Авыл халкы ашыкмый
Тормыш

Авыл халкы ашыкмый…


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Заманның тизлеге зур, бөтен нәрсә үзгәрештә. Бу көнкүреш мәсьәләләренә генә түгел, сәясәткә дә, сәнгатькә дә, башкасына да кагыла. Авыл да читтә калмый. Бер төрле законнар кулланыштан чыгып, аны икенчеләре алыштыра. Үзеңә бик кагылышлы булмаганнарының бармы-юкмы икәнен дә белмисең. Һәрхәлдә, мин үзем шундыйрак инде. Яңа хәбәрләрне бөтен кеше китереп элгәннән соң гына ишетәм. Һәрбер яңалыкны экраннан суырып, гәзит битләреннән кырып алып чәйнәп йөри торган кешеләргә сокланып та, аз гына көнләшеп тә куям. Беркем белми торган нәрсәләрне иң беренчеләрдән булып ишетү бәхетнең бер төредер кебек тоела. Андый бәхетле кешеләр авыл тулы. Яңалык ишеткән саен алар үзләрен Гагарин сыманрак тоялардыр кебек.
Бу хакта да ишетәсе түгел идем, ярый әле авылда чак туры килде. Авыл кибете янында икмәк китергәннәрен көтеп үзара гапьләшеп тора торган бер төркем бар бездә. Болар алдарак килеп, дөнья хәлләре белән уртаклашып, яңалыклар алмашып әшмәшәкә киләләр. Заманча әйтсәк, авылның яңалыклар агентлыгы инде. Болар Африканың хуа-чуа кабиләсе башлыгының нинди сәясәт алып барганыннан башлап, сары Сәүия кызы Санияның бүген кем белән йоклаганына кадәр беләләр. Хәер, соңгысы – җөмлә матурлыгы өчен генә, анысын авылда белмәгән кеше юктыр инде. Әнисе белән йоклый Сания. Шулай булмый ни, бер яше дә тулмаган ич әле.
Бу юлы авыл халкы кара кайгыга баткан сыман иде. Кәефем яхшы булса да аларны күреп мин дә йөземә матәм битлеген кигән кебек иттем. Һәм ул тиз генә шуып төшмәсен дип авылдагы авыр хәлләр турында уйларга тырыштым. Шайтан алгыры! Барып җиткән икән бу авыл коммунизмга. Уйлап кәефне кырырлык бер нәрсә табарлык түгел!
Авыл мәктәбен япытылар ябуын… Хәзер укытучылар эшсез калды. Күрше авылга йөреп укыталар – ерак. Ләкин бу кәеф төшерерлек нәрсә түгел, ерак йөрергә теләмәсәләр, фермага барсыннар, әнә. Ул якын, авыл читендә генә. Балалар өчен дә борчылып булмый, беренче сыйныфта ук читтә йөриләр дип. Бу һәркемнең шәхси проблемасы, бөтен авыл белән борчылырга өмә белән тапкан бала мени?!. Аннан соң, ни өчен яптылар мәктәпне? Балалар аз булган өчен! Аптырырсың инде хәзерге авыл кешесенә… Элеке сыман “әйдә, басуга эшкә, әйдә тегендә эшкә” – дип йөдәтеп йөрүчеләр юк. Өстәвенә, бала тапкан өчен өеп-төеп акча түлиләр. Өстәвенә, атналар буена электрны сүндереп торалар. Төннәрен “Интернационал” җырлаган тавыш та ишетелми, ичмасам. Аптырарсың инде… Тагы нәрсә бар соң кәеф төшерерлек… Юлларның рәте юк инде. Сазлык. Борыңгы заманда ук шулай булган ич ул. Хәтта данлы Алтын Урда чорында да асфальт җәюче булмаган. Аның өчен имынны бүген борчылырга тиешме мин? Хәзер менә! Суны авыл читендәге чишмәдән ташыйбыз. Чакырым ярым. Физзарядка гына ул. Өстәвенә, карт-корыга су китереп берәр чәкүшкә юнәтергә дә була әле. Үзенә күрә, хезмәт урыны. Борчылырлык, кәеф төшерерлек берни юк авылда. Билләһи, менә…
Бәхеткә каршы, мәтам кыяфәте чыгарып озак интегергә туры килмәде. Авылдашларның кара кайгыга батуына сәбәп гади генә икән. Озын колак Гаптери кулындагы гәзитен селки-сселки:
– Менә бит шулай дип язганнар. Чинауникларга чит ил самолеты белән очуны тыялар икән, – дип, болай да һушы киткән авыл халыкын тагын бер кат тетрәнергә мәҗбүр итте, – Хәзер алар үзебезнең самолетлар белән генә очарга тиеш булып чыга.
– Алар болай да гел үзебезнең самолетлар белән генә оча иде ич инде.  – дип сүзгә кушылды яңарак кына килеп җиткән Партулла абзый, – Илле-алтмыш кеше җыелып алалар да – әйдә, туган илгә хезмәт итәргә!
Партулла абзый элек авыл парторгы иде, соңыннан муллалыкка укып кайтты һәм, ни ултара ни пултара булып, Партулла булып калды. Аның сүзен ишетүгә авылдашларның иңенән йөк төшкәндәй булды.
– Аллага шөкер икән, алайса, – дип куйды кемдер, – Чинауниклар үзләрен-үзләре чикли башлагач, юньлегә булмас дип курыккан идем. Аллага шөкер икән.
Бер карасаң, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. – дип дәвам итте Партулла абзый, – Болар фәләнешәр мең чакырымнар белән дә исәпләшеп тормый. Атна саен да, көн саен да барырга әзерләр. Ә бит барсы да туган ил өчен, халык өчен. Ә безнекеләр күрше авыл мәктәбенә барып эшләүне дә проблемага чутламакчы… Күрше авыл гына нәрсә инде ул… Сүз бит дәүләт казнасын саклау турында…
Дөрес сүзгә җавап юк инде. Шуңа да авыл халкы җавап бирергә ашыкмады.  Алар өчен чинауникларның үз-үзен чикләмәве дә бәхет иде…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика