аудиокитап фото
Тормыш

Аудиокитап татарга хасмы?


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Интернетта “Ямьле” дип аталган тагын бер сәхифә барлыкка килде. Ул үзенең эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара: видеоязмаларны татарчалаштыру, татар телендә аудиокитаплар яздыру һәм дини кроссвордлар төзү. Сайтка эленгән эшләре сөбханалла гына күренде. Һәм әлеге сәхифәне оештыручы Лилия Мортазина белән бәйләнешкә чыктык. Сүз татарча аудиокитаплар турында.

– Татарча аудиокитаплар киң таралган нәрсә дип булмый. Интернетта, мәсәлән, рус телендәгеләрен ерып чыкмалы түгел, ә татарча аудиокитап – бик сирәк. Моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Татарча аудиокитаплар? Дини язмалар бар, әлбәттә. “Хузур” нәшрият йорты, мәсәлән, Коръән тәрҗемәләрен, ислам дине нигезләренә һәм татарларның дини тарихына кагылышлы аудиокитаплар чыгара. Әдәби әсәрләргә килсәк… Бик каты эзләгән идем дә, аерым әсәрләргә генә юлыктым: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр һ.б., ә менә чын мәгънәдә аудиокитап буларак яздырылганын, тәкъдим ителгәнен күрмәдем. Рәсәйдә татар теле кулланыш буенча икенче урында, ә татарча аудиокитаплар һаман да юк, сәер хәл… Сәбәпләргә килгәндә, алар бардыр, җыеладыр.. Тик кызганычка каршы, булганын да интернет аша ишеттерү оештырылмаган кебек тоела. Заманында “Татарстан» телерадиокомпаниясе фондында яздырылган аудио язмалар сакланадыр бит (яшүсмер чагымда Казанда торганда Татарстан радиосы аша тыңлаганым бар иде)? Ник аларны интернет челтәрен файдаланып, үзебезнең халыкка җыелган, системалаштырылган формада аудиокитап буларак тәкъдим итмәскә? Әгәр мөмкинлек булып та берни эшләнми икән, димәк аудиокитап мәсьәләсе күтәрелмәгән әлегә.

Бүгенге көн авторларын алганда… Аудиокитап яңа әсәрләрең белән укучыңны вакытында таныштыруда, аудиторияңне киңәйтүдә тагы бер заманча мөмкинлек икәнен кире кагып булмыйдыр. Тик авторлар да аудиокитап дип артык ашыгып бармый

– Беркем дә атлыгып тормагач, шундый шик туа: бәлки, аларның кирәге дә юктыр? Мондый китапларга ихтыяҗ бармы соң? Аудиокитап кемгә кирәк?

– Һәрбер китапның үз укучысы булган кебек, аудиокитапның да тыңлаучысы бар, чөнки уку белән тыңлау ике төрле нәрсә. Безнең заманда гел вакыт җитми кебек, бигрәк тә китап укуга. Аудиокитап юлда, шул ук бөкеләрдә, руль артында, ял иткәндә яки ниндидер сәбәпләр аркасында үзең укый алмаганда тыңларга уңайлы – бу форматны куллануның үз урыны һәм вакыты бар, өстәвенә татарча аудиокитап тыңлау татар телен ишетеп өйрәнү дә бит әле ул – яшьләр, читтә торучы татарлар өчен. Мөмкинлекләр булганда Үз үсешенә кем комачау итсен инде, шулай бит?

– Мәдәни үсеш бездә һәрвакыт соңгы планда булды. Хәзер инде ансыз да яшәп буладыр кебек тә тоелып китә. Ә сез ни өчен бу шөгыльгә тукталдыгыз? Күңел таләбеме бу, халыкка файда итәргә теләүме, әллә киләчәктә бизнеска борып җибәрү исәбе дә бармы?

– Сез санап үткәннәрнең өчесеннән дә өлеш бар. Иң башта ук «Һөнәрханә» дип сайт башында язып куйсам да, прайсны элсәм дә, беренче чиратта эшчәнлегем белән телебезгә, аңа булган ихтыяҗыбызга, заманча тел булып яшәү мөмкинлекләрен тудыру кирәклегенә игътибар җәлеп итәргә теләдем. Балаларыбыз татар гимназияләрендә укыса да, үзара һаман рус телендә аралашалар, туган телдән ниндидер оялу барлыгы сизелә. Ни өчен? Телебез тиешле дәрәҗәдә яңгырап тормаганга, җитәрлек күренмәгәнгә, заманча булмаганга түгелме?.. Бизнес ясауга урын бар дип уйлыйм, эшкә җитди алыныр өчен команда – төркем кирәк.

– Кысмырлыгы белән танылган татар кешесе аудиокитап сатып алыр өчен акча кызганмас дип уйлыйсызмы инде?

– Башта яңалык булып тоелса да, тәкъдим үсүгә, ихтыяҗларны истә тотканда, бәясе булган әйбер сатылыр иде дип уйлыйм.

– Белүемчә, аудиокитап яздыру өчен күп нәрсәләр кирәк һәм бу эш бик арзанга төшә дип булмый. Яздыру студиясе, укучы-актер, музыкаль бизәлеш, һ.б… Сез аларны кайда ничек кемнәр белән яздырасыз?

– Әлегә кулдан килгән кадәресен эшлим. Өй шартларында яздырам. Оештыру эшләрен дә үзем башкарам. Нидән булса да башларга кирәк бит инде. Киләчәктә теләктәшләр дә, бергә эшләрлек кешеләр дә табылыр дигән өмет бар.

– Нинди язучыларга, ниндирәк әсәрләргә ихтыяҗ зур дип уйлыйсыз?

– Яхшы язучыларга, яхшы проза әсәрләренә. Беренче чиратта фантастикага, детектив, триллер, роман, классик әсәрләргә ихтыяҗ зуррак дип уйлыйм. Маҗаралар, фәнни-популяр жанрда язылганнарны, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгәннәрне, өйрәнү әсбаплары буларак яздырылган китапларны тыңлаучылар да булыр иде, минемчә.

Аудиокитаплар популярлашып китсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Тулаем алганда, аудиокитаплар бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә популяр дип саныйм. Ерак китмичә, рус аудиокитабын алыйк, ул бар, һәм аны тыңлаучылар, сатып алучылар да бар. Татарда аудиокитап юк, аны популярлаштыру турында ни әйтәсең инде?

– Ниндидер яңа эшкә тотынсаң, беренче нәтиҗәләре күренү белән “бу безгә хас түгел”, “пүчтәк нәрсә килеп чыккан”, “үзен күрсәтергә тырыша” һ.б. комплиментларга юлыгасың. Сезнең өлешкә бу эләкмәдеме әле. Гомумән, мондый күренешкә карашыгыз ничек?

– Әйе, юлыктым андыйларга баштарак, тик аларга игътибар итәргә артык вакыт та юк бит. Аллага шөкер, өч балалы ир хатынының башка эшләре дә би-иик күп (көлә). Яздырулар башлыча төнге сәгатьләрдә башкарыла, әзерләгәнне гаиләбез белән тыңлыйбыз, карыйбыз, соңыннан интернетта таратам да, калганы тамашачы, тыңлаучы карамагына күчә. Ә эш өчен файдалы сүзне – тәнкыйть сүземе ул, киңәшме – җиткерергә теләгән кеше турыдан-туры сиңа чыга ул. Беләсезме, кәефне чынлап торып төшергәне, ул – “мин туган телемне яратмыйм”, “телебезнең яңгырашы ошамый”, “татарча аңламыйм” диюче татарларның табылуы, шулвакыт калган вак-төяк “пүчтәк” була да куя.

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Лилия. Кайвакыт иң азактан: “Эх, менә шул теманы кузгатмады”- дигәнрәк үкенеч кала…

– Башлаган эшем белән бер ел ярым инде үземне ниндидер урталыкта һәм каршылыклы ситуациядә сыман хис итәм, чөнки бер яктан үзләрен “этник мөселманнар” дип санаган татарлар башына яулык кигән мөселман хатын-кызының мондый эш белән шөгыльләнүен аңлап бетерми шикелле. Икенче яктан татар мөселманнары – яшьләр хупламавын да сиздертәләр. Әйе, минем эш күпмедер өлеш каршылыклар китереп чыгара. Үзем килешкәне – мөселман хатын-кызы тавышын ишеттерергә тиеш түгел. Шулай итеп, Исламда булмаган татар хатын-кызы шөгыльләнсә, барысына “комфортнорак” булыр иде сыман. Ни диясең инде монда, шулай язгандыр. “Башкалар эшләр дип уйлама, үзең тот та эшлә” – дип башланган гамәл әкерен генә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. Теләктәшләр дә, охшаш эшне башкаручылар да күренә башлады. Гөнаһ икән, әкрен-әкрен генә китәрмен дә бәлки бу шөгыльдән: дин белән телебезне алганда, әлбәттә дин беренче урында, тик Аллаһ Тәгалә безне халыклар, милләтләр итеп яралткан икән, туган телебезне аманәт итеп сакларга, кирәк булганда, булдыра алганда, үзебездән торганны эшләргә бурычлыбыздыр бит?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика