайларның кыяфәте серле, тик алар озак сузмый.
— Менә бу багананы яласаң, тәмле була икән, — дип шундук ярып сала берсе, — Ә иң тәмле җире…
— Юк, анда түгел, ә мона монда, — дип каршы төшә икенчесе.
Мин елмаеп куям. Чөнки берсе дә дөрес урынны күрсәтми.
— Тәмләп карыйбызмы?
— Әйдә. Кем беренче?
— Әйдә өчебез берьюлы. Һәркем үзе тәмле дип санаган җиреннән…
— Ә тәмле булмаса?
— Әйе, бәлки ул анда берәр нәрсә сөрткәндер?
— Кем? — Мин бая ук болар каян белде икән дип уйлап куйган идем. Хәзер инде җавап та кирәк түгел. Димәк, ул безнең барыбызга да әйткән. Сер итеп кенә. Ниндидер астыртынлык барлыгын тойсам да уйланып торырга вакыт юк.
— Кем-кем койрыклы җен. Бәлки, бөтенләй башка урынын тәмләп карарбыз?
— Кем беренче? — Ләкин икесе дә миңа карый. Мин дәшмим.
— Ярый, шобага тотыйк.
Күңелдә шик тә, хәтта бераз курку да бар. Болай эшләргә ярамаганын беләм кебек. Ләкин кызыксыну бар. Һәм… Менә ярату, куркудан көчлерәк дип әйтәләр бит әле… Мин «беренче» сүзен яратам. Шул сүзне ярату куркудан көчлерәк икән. Әй, саф ярату гына да түгел бугай бу. Дан эзләүме, бүтәннәрнең ышанычын акларга тырышумы, җаваплылыкмы… — белмим, әйтә алмыйм. Хәер, шобага тотышсак та, барыбер, мин беренче чыгар идем. Мондый очракларда гел шулай була. Күрәсең, язмыш үзе әллә кайчан минем өчен шобага тотып куйган. Мин инде боларны хәзер генә шулай акыллы кыяфәт белән сөйлим. Ә ул чакта… Ике дустымның өмет, ышаныч, хәтта ялвару белән тулы күзләренә карадым да…
— Ярый. Һәрвакыттагыча, миндер инде, — дидем дә…
Башта рәхәт кебек ул. Рәхәт. Салкын. Аннан көйдереп ала. Кайнар. Аннан соң салкынмы-кайнармы икәнен дә белмисең. Ләкин тел һәрвакыт хәрәкәттә була икән. Сөйләшмәгән чакта да. Ул алга килә, артка китә, калыная, нечкәрә — шул рәвешле туктаусыз хәрәкәт итә. Ә монда… Туң тимергә эләкте дә катып калды. Бер өлеше — бер хәрәкәтсез. Ә калганы — хәрәкәттә. Һәм ул туктаусыз рәвештә тарткалап тора. Авырту, курку, тагын әллә нинди хисләр бергә өелә.
Вәт шул… Мин торбага телем белән беркеп каттым. Тавышымнан дуслар куркып калды. Берсе минем билемнән эләктереп тартырга тотынды. Мин аны шундук бәреп җибәрдем дә багананы кочакладым. Чөнки телне кубарырга тырышу белән бөтен дөнья әрнүгә күмелә, өстәвенә яртысы шунда ябышып калыр дигән курку да бар.
Ул арада кайдандыр бер абызый килеп чыкты бугай. Кычкырып көлгәне ишетелде. Көлеп туйгач, нәрсәдер әйтте дә ары китте. Дус малайлар шундук өйләренә чапты. Мин татлы багананы кочаклаган хәлдә ялгыз калдым.
Вәт шул… Берүзең калу — ялгызлык түгел ул. Ә телең баганага береккәч берүзең калсаң — ялгызлык. Тик бу озакка бармады. Урамда тагын кемдер килеп чыкты. Кеше җыелып китте. Кемдер көлә, кемдер мине юатырга тырыша, кемдер үзе белән булган хәлне сөйли. Тик беркем дә ярдәм итми. Телең тимергә береккән икән, син — ялгыз. Берүзең каласыңмы, бүтәннәр арасында буласыңмы — мөһим түгел.
Бераздан чәйнек күтәреп дус малайның берсе килеп чыкты һәм шул уңайга аның суын минем телгә тондырды. Менә монсы тамугтан да хәтәррәк иде…
Телне ычкындыру өчен җылы су сибәргә кирәк икән. Дуслар мине ташлап качмаган, ә җылы су артыннан чапканнар. Ләкин җылы су кирәк булган. Җылы су! Ә яңа гына кайнап чыккан түгел.
Бераздан һушыма килеп тирә ягыма күз салдым. Дөньяда күтәренке кәеф хөкем сөрә. Кәмит карарга, циркка килгәннәр диярсең. Медфид тә килеп җиткән. «И, мин бит иң мөһимен онытканмын, ул бит кыш көне түгел, ә җәй көне тәмле була» — ди пышылдый ул. Кемнәрдер көлә. Киңәш бирә. Барсы да танышлар, күршеләр, дуслар. Бер генә чит кеше, бер генә дошман юк.
Дошман юк. Тик ни өчендер минем генә телем әрни.

------------
WordPress: 23.21MB | MySQL:51 | 1,100sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика